Матур булсын бу тормыш
14 май көнне татар җыр сәнгатенең корифейларыннан берсе, сөекле җыр-чыбыз Раиса Тимофееваны соңгы юлга озаттык. Гел безнең арада булыр, көчле характеры, җор теле, акыллы сүзләре белән без - шәкертләренең туры юлдан тайпылмавын гел күзәтеп торыр кебек иде. Андыйлар да китә икән. Нишлисең, тормыштагы шул ачы хакыйкатьне кабул итәргә генә кала.
Күбәләк җаны сөенгәндер
Җиңү көнен китергәнгәме, та-бигатьтә өр-яңа тормыш башлангангамы - Раиса апа язларны аеруча яратты. Быелгы язны да түземсезләнеп көтеп алды ул. Уй-фикерләрен тәртипкә китереп, истәлек-язма әзерләргә дә исәбе бар иде. Киләсе елга гомер бәйрәме - 85 яшьлек юбилее буласын истә тотып, әле башкалар белән бүлешергә өлгермәгән планнары да хәтсез иде...
Аның җир куенына керүе - "родительский день"га туры килде. Зират тутырук кеше булды. Хәер, андый көнгә туры килмәсә дә, үзенең яраткан җырчысын озатырга халык җыелмый калмас иде. Бу көнне китеп баруы - изге күңелле, иң кадерле кешебез - әниебезне озату кебек кабул ителде. Чыннан да, аның бөеклеген, алыштыргысыз кеше булуын үзе китеп баргач кына аңладык кебек.
Раиса апа - 40 ел буена татар җыр сәнгатен үстерүгә хезмәт куйган кеше. Сәхнәдән киткәч тә, үзенең акыллы киңәшләре, вакыт-вакыт, тәнкыйть сүзләре белән, шул дөньяны даими кайгыртып торды ул.
Матур итеп, мәнле итеп яшәде. Китеп баруы да соклангыч булган: кухня өстәлендәге радиосын кочаклап, татар җырын тыңлый-тыңлый, бөтенләйгә күзләрен йомган... Җыр тирбәлешенә йоклап кына киткән, диярсең. Кисәк кенә күзләрен ачар да:
- Керәшен дөнҗасында ни хәлләр бар? Яшь артистлар күренәме? "Бәрмәнчекләр" концертларын би-рәләрме? - дип, бер-бер артлы сорауларын яудыра башлар төсле.
Соңгы күрешүебездә "Матур булсын" җырының ничек язылуы турында истәлек сөйләде ул. Җырлар җыючы фольклорист Җәүдәт Фәйзи, Борды авылына килгәч, бер төркем яшьләр (араларында Раиса Тимофеева да була) бергәләп таныш көйгә җыр сүзләре язалар. Композиторның үзе белән шунда ук җырлап та карыйлар.
Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз.
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш.
Безгә Раиса апа җырны шундый көчле тавыш белән җырлап күрсәтте, бүгенге "йолдызлар"ның күпчелеге андый тавыш турында бары хыяллана гына ала. Җырлап бетергәч, бераз уйланып торды да:
- Без керәшеннәр, сан ягыннан күп түгел, нишләсәк тә, гамәлләребез уч төбендәге кебек күренеп тора. Ничек тә, матур яшәргә, кеше көлдермәскә иде безгә, - диде. Бу - бөек җырчының безгә әйтеп калдырган васыяте. Моны исебездән чыгармаска тиешбез.
Раиса апага үзе исән чакта Мактаулы исем бирүне сорап, нинди генә инстанцияләргә язмадык. Тик үтенечләребезне (алар халык исеменнән иде, югыйсә) ишетүче булмады. Исемсез генә китеп барды... Әмма соңгы юлга озата килүчеләр шаһит: хөкүмәт тарафыннан андый исем бирелмәсә дә, халык өчен ул үз җырчысы, "халык җырчысы" иде.
Яраткан җырчысын җир куенына төшергәндә яңгыраган көчле алкышлар - халыкның аны олылавы, яратуы, күтәрүе итеп кабул ителде. Белер йолалар булса, аның күбәләккә әверелгән җаны моны күреп сөенгәндер...
Мария МАРТЫНОВА
"Гомбагыш чәчәге" күзләрен йомды
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:
Вакыт дигәнең бик аяусыз икән ул. Иң якын кешеләребезне дә арабыздан берәм-берәм тартып ала. Инде менә Раиса апабызга да чират җиткән. Әле, күп дигәндә, бер ай элек кенә, телефоннан шундый озак итеп сөйләшеп торган идек. Телевизион тапшыруда җырымны тыңлаган да, күңеле булып, үземә шалтыратасы иткән. Нинди генә темаларны кузгатмадык ул сөйләшүебездә. Уртак шатлыклар турында да, уртак борчылулар турында да сүз күп булды. Яшь чакларга да әйләнеп кайттык.
Мин филармониягә эшкә килгәндә, Раиса апа татар җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. Минем турыда кемдер әйткән булса кирәк, үзе беренче сүз кушты.
- Исемең бик матур икән - Георгий. Артист булдым дип, башкага үзгәртә күрмә. Керәшен егете булып кал, - дигән иде ул чакта.
Шуларны искә алып:
- Молодец, Георгий. Үзеңә дә, җырыңа да хыянәт итмәдең. Мин синең белән чын күңелемнән горурланам, - диде.
Шундый көр, күтәренке тавыш белән, шатлыклы нотада сөйләште - соңгы аралашуыбыз икәне беребезнең дә башына килмәде ул чакта.
Бик зур кешебезне - ке-рәшен җыруы язмышы өчен чын күңелдән борчылып яшәүчебезне югалттык.
Бер чакны шулай "Татарстан радиосы" бинасында очраштык. Раиса апа җыр яздырырга килгән. Бер җыры аеруча якын, күңелгә тия торган булып яңгырады. Бу көйне ишеткәнем дә бар, тик аның сүзләре - Габдулла Тукайныкы ("Туган авыл"), көе - Алмаз Монасыйповныкы дип белә идем.
- Керәшен җыруы ул. Әтәйләр без кечкенә чакта ук:
Сөямнәр дә сезне, ай, бик сөям,
Сезләр мине сөйми дип мин көям.
Сезнең мине сөюләрне белгәч,
Яшь оланнар кебек ләй сөенәм, - дип җырлый торганнар иде. Керәшен җырларының күпчелеген әнә шулай кемнәрдер үзләштереп бара. Бу турыда Алмаз Монасыйповның үзенә дә әйттем:
- Инде, ул көйне үзеңнеке дип бирәсең икән, ичмасам, "керәшен халык җыруына тая-нылды" дип күрсәтергә иде, - дидем.
- Андый көй бар идемени ул? - дип сораган булды, белмәмешкә салышып, шуның белән вәссәлам, - диде Раиса апа. Җитмәсә, Раиса апа башкаруындагы бу җырның язмасын радиодан ике-өч тапкыр гына тапшыралар да бөтенләй туктаталар. Аның каравы, Алмаз Монасыйповның "Туган авыл"ы бүгенгә кадәр яңгырап килә. Кызганычка каршы, кешеләргә генә түгел, җырларыбызга да әнә шундый язмышлар аша үтәргә туры килә.
Раиса апа 1991 елда "Керәшен җыруы фестивале"ндә сәхнәдән торып түбәндәге сүзләрне әйтте:
- Безгә сөенечле көн килде. Мин бүген, сәхнәгә чыгып, үземнең керәшен баласы икәнлегемне әйтә алам. Бу бит - кеше ышанмаслык хәл, - диде ул. Шул чакта залдагы бар халык аягүрә торып кул чапты.
Керәшен дөньясындагы һәр уңышка сөенеп, ниндидер аңлашылмаучанлык туса, чын күңеленнән көенеп яшәде ул.
Туганнарыма якынрак булыйм, дип, Чаллыга күчүе, бер яктан, үзе өчен уңайлы булса, икенче яктан, аны Казандагы дусларыннан ерагайтты. Казанда яшәсә, күпләребез, ярты сәгатькә булса да кереп, хәлен белеп чыгар идек. Ә болай елына ике-өч тапкыр очрашу белән чикләндек, кайберәүләр бөтенләй күрешә алмады...
Кеше дөньяга мәңгелеккә килми, барыбер бер китәсе. Тик, исән чакта, хезмәтенә карата хөрмәтен дә күреп китәргә тиеш ул. Раиса апа үзенә тиешле бәяне алмыйча китеп барды. Аңлы, культуралы милләттә яшәсә, андый җырчыны күкләр-гә чөярләр иде. Ә бездә бары бәргәләделәр генә...
Без аны "гомбагыш чәчәге"нә охшата идек. Бүген ул чәчәк күзләрен йомды... Тик үзенең яктылыгын, җылы сүзләрен, кешелеклелек, туганлык үрнәген калдырып китте. Сөекле җырчыбызның затлы тавышын, ачык йөзен, акыллы сүзләрен хәтеребездә озак сакларбыз.
Ат арбасында, трактор чанасында - 40 ел
Галина Казанцева, Татарстанның халык артисты:
Раиса Тимофеева - безнең өчен олы түти, ак түти, чибәр түти иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен һәр карендәш белә булыр.
Әле сәнгать дөньясына аяк басып, зур танылу алганчы, Раиса апалар безнең нәнәләр белән бергә урман кисәргә йөргәннәр. Бераз ял итәргә җай чыкса, аннан җырлавын сораганнар. Ялындырып тормаган - урманнарны яңгыратып, озын көйләрне сузган.
Маҗын белән Борды авыл-лары арасы шактый чакрымны били. Яшьләр уенында җыр башкаручы Раиса Тимофееваның тавышы безнең авылга хәтле аермачык ишетелеп тора иде, дип, әле дә искә ала минем нәнә.
Раиса апа белән Казанда укыганда таныштым. Дөресрәге, башта заочно белештек. Җыр буенча укытучым - Зөләйха Хисмәтуллина Раиса Тимофееваның якын дусты булып чыкты. Керәшен кызы, җитмәсә, якташ та икәнемне белгәч, ул Зөләйха ападан минем турыда гел сорашып торган. Үзе белән якыннан танышкач, аның ни дәрәҗәдә "трудоголик" икәнлеген күрдем. Кемнәрнеңдер "шәләй-вәләй" эшләгәннәрен күрсә, күз йомып үткәрми, турысын бәреп әйтә торган иде. Шуңа күрә аны яратып бетермәүчеләр дә байтак булды.
Ул озак еллар буена филармониядә эшләде. Филармониядә артист булу - ул гомер буе "кыен ашау" дигән сүз. Чирләсәң дә, "көйсез" чагың булса да, ниндидер кайгы кичерсәң дә - бернинди "поблажка" юк - график буенча чираттагы концертыңа барасың. Җаеңа нинди транспорт туры килә - ат чанасында барасыңмы, трактор арбасындамы, машина әрҗәсендәме - җырчыга барысы да "әйбәт". 40 ел буена юлда йөргән, җырларга ярамаса да, керәшен җыруларын да сәхнәдән яңгыратып, аларны халыкка тараткан кеше ул Раиса апа.
Керәшен җырын күтәрү буенча алдан юл ярып, аны күтәртмәле итеп, аннан асфальт җәеп, безне әзер юлга чыгаручы пионер дип атар идем мин аны. Ул, курыкмыйча, керәшен җырын башкаргач, башкалар да үзләрен белгертә башлады. Гәрәй Рәхимнәр дә Гөргөригә әйләнде хәтта.
Раиса Тимофеева - туган авылын - Бордысын данлап, сагынып, кешеләрен яхшы сүз белән искә алып яшәде. Туганнарын олылады, аларны кайгыртты. Гастрольләрдә йөргәндә, үзенә булмаса булмады - туганнарын күчтәнәчсез калдырмады. Ул профессио-нализм ягыннан да иң биек ноктада торучыларның берсе иде. Моның белән масаймады, әллә кемгә әверелеп, тау хәтле бүләкләр дауламады. Булганына шөкер итеп яшәде. Һәрьяктан да ул безгә өлге иде.
Намус, мәнлелек, затлылык буенча да Раиса Тимофеевага тиңнәр булмады... Ул - халкыбызның талантлы җырчысы булуы өстенә, күркәм холыклы, ярдәмчел, туган җанлы гади бер туганыбыз иде.
Авыр туфрагың җиңел булсын, Раиса апа. Сине онытмабыз.
Осталык һәм остазлык иясе
Рафаэль Ильясов - "Татарстан радиосы" директоры
Раиса Тимофеева белән мин Казан музыка училищесында укыганда ук танышкан идем. 1957 ел. Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнеп йөргән чак. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев "Башмагым" музыкаль комедия-сен әзерләргә булды. Җиһан карчык роленә - Раиса Тимофеева дигән - сәнгать дөньясында әле исеме билгеле булмаган кызны билгеләделәр. Раслаганда, шикләнүчеләр дә булды. Ул рольне әйбәт уйнады, дип әйтү - ул берни дип тә әйтмәү булыр иде. Җиһан карчыкны искиткеч шәп итеп башкарды, Мәскәү гәҗитләре аның турында махсус язмалар бастырып чыгарды хәтта.
Филармониядә, ансамбльдә эшләгәндә дә аның белән гел очрашып тордык. Гастрольләргә дә бергә йөрдек. Раиса апа өен дә, күңелен дә чиста, саф тотучыларның берсе иде. Гаҗәеп намуслы итеп яшәде, кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел булды. Андагы кешелек сыйфатларына һәрвакыт сокланып яшәдем. Ул Чаллыга күчкәч тә, элемтәләребез өзелмәде. Килгәндә, аның янына керми китмәдем. Аш-суны да искиткеч тәмле итеп пешерә, зәвык белән сыйлый иде.
Раиса ападагы тагын бер сыйфатка сокланып яшәдем мин - ул аның тел байлыгы. Юк-бар алынма сүз белән телебезне пычратмады. Аның сөйләмендә туган теленең бөтен нечкәлекләре, бар байлыгы чагыла иде.
Җырчының 75 еллыгына багышлап, "осталык һәм остазлык" дигән тапшыру әзерләдек. Тапшыру - туры эфирдан буласы, Мин - Казанда, әңгәмәдәшем - Чаллыда. Шуннан торып, бер-беребез белән дә, радиотыңлаучылар белән дә аралашасы. Шүрләп торам: яше дә бар бит инде, сәламәтлеге дә әллә ни мактанырлык түгел, көлкегә калмабызмы, ерып чыга алырбызмы? Кая ди ул каушау, югалып калу? 45 минут буена рәхәтләнеп аралаштык. Радио тыңлаучыларыбызның сорауларына да төп-төгәл җаваплар биреп барды. Шаярып та алгалады. Ник шунда бер сүзне кабатлап әйтсен. Шул чакта аның тел байлыгына шаклар каткан идем...
Берчак миңа "Бакирово" санаториесендә җырларга туры килде. Чибәр генә бер ханым бик матур букет тотып сәхнәгә менде. Ничектер, каян килүе белән кызыксындым. Чаллыдан икән.
- Чаллыда бик хөрмәтле җырчыбыз - Раиса Тимофеева яши. Авырыксынмасагыз, шушы букетыгызны аңа тапшырыгыз әле. Миннән кайнар сәлам дә җиткерегез, - дидем.
Шул көнне үк кайтып, чәчәкләрне Раиса апага тапшырганнар. Олы кешенең аздан да күңеле була бит. Шалтыратып, рәхмәтен җиткерде.
Быел туган көне тирәсендә радиодан аның җырларыннан төзелгән концерт тапшырдык. Бик күңеле булган. Аның җырларын әледән-әле радиодан биреп тордык. Ветеран җырчы өчен - аны онытмауларын, искә алуларын белү - бик мөһим ул. Кайчандыр бергә эшләгән, авырлыкны да, шатлыкны да бергә кичергән кешеләр аны якын итеп, хәлен белешеп, игътибар биреп яшәделәр, димәс идем. Бик кызганыч... Гомумән, игътибар җитмәде ветеран җырчыбызга. Җырлаганда да, җырлаудан туктагач та... Урыны җәннәттә булсын. Хәзер инде аңа берни дә кирәкми. Җылы сүзләр белән искә алсак та, үткән заманда "иде", дип кенә әйтеләчәк.
Раиса апаның чиста күңеле, тормышны яратучан булуы минем күңелемдә озак вакытлар буена сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев