Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Клуб директорлары нигә борчыла?

25 март көнне ил күләмендә культура хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме билгеләп үтелде. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу өлкәдә эшләүчеләрне котлап: "Мәдәният хезмәткәрләре көне рәсми бәйрәмнәр исемлегендә очраклы рәвештә генә барлыкка килмәде. Мәдәният ул - буыннан-буынга тапшырылучы мирасыбыз һәм байлыгыбыз. Татарстан күптән зур халыкара форумнар һәм фестивальләр мәйданына әйләнде. Ә республика...

Культура хезмәткәрләренең эше тавык чүпләп бетермәслек булса да, аларның хезмәтенә бирелә торган бәя - күздән яшь чыгарырлык. "Түләве нинди - эшебез шундый" дип йөрүче очраклы кешеләр килми мәдәният дөньясына, ә бу хезмәттән башка яши алмаучылар килә. Һәрхәлдә, күпчелек - шундыйлар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел инде авылларыбызда берәм-берәм ябылып баручы клубларны саклап калу буенча Указ чыгарды. Мондый Указ, билгеле, иртәрәк чыккан булса, авыл клублары гына түгел, ә авылның үзе дә, мәктәбе дә сакланып калыр иде. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, бусы өчен дә рәхмәт. Авыл кешесе җайлаша белә бит ул: клубы бетсә, мәктәпкә җыела, мәктәбе бетсә - медпунктка, инде ансы да бетсә, буш торган берәр өйне рәтләп, шуны иман өе итеп тә, җыелу урыны итеп тә файдалана. Бөтен клубларның да язмышы бертөсле дип булмый, кайберләре шәһәрнекеннән дә яхшырак. Бүген без кайсысы яңа, кайсысы җимерелгән, дигән сорауны куймыйча, клуб хезмәткәрләрен нәрсә борчый, нәрсә куандыра - шуны ачыкларбыз. Сорауларыбызны ике Валентинага бирдек.

Валентина Казанбаева, Лаеш районы Ташкирмән авылы клубы директоры:

Нәрсә шатландыра? Авылыбызның таралмавы, кешеләрнең киләчәккә өметләнеп яшәүләре куандыра. Татар авыллары арасында бердәнбер керәшен авылы булып утырсак та, үзебезнең йөзебезне саклап киләбез, йолаларыбызны үтибез. Борынгы бабаларыбыздан калган мирасны түкми-чәчми саклауга минем дә өлешем керә. Узган ел Свердловск шәһәрендә узган "Түгәрәк уен"да җиңү яуладык. Илебезнең бөтен почмакларыннан җыелган фольклор коллективлары арасында беренче урынны алдык - моңа ничек сөенмисең ди?! Ташкирмән халкы өчен үзебезнең "Сүрәкә" ансамбле фольклордан гына торган дүрт сәгатьлек концерт бирде. Түтиләр, җылый-җылый рәхмәт әйтеп, аркаларыбыздан кактылар - моңа да куандык. Ансамбльгә яшьләр килә - бу да күңелле хәл.

Нәрсә борчый? Кая да булса чакырсалар, утырып барырга машинабыз юк. Авылыбызга экскурсия белән килүчеләр күп, клубка да керми китмиләр. Шул чакта йөз кызара - клубыбызның бүгенге хәле кунак каршыларлык түгел. Авылыбыздагы балалар санының елдан-ел кимүе борчый. Без, 1972 нче елгылар, класста 14 бала укыдык, барыбыз да авылда калдык. Хәзер калмыйлар. Без үскәндә кыз алу, кыз бирү - бары ташкирмәнлеләр арасында була иде, хәзер "читләр" белән кушылу модада. Менә шул шарт-ларда "марканы төшермичә", культурабызны үстерү, халыкны агарту өчен тырышып йөреш.

Валентина Ефимова, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы клубы директоры:

Нәрсә шатландыра? Дүртенче елымны клуб директоры булып эшлим. Башта Иванайда балалар бакчасында тәрбияче булдым. Бакча ябылгач, Казаклар Чаллысында укыттым. Балалар саны кимегәч, аннан да китәргә туры килде. Шуннан соң клубка чакырдылар. Башта яшьләр белән уртак тел табалмам кебек иде - бик үк баш бирәселәре килмәде. Аллага шөкер, хәзер инде барысы да җайланды. Яңа эшемдә художество җитәкчесе Сергей Новиков нык ярдәм итте. "Нур" фольклор ансамбле белән кайларга барсак та, күтәреп каршы алалар. Чүк, Тройсын бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Мамадыш районы Җөри авылында узучы "Питрау чибәре" конкурсына ике ел рәттән чибәр әзерләп, "группа поддержки" булып бардык. "Чүк чибәребез" Надежда Степанова "Питрау чибәре"ндә дә җиңүче булды.

Нәрсә борчый? Бүгенге авыл клубы директорларының барысын да бер нәрсә борчыйдыр инде - яшьләр китә, авыл картая. Ниндидер спектакль әзерләргә тотынасың - ир-ат ролен уйнарга егетләр юк. Куясы әсәрне эчтәлеге буенча түгел, уйнаучылар санына карап сайларга туры килә. Яшьләрне каядыр алып барганда, моның өчен нәрсә бирелә, дип сорыйлар. Файдасы булмаса, йөриселәре килми. Без яшь чактагы кебек, бергә барып, концерт я спектакль куеп кайтудан гына ямь тапмыйлар. Нишлисең, һәр заманның үз законнары, үз "вкуслары", бәхәсләшеп булмый...

Менә шулай шатланып та, борчылып та яши бүгенге авыл клубы директорлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыллар культура клуб директорлары мәдәният мәдәният хезмәткәрләре