Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Көмеш тәңкәләрдә – тарих чыңы

Сарсаз-Баграж культура йортында керәшен культурасы музее ачылды. Музейны ачуда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Николай Дунаев һәм педагогик фәннәр докторы, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Шәймәрданов катнашты.

Бүгенге көнгә музейда 60ка якын экспонат бар. Экспонатлар туплау эше дәвам итә. Аның белән культура йорты директоры Николай Фролов һәм библиотекарь Клара Фролова шөгыльләнә.

- Безнең мәктәптә музеебыз бар инде. Анда керәшен культурасын чагылдырган күп санда фотографияләр, истәлекләр саклана. Ләкин музейны культура йортында да оештырырга кирәк, чөнки һәр елны Кашка тау итәгендә узучы Питрау бәйрәменә халык күп җыела. Килгән кунаклар өчен халкыбызның культурасына багышланган музейга экскурсия үткәрелсә, яхшы булачак, - ди алар.

Музейда булучыларның игътибарын биредә тупланган итек басу калыплары, эш кораллары, орчык, урак, керосин лампасы, сугылган тастымал, хатын-кыз киемнәре, чабата, бишек, бала арбасы һәм башкалар җәлеп итә.

Бишекне музейга Анна Минеева тапшырган. Ул музей ачу тантанасына да килде, бу юлы сугылган сөлге бүләк итте. Бу - әнием истәлеге, кияүгә чыкканда үзе сугып эшләгән булган, диде ул.

Сөлге исә әле кичә генә сугылган кебек: нык, төсен дә җуймаган.

- Бу бишектә минем 5 балам үсте. Бишек җырлары җырлап, тибрәтеп үстергән бишек үземә дә кадерле. Музейда урын алсын, безнең истәлек булып саклансын, - диде Анна түти.

Бертуганы Софья түти дә музейга бала арбасы тапшырган. «Бу арба бик күп яшьлек хатирәләремне саклый. Минем дә балаларым шушы арбада үсте. Киләчәк буыннар безнең заманны аңлап үссеннәр», - диде ул.

Музейда эчтәлекле стендлар урын алган. Алга таба да эш җитәрлек булачак: авыл, колхоз, авыл Советы тарихын чагылдырган стендлар эшлисе бар, төрле елларда чыккан акчалар җыябыз, ди Фроловлар.

Тыл ветераны Александр Журавлев киндердән, җептән туку станогы турында сөйләде.

- Сугышка кадәр дә, аннан соң да бу станок безне киемле итте. Ачлык, сугыш еллары булуга карамастан, әби-апаларыбыз төрле җеп, чүпрәк юнәтеп, безгә кием сукты. Бу туку станогына шул елларның киендерүчесе дип һәйкәл куярлык, - диде ул.

Башкалар да музейга буш кул белән килмәгән иде. Моңа кадәр сандык-ларда сакланып яткан әйберләр музей хәзинәсе булды. Музейны ачу тантанасында "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле җырчылары, авылыбызның өлкәннәре керәшен җыруларын яңгыраттылар.

Музейны оештыручылар экспонатлар туплау эше белән алга таба да шөгыльләнәчәк. Ул елдан-ел тулыланыр, киләчәк буынга менә дигән мирас булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарих музей Сарсаз Баграж культура йорты