Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Киләчәгебезне кайгыртып

18 октябрь көнне Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында туган якны өйрәнү буенча "Нагайбакское наследие" дип аталган укулар үтте. Мондый чара нагайбак җирендә икенче тапкыр уздырыла. Аның беренчесен 2003 елда тарихчы Алексей Маметьев оештыра. Нагайбак районы төзелүгә 85 ел тулу алдыннан үткән әлеге укуларда нагайбаклар культурасының бүгенге хәле, киләчәге мәсьәләләре,...

Хезмәттәшлек үсә

Иртәнге сигездә Нагайбак районы башлыгы Каирбек Хәкимович Сеилов Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән 8 кешелек делегация төркемен кабул итте. Кунакларны районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырып, нагайбаклар культурасын саклауга, үстерүгә керткән өлешләре өчен күрше республикалар президентларына, галимнәренә, культура хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә бергәләп эшләргә ышанычы барлыгын әйтте. Нагайбак җирендә күп төрле милләтләрнең дус-тату яшәүләрен, бер-берләренең культураларын үстерүгә ярдәм итүләрен ассызыклады. Русларның, казахларның культуралары, традицияләре инде шактый өйрәнелгән булуын, ә менә мондагы халыкның күпчелеген тәшкил иткән нагайбаклар тарихының әле нык-лап өйрәнелмәгәнен билгеләде. Алга таба бу юнәлештә планлы эш алып барылачагы турында ышандырды. Нагайбак районының горурлыгы булган фольклор ансамбльләрен атап үтте. Өлкән яшьтәге әбиләрне алмаштырырлык урта һәм яшь буын җыручылары килүенә куануын белдерде. Район башлыгы иртәгәге көннең яшьләргә бәйле булуы, аларны районда калдыру буенча шактый эшләр башкарылуы хакында да сөйләде. Шундый перспективалы төзелешләрнең берсе Фершампенуазда 5 млрд сумлык кошчылык комплексы төзелү. Киләсе елга фабрика тулы куәткә эшли башлар, яшьләргә эш урыннары булыр, дип көтелә. Татарстан һәм Башкортстан республикасыннан килгән делегация исеменнән Геннадий Макаров, хуҗаларны 85 еллык юбилейлары белән котлады, керәшен һәм нагайбак халкының үзара хезмәттәшлеген үстерүгә шартлар тудырганы өчен нагайбак администрациясе исеменә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Нагайбак халкы -кичә, бүген, иртәгә

Туган якны өйрәнүгә багышланган укуларның пленар өлешендә - 9, секция эшләрендә 28 доклад тыңланды. Кыскача күзәтү үткәрсәк, аларда түбәндәге мәсьәләләр яктыртылды.

Париж авылы музее җитәкчесе Ирина Иванова: "Нагайбак халкы культурасы традицияләрен саклау, үстерү" дигән чыгышында авылдашлары, нагайбак тарихын өйрәнүгә нигез салып калдырган казак-нагайбак Алексей Маметьев исемен зур хөрмәт белән искә алды. Ул башлаган эшнең нәтиҗәсе буларак нагайбакларның "Единый перечень малочисленных народов Российской Федерации" исемлегенә кертелеп, хокуклары Федераль закон тарафыннан яклануын зур горурлык хисе белән җиткерде. Докладчы нагайбаклар культурасын саклауда, үстерүдә музейларның әһәмиятенә тукталды. Районда 4 музей эшләп килә. Алар төрле юнәлештә эшлиләр. Фершампенуаз музее - тарихны, Остроленко - археология, Париж белән Кассель музейлары этнографияне өйрәнү буенча специальләшкән. Алар туган якны өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче балалар белән эшли. Укучылар үзләре экспедицияләргә чыгалар, теге яки бу төрдәге йола үткәрүдә катнашалар, милли ризыклар пешерәләр һ.б. Аларның иҗади эшләре "Уральская слободка", "Урал мастеровой", "Ремесло руки помнят" кебек җыентыкларда басылып килә. Музейларда тарихи әйберләрдән күргәзмәләр оештырыла, ягъни музей үзе кешеләр янына бара. Шунда ук фольклор ансамбльләре, җирле шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар уза. Париж авылы музее "Семья белән музейга" дигән программа буенча эшли. Шул рәвешле, семья кыйммәтләренә, культура кыйммәтләренә нигез салына. Мондый семьялар бөтен чараларга да тартыла башлый, музейның активистлары булып китә. Остроленкода музей һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре "Без - нагайбаклар" дигән программа буенча эшлиләр. Бу программаны сәнгать мәктәбенең фольклор һәм театр бүлекләре дәвам итә. Монда инде нагайбакларның җыр культурасы өйрәнелә. Өч буын - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучы балалар һәм "Сарашлы" халык фольклор ансамбле җыручылары бергә чыгыш ясый.

Районда менә инде дүртенче елын "Антология словеснопесенного творчества малочисленного коренного народа - нагайбаков и народов, проживающих на территории нагайбакского народа" дип аталган проект эшли. Шуның нәтиҗәсе буларак, фольклор коллективлары җырларыннан 8 альбом дөнья күрде. Һәрберсенең презентациясе үткәрелеп, зур концерт белән үрелеп барды.

Алда - тагын бер зур - "Арумысез, туганайлар" дигән өлкә проекты - керәшеннәрнең халык иҗаты фестивален үткәрү бурычы тора. Бу фестиваль быел өченче тапкыр уза. Кунакларны Чиләбе өлкәсеннән генә түгел, Башкортстаннан да, Татарстаннан да көтәләр. Фестивальне үткәрүнең максаты - культура өлкәсендәге бәйләнешләрне ныгыту, керәшен культурасын популярлаштыру, дөньяга таныту. Юбилей чаралары 4 декабрьдә районның туган көне белән тәмамланачак.

Остроленко мәктәбе тарих укытучысы Вера Леонтьева "Нагайбак телен үстерү перспективалары" дигән темага үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Бүгенге көндә нагайбак телен саклау - иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Бер кеше үлсә - аның белән бергә тулы бер дөнья үлә. Ә тулы бер халык үлсә (ул "малый народ" булса да), әллә никадәр дөньялар юкка чыга. Нагайбак телен саклап калып буламы? Шушы өлкәдә үткәрелгән тикшеренү-сораштыруларның нәтиҗәсе куандырырлык түгел. Нагайбак семьяларында күпчелек әти-әни үзләренчә сөйләшсә дә, балалары белән алар русча аңлаша. Димәк, әти-әниләр үзләре белгәнне балаларына биреп калдыру буенча бөтенләй эшләмиләр. Шуңа күрә укучылар телне өйрәтүне мәктәптән көтәләр. Күпләре шунда ук нагайбак теленең район эчендә генә кирәклеген, чикне үтеп чыкканнан соң кирәклеге бетүен билгеләп куя, алар дәресләрне бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен бирү ягында. Бүгенгә нагайбак телен факультатив яки түгәрәкләрдә укучының теләге буенча өйрәтү варианты гына реаль булып кала. Ана телен өйрәтү бурычы семьяга йөкләнә. Ә моны ничек тә стимуллаштырырга кирәк. Районда күпсанлы фестивальләр үтә, факультатив рәвешендә булса да тел өйрәнелә. Болар - сүз дә юк, уңай күренешләр. Тик алар күпчелек өчен түгел. Фольклор коллективлары чыгыш ясый башласа, яшьләрнең клубтан чыгып китүе - гадәти күренеш. Ничек аларда җырга карата мәхәббәт тәрбияләргә, ничек аларда фольклорны кабул итәрлек дәрәҗәдә культура булдырырга? Районда хезмәт алдынгыларын, уку отличникларын гомер-гомергә зурлау, аларга бүләкләр бирү бар. Бу кирәк эштер. Ә инде тулы бер халык юкка чыгып барганда (мондый халык җир йөзендә бүтән калмаячак!) башкачарак эшләргә мөмкиндер. Балалары белән туган телдә сөйләшкән, телебезгә карата, халкыбыз культурасына, йолаларына карата мәхәббәт тәрбияләгән семьяларны ничектер билгеләп китәргә, күтәрергә кирәктер безгә? Туган телгә багышланган конкурслар үткәрү дә отышлы булыр. Тел бетсә - халык та бетә дигән сүз. Туган тел башка тел белән алышынса, килеп чыккан халык нинди халык була соң инде ул? Руслармы? Юк! Бу юл белән барганда, Россия үз традицияләрен саклармы? Халык санын алу вакытында күпләр "милләт" дигән графага "нагайбак" дип язды. "Нигә алай?" дигән сорауга: "Мин-нагайбак, шуның белән горурланам" дип җавап бирде. Горурланыр өчен туган телеңдә сөйләшүең, аның культурасын белү, традицияләрен саклау да кирәк шул әле. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршында эшләп килүче керәшен һәм нагайбакларның тарихын, культурасын өйрәнү Үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклор белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров "Мәгариф системасы аша туган телне саклау" дигән чыгышында нагайбак мәктәпләре тарихына тукталды. Нагайбакларда беренче мәктәпләр 19 гасыр ахырында барлыкка килә. 1871 елда керәшен педагогы Василий Тимофеевның энесе Игнатий Тимофеев Фершампенуаз мәктәбенә нигез сала. 1880 елда ул Остроленкога священник итеп күчерелә. Нагайбак авылларында Казан үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган укытучылар укыта. Дәреслекләр Мамадыш ягы керәшеннәре сөйләшенә нигезләнеп төзелгән була. Революциягә кадәр шушы дәреслекләр белән укыталар. Атеизм чоры башлангач, татар мәктәпләреннән - гарәп графикасы, керәшен мәктәпләреннән православ-миссионерлар алфавиты алынып, мәктәпләргә латин графикасы кертелә. Соңрак латин хәрефләре кириллица белән алыштырыла. Татар телен гарәп-фарсы алынмаларыннан арындырып, сөйләмә телгә якынайталар. Ул татарлар өчен дә, керәшеннәр, нагайбаклар өчен дә уртак була. 1961 елга кадәр нагайбакларны татар теле дәреслекләре буенча укыталар. Ә аннан соң рус телендә укытуга күчәләр. Шулай итеп, бүген туган телгә бөтенләй бетү куркынычы яный. Миссионерлар керткән язуга нигезләнәләрме, бүгенге татар дәреслекләренәме, әллә үзләренә өр-яңа дәреслекләр чыгаралармы - нагайбакларга бу эшкә бүген үк тотынырга кирәк, иртәгә инде соң булуы бар. ..

Минемчә, бүген керәшеннәр өчен дә, татарлар өчен дә кулланылышта йөргән татар теле дәреслекләреннән файдалану иң уңайлы юл булыр.

Үзебез турында

Туган якны өйрәнү буенча Нагайбак илендә үткән укуларның Чиләбе нагайбаклары, Башкортстан һәм Татарстан керәшеннәре өчен нинди файдалы булуына тукталмыйча, телебезгә, культурабызга кагылышлы үзебездәге хәлләр турында уйланып алыйк. Чеп-чи урыс арасында утыручы, инде узган гасырның 60 нчы елларыннан бирле туган тел укытылмый торган Нагайбак районында телнең онытыла баруы әллә ни гаҗәпләнү тудырмас. Алар әле телне саклап калу өчен әнә ничек җан-фәрман көрәшеп яталар. Авылларында музейлары бар. Хәер, бар дию генә дөрес булмас, музейлары халык культурасын югалтмау өстендә йөз процентка эшли. Культура, мәгариф бүлекләре дә зур тырышлык куя. Туган якны өйрәнү буенча үткәрелгән әлеге укулар моны тулысынча күрсәтте. Ә без, Татарстан керәшеннәре, киләчәгебез турында ничек кайгыртабыз? Күпчелек авылларыбызда музей түгел, клублар да юк, булса да, я җимерек, я ишекләре берничә сәгатькә генә ачылып - ябыла. Нагайбакларда ансамбль бар икән, инде ул чын мәгънәсендә бар. Атнасына ике тапкыр репетицияләр үтә, кәгазьдә түгел, клуб сәхнәсендә! Ә бездәге ансамбльләр ниндидер керәшен бәйрәменә, конкурсына барыр алдыннан бер тапкыр җыелып алалар. Минем белән килешмәүчеләр бар икән, бик әйбәт. Мин моңа куанам гына. Практика күрсәткәнне генә сөйлим. Музейлар турында да күп язабыз. Кайдадыр "бармы - бар" өченгә ачылганнары да очрый. Эшлиләрме соң алар? Күчмә күргәзмәләр оештыралармы? Карарга киләләрме? Кызганыч, уңай итеп җавап бирүчеләр әллә ни күп булмас. Ә инде мәктәпләргә тукталсак, мондагы хәлләребез дә сөенерлек түгел. Быел гына да никадәр мәктәпләр башлангычтан ук русча укытуга күчте. Ни өчен дигәнгә җавап бер - ЕГЭга әзерләнергә кирәк. Болай барса, берничә елдан соң әти-әни үз баласы белән русча аралаша башлаячак. Балаларыбыз кем булачак? Аларның эчке культуралары калырмы? Ата-улны, ана-кызны аңламый торган - ахырзаманның килеп җитүе - шул түгелме? Бу хәлләрне төзәтергә әлегә соң түгел кебек. Әллә инде соңладыкмы?

P.S. Нагайбак районы администрациясенә, аерым алганда, район башлыгы Каирбек Хәкимович Сеиловка, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Галина Александровна Ишимовага, культура бүлеге җитәкчесе Елена Олеговна Васильевага "Туган якны өйрәнү буенча укулар" оештырганнары, Татарстан һәм Башкортстан делегацияләрен чакырганнары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев