Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Күк кабагы ачылыр”...

Ямаш Игәнәй 1938 елда Сарман районы Ләке авылында дөньяга килә. Анда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Сарман урта мәктәбендә дәвам итә. 1958 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Башкортстанда шушы юнәлештә эшли. Кабат Сарман районына кайтып, Рантамак, Азалак авылларында балалар укыта. Читтән торып Казан университетында укып, журналист һөнәре ала. Мамадыш районы...

"Күк кабагы ачылыр" дигән эпиграф астында чыга башлаган "Керәшен сүзе" газетасы аша керәшеннәрне россиякүләм танытуга зур көч куя. "Редактор сүзе" буларак аның газетада басылып чыккан сүзләре бүгенге көндә дә актуаль яңгырый:
"…Кешеләрне диненә, теленә карап түгел, кылган гамәленең үзе һәм кешеләр өчен кирәкле, файдалы, мәгънәле икәнлегенә карап бәялик әле. Һич булмаса, шуңа омтылыйк. Бер-беребездән гаеп табып, акыл өйрәтеп азапланмасак, бүтән эшләребез беткәнмени? Кырык эшебез кырык якта кырылып ята түгелме соң? Әйдәгез, бергәләп милли мәктәпләр, мәдәният, дин мәсьәләләрен кайгыртыйк. Бергәләп, кулга-кул тотынып, иңне иңгә куеп. Үзара тату булсак кына илебез, җиребез, Ватаныбыз чәчәк атар, үзебез бәхетле булырбыз. Бүгенге болганчык, мәтәвекле һәм хәвефле заманда, бик аздан гына да, бер-беребезне югалтып, Сак белән Сок хәлендә калуыбыз бар. Моңа юк куймаска иде, туганнар!..."
59 яшендә арабыздан китеп барган Ямаш Игәнәй, әле исән булса, тагын нинди эшләр башкарыр иде икән? Кыртлач кышта туса да, аның күңеле сабый күңеледәй саф, жылы, беркатлы булып кала алган. Кайчандыр аны белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрнең кайсысыннан гына сорасаң да, иң элек шушы сыйфатларын телгә алалар, яратып сөйлиләр, сагыналар.
Факил Сафин, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш редакторы:
- Ямаш абый белән иң беренче тапкыр Чаллыда, 4нче мәктәптә очраштык. Бу 1989 елның март ае. Тукай районы роносының мин җитәкләгән фильмотека бүлеге шушы мәктәптә урнашкан иде. Карыйм, завуч Петр Александрович Кудряшов озын, ак чәчле, гаҗәеп сөйкемле йөзле бер кеше белән коридордан узып бара. "Безнең зур шагыйребез Ямаш Игәнәй", дип таныштырды ул мине аның белән. Игәнәйне укучылар белән очрашуга чакырган булганнар икән. Сөйләшеп киттек. Сүз иярә сүз чыгып, "Мин дә шигырьләр язам бит", дип ычкындырдым. Моны ишеткәч, Ямаш абый кырт туктады да:
- Кая шигырьләрең? - ди.
- Бүлмәдә, - мин әйтәм. Барасы җирен онытып, минем бүлмәгә керде, шигырьләрем белән таныша башлады да:
- Болар бит инде өлгереп житкән шигырьләр, язучылар оешмасына китерергә кирәк боларны, - ди. Чаллыда яшәвемә инде шактый еллар булса да, әле Чаллы язучылар оешмасы белән элемтәм юк иде. Аралашкан язучыларым Казанда: Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт Маликов, Мансур Вәлиевләр. Ямаш абый шигырьләрне алып китте. Күпмедер вакыттан соң Язучылар оешмасына чакырып хат килде. "Ләйсән" әдәби берләшмәсенең гөрләп эшләгән чагы иде бу. Барсам, халык жыелган, бар да матур кешеләр: Рәшит Бәшәр - яңа гына Мәскәүдән, Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлап кайткан. Рахмай Хисмәтуллин - оешма житәкчесе. Мине зал уртасына чыгарып бастырып, "Яңа шагыйрь ачтык", дип таныштырдылар, шигырьләремне укыттылар. Минем язучы эшчәнлегенә, әдәби орбитага кереп китүемдә Ямаш Игәнәйнең роле зур булды.
Әдәби альманах оештырып, башлап җибәргән кеше дә Ямаш абый булды. Чаллы язучылар оешмасын җитәкләгән еллары иде аның. Әлеге альманах "Миръат" дип аталды. Миръат - көзге дигәнне аңлата. Рәшит Ибраһимов дигән бик билгеле дин галиме булган. Ул да революциягә кадәр "Миръат" дигән журнал чыгарган. Шушы эшнең дәвамы иде бу әдәби альманах. Чаллы язучылар союзына кергән (Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама һ.б.) язучыларның иҗатыннан торган бик саллы җыентык иде ул. Шушы зур хезмәтне башкарып чыккач, Ямаш абый зур канәгатьлек белән ял йортына китте. Кайтуына, кайбер иптәшләр "Алай гына аның кулына тапшырасы килми", дип китап нәшриятына тапшырган бу журналны Казаннан барып алганнар, Ямаш абыйның үзен җитәкчелектән чыгарып куйганнар иде. Каләмдәшләренең шушы хыянәтчел адымы аның өчен гаять зур "удар" булды. Һәм ул аны гомер буена кичерә алмады. Чаллыда "Чулман-Идел" гәҗите чыга башлагач, ул шунда эшли башлады. Ә инде ."Аргамак" журналы оешкач, шунда күчеп, публицистика бүлеген җитәкләде. Без бергә эшләдек. Ул бик көчле, туры сүзле публицист иде. "Әтил җайдак" псевдонимы астында республика җитәкчеләренең районнарда ничек рәхәт чигеп йөрүләрен чагылдырган кыю материаллар бастырды. Җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган әлеге мәкаләләрнең авторы кем булуын тикшереп тә йөрделәр әле.
Бик энергияле, дәртле, җәмгыять эшләрендә актив кеше иде Ямаш абый. Үзгәртеп кору елларында халык җыеннарында катнашып, үзебезнең "Аргамак" журналын халыкка танытуда, таратуда күп көч куйган кеше ул. Иренеп, тынып тормый иде. Бик тиз уйлап, бик тиз генә җыенып чыгып китә иде. Әйткән сүзеннән беркайчан да кире кайтмады. Шаяртуны, юморны аңлый, авыр сүзләрне үткәреп җибәрә. Әмма кылган хезмәтен таптау-ны, төкереп карауны беркайчан да кабул итмәде.
Кырым татарлары язмышы белән дә кызыксынды ул. Кырымга барып кайтканнан соң "Бәддога" дип исемләнгән публицистик-драматик әсәр эшләде, миңа редакцияләргә бирде. Шул елларда "Керәшен сүзе" газетасы да чыга башлады. Ул аның редакторы булып, газета яшәсен өчен җаны-тәне белән тырышып йөрде.
Безнең икебезнең, ничектер, серләр килешә иде. Кайбер мәсьәләләргә аның үз карашы, минем үз карашым булса да, уртак бер фикергә килә белә идек. 60 яше тулар алдыннан ул ике томлык зур шигырь китабы әзерләде. Аны Казанга, Китап нәшриятына икебез бергә илтеп тапшыруны теләде. Минем "Фән һәм мәктәп" журналында баш редактор булып эшләгән чак. Эш күп, юлга чыгып китәргә җай туры килми. Аргамаклылар Казанга еш барып торалар. "Шулар белән барып кайт син, Ямаш абый, мине көтмә" дигәч, синең белән барасы килгән иде шул, дип җавап кайтарды. Мәктәп укучыларын Казанга, олимпиадага алып баручы автобуска утыртып жибәрергә дә сөйләшкән идем дә үзен, авырыпмы, башка сәбәп беләнме - бармый калды. Берничә көннән яңадан Казанга барырга чыгуы - аның соңгы кат талпынуы булган икән...
Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим), Татарстанның халык язучысы:
- 1978 нче еллар. Мин "Казан утлары" журналында проза бүлеген җитәклим. Ямашның шигырьләре әледән-әле газета-журналларда, шул исәптән, "Казан утлары"нда да басылып килде. Аның беренче шигырьләре дүрт-биш юллык кыска миниатюралар иде. Фәлсәфи, нәфис шигырьләр. Колакны ярып, әллә каян кычкырып тора торганнар түгел, киресенчә, күңелгә үтеп керүче тәмле телле шигырьләр. Һәм аның иҗаты гомер буе шундый булып калды да. Ямашның холкы да кызыклы иде. Шагыйрьләр үзләренең беренче шигырьләре белән чәчрәп килеп чыгалар да, үзләрен "гений"га саный башлыйлар. Ә Ямаш Игәнәй керәшен халкының толерантлыгы төсле шулкадәр тыйнак, ялганны, шапырынуны белми торган бер шәхес булды. Шул сыйфатларын чагылдыра торган бер вакыйга хәтергә сеңеп калган: шагыйрьләр бергә очрашсалар яки берәрсенең беренче китабы дөнья күрсә -бу вакыйганы "юуу" гадәте бар иде. Шулай берсендә Ямаш Казанга килгәч әйтә:
- Гәрәй шигырьләрем басылып чыкты. Шул уңайдан шагыйрьләрне сыйлыйсым килә иде. Кабымлык-лар да, ярты да бар. Каршы килмәсләр микән? Үзем бу турыда сүз башларга бик оялам. Сез әйтегез әле, - ди. Синең күчтәнәчне мин тәкъдим итү килешмәс, әйдә, үзең әйт инде, дим. Юк, ризалата алмадым. Барыбер миңа әйтергә калды. Каршы килеп торалар димени инде! Билгеле, каләмдәшләр бу фикерне "дәррәү" күтәреп алдылар. Ямаш оялудан кызарып чыкты. Шушы вакыйгадан соң ул кайчан килсә дә казанлылар өчен үз кеше, кадерле кунакка әйләнде. Кулындагы портфелендә һәрвакыт кулъязмалары белән бергә Чаллыдан ук пешереп алып килгән тәмле-тәмле ит калҗалары, күчтәнәче була торган иде. Кунакка күчтәнәч кыстырып бару гадәте керәшеннәрнең канына сеңгән бит ул. Үзебез Чаллыга баргач та, Ямашның безне өенә чакырып, кунак итми калганы булмады. Аны бар да яратты, хөрмәт итте. Хәсән Туфан да, Илдар Юзеев,Туфан Миңнуллин да. Туфан Миңнуллин еш кына, "Әнә, Ямаштан үрнәк алыгыз! Менә дигән шагыйрь булса да, тыйнак булып кала белә. Сез аның янәшәсендә барыгыз да тупаслар!" дип безне сүгә иде.
Миңа Мәскәүгә, ике еллык әдәби курсларга китәргә туры килде. Шулай бер кайтуымда, Ямаш минем янга килде. Ул чакта аның берничә китабы чыккан иде инде.
- Гәрәй, менә бер китап әзерләдем. Шуны сиңа күрсәтәсем килә. Укып чыгып, минем китапка сүз башы язсаң, минем өчен бу зур нәрсә булыр иде, - ди. Шушы сөйләшүдән соң озак вакыт узмады, үлеп китте. Ул биреп калдырган шушы әзер кулъязмалар бүгенге көнгә кадәр минем архивта саклана. Дөньялар үзгәреп китеп, китап бастыру бик катлаулыга, үзең түләп чыгарышлыга әйләнде бит. Керәшеннәр арасыннан спонсорлар табып, "Туганайлар" газетасында шуларны аерым кушымта итеп бастырып булмас микән, дигән уй бар миндә. Аның юбилеена бу бик зур бүләк булыр иде.
Клара Булатова, шагыйрә:
- Без Ананий белән бер авылда үстек. Ул миннән бер класс түбән укыды. Начар гадәтләре булмаган, сабыр, йомылып яшәүче, сораганга гына җавап кайтаручы тыйнак малай иде. Ләке җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Сарманга китте. Аннан урман хуҗалыгы техникумына керде. Чыннан да, ул табигатьне эчкерсез яратуы, экологик яктан бик нык эчке тәрбиягә ия булуы белән аерыла иде. Ананийны Язучылар союзына кабул иткәндә Хәсән абый Туфан бик сокланып:
- Аның шигырьләренең үзенчәлекле ягы - халык гыйбарәләрендә йөри торган мәкальләр, әйтемнәр белән үрелеп баруында, - дип әйтеп, бик югары бәяләгән иде. Чынлап та, ул шигърият дөньясына үзенең тирән мәгънәле, фәлсәфи шигырьләре белән үзенчәлекле шагыйрь буларак килеп керде һәм үз урынын тапты.
Рәшит Бәшәр, шагыйрь:
- Шәп кеше, тирән хисле шагыйрь иде Ямаш. Яшьләр өчен дә, балалар өчен дә язды. Лирикасы көчле иде. Башка шагыйрьләрдән аермалыгы - дүрт юллык кыска шигырьләргә дә тирән мәгънә сала белүендә. Үз хезмәтенә таләпчән булды. Китапларын чыгарырга бик ашыкмады. Эшкә җәяү йөри иде ул. Юл буе күңеленнән шигырь язып килә иде. Берсендә, эшкә килеп җиттем дигәндә, әле генә язган шигырен оныткан бит. Шушы тирәдә генә югалттым, дип килгән юлыннан кабат урап йөргән чаклары бар иде. Бу турыда үзенә багышлап язган шигырем дә бар. "Игәнәй" дип атала ул.
Эш тәмам. Киенәбез.
Өйгә кайтырга вакыт.
Килеп керә Игәнәй,
Таңгы кояштай балкып.
Ишекле-түрле йөри,
Селки-селки бүреген:
- Эх, егетләр,
шигырь язып
Соңга калдым мин бүген.
Язам... Каләмне һич
Булмый гына туктатып.
Күрәм: сәгать дүрт тула,
Эшкә чабарга вакыт.
И, нарасый! Ихлас җан!
Авыз эченнән генә
Йөри шигырь кабатлап.
Аксыл озын чәчләрен
Сыпырып куя кат-кат.
Шып туктала. Ап-ак йөз.
- Оныттым бит,
валлаһи...
Бу мәлдә ул чын сабый,
Мөлаем җанлы даһи.
- Истә иде бит әле,
Җир асты юлы аша
Чыгып барганда гына,
Карашым бер чибәрне
Чагып алганда гына.
Сау булыгыз... Йөгердем...
Шигыремнең дәвамы
Бик-бик якында гына -
Ак чәчәкләр сатучы
Шул кыз янында гына.

Людмила Белоусова, "Туганайлар" газетасының баш редакторы:
- Январьның унысында Ямаш Игәнәйгә 75 булса, февральнең өчендә "Керәшен сүзе" газетасы чыга башлауга 20 ел тула. Бу ике юбилейның тәңгәл килүе үзе бер символик вакыйга. Чөнки минем өчен Ямаш Игәнәй исеме белән "Керәшен сүзе" - аерып ала алмаслык төшенчәләр.
Мәрхүм Николай Антонов гамәлгә куйган "Керәшен сүзе" газетасына редактор тиз табылды - керәшен дөньясында озын чал чәчле, шигъри җанлы, изге күңелле Ананий Маловны яхшы беләләр иде. Мин газетага кушылып киткәндә, дүрт сан чыккан иде инде. Очраклы гына урамда очратып, мине "тетеп атты": "Син кайда югалдың, безобразие. Шундый зур эшләр башлап йөргәндә, кызый, адресын, телефонын калдырмый киткән дә барган"... Чыннан да, яңа квартирага күчкән идем, яңа өйдә телефон юк, ә үзем вакытлыча эшсез... Ә "китүем" шул - Чаллы шәһәр Советының протокол бүлеген җитәкләгәндә, Ямаш абый белән бергә эшләдек. Ул "Чулман-Идел" газетасында шәһәр яңалыклары һәм дәүләт органнары эше буенча җаваплы журналист, ә мин шәһәр Советы тарафыннан аңа беркетелгән җаваплы "шеф" идем. Якташлар да буларак, тиз дуслашып киттек. Еш кына яныма кереп, озаклап сөйләшеп утырабыз, якташларны барлыйбыз...
Шул очраклы очрашудан соң кабат югалтышмадык, Ямаш абыйның соңгы көннәренә кадәр "Керәшен сүзе" газетасын бергәләп чыгардык.
Ул нинди иде? Үзенә каты кагылганнарга усал, үзен якын күргәннәргә эчкерсез дус, балалар янында сабый. Табигать кочагында эреп юкка чыга. Кошлар тавышын таный, бар үләннең исемен, шифасын белә, агачларны шавыннан аера, хайваннарның телен аңлый... Аның гаҗәеп тә акыллы "Аппак" кушаматлы песие бар иде. Эштән кайтасын белеп, ишек төбендә мияулап көтеп ала, үзе эшләп утырганда, ишектән башын бер тыгып, бер алып качышлы уйный, өстәл өстенә менеп утырып, эшләгәнен күзәтә, басу машинкасының хәрефләре сикергәндә, аягын тыгып, чебен кугандай, аларны тотмакчы була... Ямаш абыйның кәефе булмаса, Аппак та кәефсез һәм киресенчә. Аппак турында ул балалар өчен күп шигырьләр язды.
Ырымнарга ышана, үзе дә аларны күп белә иде. Боздай салкын су белән коена, коенганда тылсымлы сүзләр әйтә. "Перестройка" гыйбрәтләре турында дулый-дулый, ярсый-ярсый берсеннән-берсе саллы шигырьләр яза...
Ямаш абый пенсиягә дә чыга алмыйча, китеп барды. Аның хыялы, пенсиягә чыгып, "обязательный" эшләрдән котылып, җаны теләгәнне эшләү - үз халкына хезмәт итү иде...
Ул киткәндә "Керәшен сүзе" бик авыр хәлдә калды. Хәерче шәхси газеталар түгел, зур стажлы дәүләт басмалары да ябылган еллар. Типографиядә кәгазь, бюджетта акча, илдә эш юклык, семьяларда талонга яшәгән чаклар... Үзе эшләгән "Аргамак" журналының редакторы Мансур Мортазин: "Людмила, газетаны ташлама. Үзебез булышырбыз. Ярдәмебездән ташлап, газетаны яптырсак, беребезне дә кичермәс, изге кеше бит ул Ямаш абый, барыбызны да бәхилләсен",- диде... Минем квартирага күчкәнче, газета "Аргамак" журналы редакциясендә чыгып килде. Бүген мин шул чакта йөрәк җитеп, Ямаш абый башлаган эшне тагын биш ел дәвам итә алуыма сөенәм. Тагын бер сөенечем - бүген Ләке авылында мәһабәт чиркәү утыра. Бу Ямаш Игәнәйнең зур хыялы иде. Көенгәнем шул - 60 еллыгына чыгарга тиешле ике томлык шигырьләр китабы дөнья күрмәде.. Әлбәттә, керәшен оешмасы, спонсорлар ярдәме белән аны чыгарып була иде. Тик Ананий Малов - Ямаш Игәнәйнең иҗатын, шәхесен Сарман җирлегендә, туган җирендә бәяләүләрен күрәсе килгән иде. Республика керәшен оешмасы, "Туганайлар" газетасы редакциясе тарафыннан Сарман администрация-се адресына язылган хатлар барысы да җавапсыз калды. Әлегә. Алга таба күз күрер.


Мамадыш районы "Нократ" газетасында эшләгәндә язучы Шәйхи Маннур белән очрашу. Икенче рәттә сулдан - беренче

"Аргамак" журналы коллективы белән.
Икенче рәттә сулдан - беренче

Балалары - Светлана һәм Артур Маловлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият Ямаш Игәнәй Ананий Малов Ямаш Игеней шагыйрь