Туганайлар

Әләкси бабай Георгиевский крестын ничек алган?

"Дөнья күләсә, бер әйләнә - бер баса," дигәндәй, бу дөньяда очраклы хәлләр булмый, бөтенесе күчәр буенча әйләнә бугай. Быел керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы - 2012" фестиваленең Зәйдә үткән зона туры концертында булдым. (Сүз уңаеннан әйтеп узам: бик шәп концерт куйдылар. Кызганыч, концерт буласын халык белми калды). "Туганайлар" гәҗитеннән...

14 немец солдаты + бер офицер

Әләкси бабай солдат хезмәтенә Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан китә. Беренче "Георгиевский крест" алуының тарихы болай була. Герман белән сугыш барган чак. Төнлә окопта сугышчылар ял итәргә ятканнар. Шунда тревога яңгырый - немецлар һөҗүмгә күчә. Безнекеләргә чигенергә команда бирелә. Әләкси бабай бу команданы ишетмичә йоклап кала. Уянып китсә, тирә-якны куе томан каплаган, янында бер кеше дә юк. Якында гына аңа аңлашылмаган телдә сөйләшкән авазлар ишетелә. Үзенең башкалардан аерылып калганын һаман аңламый әле. Окоптан атылып чыга да, винтовкасын төзәп: "Хинде хох!" дип кычкырып җибәрә. Немецлар да аның берүзе генә икәнен абайламыйлар - кулларын күтәрәләр. Шулай итеп Әләкси бабай, 14 немец солдатын һәм бер офицерны кулга алып, исән-имин үзебезнекеләр ягына чыга. Немец офицеры сумкасында безнекеләр өчен бик кирәкле документлар була. Әләкси бабайга шуның өчен "Георгиевский крест" бирелә. Аның тагын өч кресты булган, диләр. Ни өчен бирелгәнлекләре турында, кызганычка каршы, хәтерләүче юк. Бабай өенә, крестларын тагып, 1919 елны кайта. Коллективизация башлангач, ул колхозга керергә теләми. Кулакка чыгарып, семьясы белән урамда калдырып, өйләрен сүтеп алып китәләр. 9 кешелек семьяны тоту җиңел булмый. Әләкси бабайның "Георгиевский крестлары" шул чакта тамак хакына кереп китә. Үзе ул 1965 елда үлә. Беренче бөтендөнья сугышы герое, өч "Георгиевский крест" иясе Алексей Атласов турында белгәннәрем - шулар.

Әләкси бабайдан калышмыйм дип

Әләкси бабайның сугыштагы батырлыгы турында сөйләгәннәрен тыңлау минем язмышымда да күпмедер роль уйнады. 3 еллык моряк хезмәтен үтәп кайтканнан соң, туган авылым Федоровкада бераз эшләдем дә, үзем теләп, яңадан Төньяк Флотка киттем. 26 ел буена "Александр Невский" крейсерында хезмәт иттем. Матростан "капитан второго ранга" га күтәрелдем. Мурманск шәһәрендә яшәдек. Дөресрәге, океаннан кайткан арада бераз гына яшәп ала идек. "Курск" су асты көймәсе батканда, без дә шунда булдык. Коткару операциясендә катнаштык. Кызганычка каршы, ярдәм итә алмадык. Үлем белән күзгә-күз очрашкан моментлар үзебездә дә күп булды. Андый чакта "исән калырмынмы" дигән уй башка килми, бүтәннәр турында, корабльне коткару турында гына уйлыйсың. Беренче өч елда бергә хезмәт иткән капитаным яңадан баруыма үлгән иде. Шторм вакытында һәлак булган. Аннан соң да югалтулар җитәрлек булды.

Флотта хезмәт итү җиңел түгел, бигрәк тә хәзерге заманда. Бер еллык хезмәткә килгән "яшел" моряклар нәрсә генә үзләштерә ала? Нәрсәгә өйрәнә? Аларның физик әзерлекләре дә бик чамалы. Хезмәтләрен тутырып кайтып киткәндә, корабль төзелешен өйрәнә алсалар бик ярый инде... Тик ансына да күпләренең "теше үтми" кала.

Беренче тапкыр флотка эләккәндә, без Татарстаннан 95 егет идек. Барыбызны да бер крейсерга билгеләделәр. Бөтенебез бергә мең ике йөзләп кеше булдык. СССРның барлык почмакларыннан чакырыл-ган төрле милләт вәкилләре дус, тату яшәдек. Милләт аеру бөтенләй күзәтелмәде. Башкача мөмкин дә түгел. Океанда синең һәр адымыңны куркыныч сагалап тора.

Зәйгә кайтуыма инде 4 ел үтте. Тормыш та бер көйгә әкрен генә бара. Шулай да үзем хезмәт иткән крейсерны, анда калган иптәшләремне бик сагынам.

Менә шулай, "Туганайлар" да басылган язма күпме истәлекләремне актарып чыгарды. Рәхмәт сезгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: