Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Керәшен мәгарифе булган!

Тарихны кемнәр яза? "Көчлеләр" яза. Үзе теләгәнчә, үзенә яраклаштырып яза. Керәшен тарихын кем яза? ХХ гасырның 30 нчы елларыннан көчлеләр яза башлаган, хәзер дә шулар яза.

Керәшеннең тарихы, өйрәнелмичә генә, үзеннән башка языла. Бу - керәшеннәрнең фикере. "Крещёные татары в основном православные. И в языке и фольклоре крещёных татар сохранились более древние пласты татарского языка и устного творчества". (Татарский энциклопедический словарь, 1999. - 299 с.) Укыйсың да, уйга каласың: татар теленең һәм халык авыз иҗатының иң борынгы катламнарын үз телендә - керәшен телендә халык ничек саклап кала алган? Керәшен халкының, керәшен теленең сакланып калуында керәшен халкы үзенеке иткән православие диненең дә роле булганмы? Булган. Без - керәшеннәр, шулай уйлыйбыз.

Халык сөйләмендә керәшен, керәшен кешесе, керәшен картлары, керәшен карчыклары, керәшен кызы, керәшен егете, керәшен ирләре, керәшен хатыннары, керәшен баласы, керәшен авылы, керәшен зираты дигән атамалар, еш булмаса да, очрый. Халыкның күпчелеге, кызганычка, керәшен тарихында тагын керәшен укучысы, керәшен укытучысы, керәшен мәктәбе, керәшен шагыйре, керәшен педтехникумы, керәшен күчмә театры, керәшен газетасы, керәшен әдәбияты, керәшен нәшрияты дигән атамалар да булганын белми. Бүгенге керәшен кешесе боларны, белмәсә - исенә төшерергә, барларга, белсә - хәтерендә сакларга, онытмаска һәм оныттырмаска тиеш. Бу - безнең бабайларның һәм әбиләрнең данлы тарихы. Бу безнең халыкның 70 ел тирәсе - 1860 нчы елдан алып 1930 нчы елга кадәр - дәвам иткән керәшенчә укыту һәм тәрбия системасы, чагыштырмача ирекле яшәеш һәм мөстәкыйль халык буларак үсеш тарихы.

Керәшен мәгарифе булганмы? Булган. Мәгариф системасы ул - мәктәптә, урта һәм югары уку йортларында укыту, белем бирү һәм бер үзәк җитәкчелегенә тупланып эшләүче оешмалар.

Тарихтан билгеле булганча, керәшеннәрнең яшәеше, рухи һам культура ягыннан үсеше, гомумән, җир йөзендә барлыгы XVIII йөзнең 60 нчы елларына кадәр язмыш иркенә тапшырылган була. Кан кардәшләр булып та, диннәре төрле булганлыктан, христиан динендәге керәшеннәр белән мөселман динендәге татарлар арасында мәдәният таратучы уртак үзәк (мәктәпләр, газета һәм журналлар, китаплар һ.б.) булмый. Икенче яктан, керәшеннәр, диннәрендә күп кенә уртаклыклар булуга карамастан, телләре төрле булу сәбәпле, руслар белән дә аралашып, якынаеп яши алмаган. Шул сәбәпләр нәтиҗәсендә, бу чорда Идел һәм Кама буйларында яшәгән башка халыкларга караганда керәшеннәр, матди яктан гына түгел, рухи яктан да иң нужалы, яшәү мөмкинлеге соңгы чиккә кадәр авырлашкан халык була.
Шул чордагы Россия хөкүмәте илендә яшәгән рус булмаган милли азчылыкны тәшкил иткән халыкларга, баласын ана телендә укыта алсын, дип укытучыларын әзерләү өчен, вакытында махсус мәктәп - интернатлар ачкан. Шундый мәктәп - интернат Казанда 1863 нче елда керәшен балалары өчен дә ачыла. Мәктәпнең фәнни һәм методик яктан эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә алып барылсын өчен, куратор итеп, танылган рус галимнәре Н.И. Ильминский, Н.П. Остроумов, А. Воскресенский билгеләнә.

Шуны онытмаска кирәк: Н.И.Ильминский, нигездә, урыннарда керәшен мәктәпләрен ачу һәм аларда эшне оештыру - эшнең матди яктан тэмин ителеше белән шөгыльләнгән, мәктәп укучылары өчен керәшенчә укыту әсбапларын һәм укытучылар өчен методик ярдәмлекләрнең барысын да Тимофеев җитәкчелегендә керәшен укытучылары русчадан тәрҗемә иткән яки үзләре язган.

Тимофеев һәм аның укучылары, үз язулары булмаган керәшеннәр өчен, рус хәрефләренә нигезләнеп, 1862 - 63 нче елларда беренче керәшен алфавитын төзи. Мамадыш өязендә яшәгән керәшеннәрнең сөйләменә нигезләнеп төзелгән бу әлифбадагы сүзләрнең язылышын фонетик принципка (әйтелгәнчә язылуга:борон, болот; төлкө, көлкө) нигезләп, керәшен халкының авазларны әйтүдәге үзенчәлекләрен дөрес аңлап һәм тоеп, сүзләрнең язылыш кагыйдәләрен дүрт ел дәвамында кайта-кайта эшкәртә, камилләштерә. Шуңа нигезләнеп, керәшеннәр өчен мәктәп дәреслекләрен керәшенчә әзерли. Шуның белән керәшен язуында һәм телендә төрки телләрдә аралашучы халыкларның сөйләмендәге күп кенә уртак үзенчәлекләрне, мәсәлән, "җ"лаштыруны (җоморка - йомырка, җоко - йокы, җөрәк - йөрәк, җәшлек - яшьлек, җаңа - яңа; җырак - ерак, җәшел - яшел; җурган - юрган, җүкә - юкә), "п" лаштыруны ( тупрак - туфрак, җапрак - яфрак һ.б.) саклап кала, рус теленә хас, ләкин ул вакытта керәшен теленә чит булган й, я, ю, е, в хәрефләрен һәм алар ярдәмендә белдерелгән авазларны, аваз кушылмаларын, аваз белдерми торган ъ, ь (мәшәгәт) хәрефләрне, шулай ук һ һәм х хәрефләрен керәшеннең язма теленә дә алмый, ят итә.

Татар язуындагы бүгенге татар алфавиты ул - В.Т. Тимофеев 1862 - 63 нче елларда Кирилл хәрефләренә нигезләнеп, керәшеннәр өчен төзегән алфавит. Патша хөкүмәте ни өчен керәшен авылларында - керәшен, чуваш авылында - чуваш, мари авылында - мари, удмурт авылында удмурт халкы өчен мәктәп ачтырган, чиркәү төзеткән? Җавап бер генә, без - керәшеннәр аны шулай аңлыйбыз да: хөкүмәт һәр халыкның үзенчәлекле ана телен, ана теле ярдәме
белән үзенчәлекле этник төркемгә хас гореф-гадәт-йолаларын саклап калырга теләгән; керәшенне - керәшен, чувашны - чуваш,марины - мари, удмуртны удмурт итеп, бары тик авылларда гына саклап калырга мөмкин икәнлекне аңлаган. Кемнәрдер халыкка 70 ел дәвамында аңлатканча, халыкларны "руслаштыру" шулай алып барылганмы?!

1917 нче елгы революциягә кадәр Казан губерниясендә 114 керәшен авылында мәктәп ачылган һәм эшләп килгән, 1930 нчы елга аларның саны 125 кә җиткән. Мәктәпләрдә шул чордагы рус мәктәбе укыту стандартларына нигезләнеп, керәшен телендә төрле фәннәрне укыту өчен, махсус стандартлар һәм укыту программалары төзелгән.

Н.И.Ильминский тарафдарлары фикеренчә, һәр халыкның укыту өлкәсендә эшләгән кешесе - укытучысы һәм тәрбиячесе - ул халыкның үз арасыннан чыккан, аның өчен, аның омтылышлары белән янып яшәүче, ул халыкның сөйләм телен, гореф-гадәт, йолаларын, холкын, психологиясен аңлап эшли белүче кеше генә булырга тиеш. Тәҗрибәле педагог буларак, Ильминский тәрбиянең нәтиҗәлелеген укучы һәм укытучының бер халыктан булуыннан күрә. Шуларны истә тотып, халык арасыннан керәшен балаларын укытырлык яшьләрне сайлап алып, укытучылык эшенә өйрәтә. Керәшен авылларында керәшеннең борынгыдан килгән халыкчан тәрбиясен, яшәеш йолаларын, фольклорын яхшы белән керәшен укытучылары күренә башлый.

Керәшен халкының 1860 нчы елдан 1930 нчы елга кадәрге укыту һәм тәрбия тарихы Тимофеев Василий Тимофеевич (ул 1836 - 1896 елларда яшәгән)
исеме белән бәйле. Бәчелей әти (керәшен укучылары аны, үз итеп, шулай атаган) Мамадыш районының Чиябаш (Никифорово) авылында туган. Казандагы
Дини академиядә миссеонерлар курсын тәмамлаган. Тимофеевның укыту һәм мәҗүсилекккә якын тәрбия системасын булдыруда, ягъни керәшен этнопедагогикасына нигез салуда, аны 70 ел дәвамында камилләштерүдә, сөйләм теле һәм җырлары аша керәшен этнокультурасын саклап калуда катнашкан, үзебезчә укытып, үзебезчә яшәргә өйрәткән ул кешеләрне онытмаска, олылап искә алырга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга бөек шәхесләребез һәм алар калдырган матур тарихыбыз турында сөйләргә тиеш.


Николай МАКСИМОВ,
КФУ доценты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев