Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Көлдән күтәрелгән иман йорты

Татарстанда керәшен чиркәүләренә ут төртеп терактлар кылынуга быел ике ел булды. 2013 елның 17 ноябрендә Яңа Чишмә районы Ленино авылы иман йортына ут төрттеләр, 29 ноябрь көнне төнлә Мамадыш районы Албай һәм Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авыллары чиркәүләре нигезләренә хәтле янып бетте.

Шунысы билгеле: террорчылар Татарстанда милләтара һәм динара нәфрәт учагын кабызырга теләделәр. Әмма бар халык һәм республика җәмәгатьчелеге уртак кайгы каршында бер йодрыкка берләшеп, керәшеннәргә ярдәм кулы сузды. Бер ел да узмады, көлгә әйләнгән чиркәүләр урынында ару, мәһабәт иман йортлары калкып чыкты. Яңа чиркәүләр төзүне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы алып барды.
Терактка ике ел тулган көнне без Ленино авылының Изге Димитрий Солунский чиркәвенә бардык. Ленино авылы Оренбур трактында урнашкан. Юл буенда балкып торган алтын куполлы зур храм кала.
 
 
Туктап, иман кылып, бәхиллек алып, юлыңны дәвам итә аласың. Телисең икән - изге чишмәгә төшеп, су эч.
 
 
Телисең икән - тамак ялгап ал, чиркәү янәшәсендә генә кафе да бар. Иман йорты янына, Президент программасы буенча төзеләчәк мәдәният йортының нигезен салганнар. Тиздән авылда рухи-мәдәни үзәк барлыкка киләчәк.
Ике ел элек булган вакыйгаларны монда кайгы катыш курку хисе белән искә төшерәләр. Барысы да Изге Димитрий Солунский чишмәсеннән башлана. Иман йортына тотыныр алдыннан, җинаятьчеләр чишмә янындагы купель белән часовняны яндыралар. Чишмә янындагы плакатка "Монда беркайчан да чиркәү булмады һәм булмаячак та", - дип кара буяу белән язып калдырганнар.
 
 
Чыннан да, Ленинода элек иман йорты булмаган, авыл халкы күрше Утяшкино авылы приходына йөргән. Әмма үзләренең чиркәүләре булуны бик теләгәннәр. Моның белән борчылып, зур көч түгеп, приход настоятеле отец Алексей Колясев та күп йөргән.
Күпмедер вакыт үткәч, иман йортын яндыралар. Стеналарын саклап кала алганнар. Ә менә эчтән тулысынча янып беткән.
 
Элеккеге иман йорты
 
Янган йорт бүген дә инде эшләп килүче чиркәүгә карый, ләкин чистартып, тышлап ремонт ясауга да карамастан, янган ис килү аркасында, куллануга яраксыз. Часовня белән купельны яңадан төзегәннәр. Бүген чишмә авыл халкы өчен ял урыны һәм шифалы чыганак булып тора. Территориясе мәктәпкә беркетелгән. Язын, көзен чишмәне чистартып торалар, җәен чәчәкләргә күмелә.
 
 
Үзләренең мәһабәт иман йортларына карап, "Бәхетсезлек булмаса, бәхетебез дә булмас иде", - ди бүген авыл халкы. Әмма берәүгә дә мондый бәхетсезлекне теләмиләр. Ике ел элек төнге дүртенче яртыда булган хәл барын да тетрәндергән.
Ленино авыл Советы башлыгы Виктор Веретенников сүзләреннән аңлашылганча, чиркәүне дүрт ай эчендә төзеп бетергәннәр. Янгыннан соң, беренче зур келәү Рождество бәйрәмендә булган. Авыл халкы зур кайгы алдында югалып калмый, күмәкләшеп, чиркәү төзергә акчалата да, рухи яктан да ярдәм иткән. Яңа Чишмә район администрациясе дә, күрше район кешеләре дә иман йортын торгызырга булышканнар.
 
 
Бүгенге көндә төзү эшләре тулысынча беткән. Ләкин иконостас ясаучыларга 160 мең бурычлары калган. Болардан тыш коммуналь хезмәтләргә (газга гына бер айга 12 мең сум), каравылчыга хезмәт хакы түләргә кирәк. Чиркәүнең кереме юк, бары тик прихожаннардан гына бераз акча җыела икән. "Бурычларны әкеренләп шушы җыелган акчадан түләрбез, бәлки спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр дә табылыр", - ди Виктор Веретенников.
 
 
Бүгенге көндә Изге Димитрий Солунский чиркәвендә службаларны протоиерей отец Петр Ярушкин алып бара. Авылда керәшеннәр белән бергә урыс халкы да яшәгәнлектән, службалар урысча үтә икән. Отец Петр алга таба келәүләрне керәшенчә дә башкарырга уйлый. "Службалар монда һәр атна көн үтә. Бәйрәмнәрдә чиркәүгә халык күбрәк килә. Әбиләрдән кала, яшьләрне дә күрергә була. Чумылдыру, кәбен койдыру, отпевание йолаларын да башкарабыз", - дип сөйләде отец Петр.
 
 
Халыкны чиркәү янында священник йорты булмау да борчуга сала. "Священниксыз чиркәү - ятим чиркәү", - диләр монда. Ә бит службалар иртән иртүк башлана, кичкесен дә вакытында уздырырга кирәк. Священник һәрвакыт чиркәүдә булырга тиеш.
Шушы көннәрдә Изге Димитрий Солунский чиркәвенә яңа священник җибәрәселәре дә билгеле булды.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев