Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Киңәшле эш таркалмас

Чаллының "Камгэсгражданстрой" төзүчеләре узган елның августында Зәй балалар больницасының Перинаталь үзәген капиталь ремонт ясарга алынганнар иде. 13,5 мең квадрат метр мәйдандагы бу үзәкне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 381 млн. сум акча бүлеп бирелде.

"Камгэсграждансстрой"га КамГЭСның башка пред-приятиеләре дә кушылды. Киңәшеп башлаган эш уңышлы дәвам итте. Төзүчеләр суүткәргечләрне, канализацияне тулысынча яңарттылар, электрүткәргечләрне һәм вентиляция системасын алыштырдылар. Пандуслар, керү, чыгу урыннарын, лифтларны ремонтладылар, палаталарда хатын-кызлар өчен җиһазлар, яңа җылыткычлар, экономияле электр яктырткычлары куйдылар, бала тудыру өчен аерым заллар эшләделәр.

210 койкага көйләнгән үзәкне кабул итүдә катнашкан шәһәр җитәкчелеге төзүчеләрнең эшенә уңай бәя бирде.

Хәзер төзүчеләр балалар больницасын ремонтлау эшенә керештеләр. Аны башкару өчен федераль бюджеттан 300 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

534 кешене берләштергән "Камгэсгражданстрой" җәмгыяте узган елның октябрендә Кама Аланы поселогында 15 еллап ташландык хәлдә торган тернәкләндерү үзәген торгызып, файдалануга тапшырды. Кама Аланында алюкобонд белән тышланган бердәнбер бина буларак та ул поселокка матурлык өстәп тора. Үзәктә рентген аппаратлары, теш дәвалау җайланмалары, биохимик һәм клиник лабораторияләр өчен җиһазлар куелды.

Үзәкне ачу тантанасында катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр оешма төзүчеләренең хезмәтен югары бәяләделәр.

Бүген төзүчеләр Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягында торак йортлар салалар, Воронеж атом станциясен, Казан универсиадасы корылмаларын төзүдә катнашалар.

Бу зур һәм тырыш коллективны Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Борис Тимофеевич Зеркаль җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камгэсэнергострой капиталь ремонт төзелеш Зәй перинаталь үзәге