Туганайлар

ЛИДИЯ – КАРАМБОЛИНА

Яр Чаллы шәһәренең Орган залында 12 февраль көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармония артистлары зур концерт бирде. Концерт программасын әзерләүчеләр, гадәттәге концертлардагыча, сәхнәдән җыр яңгырату, бию күрсәтү, кызык сүз сөйләп тамашачыны ял иттерү максатын гына куймаганнар. Алар тыңлаучыларның зәвыгын тәрбияләү, классик вокаль музыка үрнәкләрен ишеттерү, дөньяның популяр биюләре белән таныштыруны...

Концерт лекторий формасында барды. Бөтен дөньяга танылган испан, итальян, поляк әсәрләреннән арияләр, мюзикллар, рус композиторлары Петр Чайковский, Сергей Рахманинов романслары белән янәшә, татар халкының "Умырзая", "Сагыш" җырлары һәм "Уңган ирләр" дигән керәшен көе дә яңгырады. Концерт-лекторийны оештыру-үткәрүгә үзләреннән шактый өлеш керткән спонсор карендәшләребез дә бу хәлгә, минемчә, чын күңелдән сөенгәннәрдер. Инде менә 30 ел буе филармония артисты буларак, халыкка хезмәт итүче, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев башкаруындагы бу җыр бөтен дөньяга танылган Джакомо Пуччини, Иоганн Штраус музыкаларыннан бер дә ким яңгырамады.

Концерт-лекторий, гомумән, кызыклы, файдалы, эчтәлекле итеп төзелгән. "Сәйдәш" бию театры артистлары күрсәткән чегән, татар, чит ил биюләре дисеңме, яшь башкаручылар Регина Вәлиева, Альбина Загртдинова, Станислав Щепинин һәм башкалар башкаруындагы оперетталардан өзекләр дисеңме - һәрберсе дә югары профессиональ дәрәҗәдә куелдылар. Якташ буларак якын булгангамы, башкару осталыгы башкаларныкын да узып киткәнгәме - Чаллы егете Айрат Имашевны тың-лаучылар аеруча яратты, алкышларга күмде. Әлеге концерт-лекторийның төп герое, әлбәттә инде, шушы чараны оештыручы, лекторийның художество җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова булды. Сәхнәгә искиткеч зәвык белән тегелгән затлы күлмәктән балкып чыгуы ук бу концертның ни дәрәҗәдә югары оештырылуы турында сөйли иде. Ә атаклы "Карамболина, Карамбалетта"ны башкарганда, ул үзе төп герои-нясына әверелгән иде, ахры. Концерт беткәннән соң да, күз алдында аның "Карамболина"сы торып калды.

Белдерүдә хәбәр ителгәнчә, бу концерт мәктәп укучыларының дөнья музыкасын танып-белүләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Тик тамашачы залында балалар саны әллә ни күп булмады. Эстетик тәрбия, эчке матурлыкны тәрбияләү нәкъ менә шушындый чаралардан башлана бит. Бу концертка килмәүчеләр бик күп нәрсә югалттылар, минемчә. Хәер, әле ел башланып кына килә. Мондый очрашуларны тагын да оештырып булыр. Мәктәп җитәкчеләре, бала тәрбиясе өчен җавап бирүчеләр әлеге чараны үз планнарына кертсәләр, "әшәке бала", "тәрбиягә авыр бирелүче бала" дигән статусны йөртүчеләр кимер иде.

Исебезгә төшерик әле, 70-80 нче елларда филармония артистлары зур шәһәрләрдәге сәхнәләрдә генә түгел, ерак авылларның сәхнә-ләрендә, мәктәпләрдә концерт-лекторийлар үткәреп китәләр иде. Дөнья музыкасы әсәрләрен шунда ишетеп калдык бит. Бу эшләрне яңадан башлау кирәктер?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: