Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Керәшен дигән халык бар” китабын тәкъдим итү

Тәкъдим итүне Казан керәшен хәрәкәте ветераннары Советы председателе, китапны Керәшен приходы белән берлектә басмага әзерләгән Аркадий Фокин алып барды. Китапның тиражы 500 экземпляр.

"Керәшен дигән халык бар" җыентыгына карата аңлатмалар белән Казан керәшен приходы благочинные, Тихвин чиркәве протоиерее Павел Павлов чыгыш ясады. Ул күп сандагы материалларның үзенең архивында саклануын һәм зур канәгатьлек белән бу кыйммәтле мәгълүматларны китап төзүчеләргә тапшыруын әйтте. Павел әтей шулай ук китапта керәшеннәрне этноконфессиональ идентификацияләү проблемалары күтәрелүен, шуңа күрә анда күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин булуын билгеләп китте.

Алга таба сүз керәшен хәрәкәте ветераны Петр Ефимовка бирелде. " Китапның нигезендә төрле статьялар, рәсми учреждениеләр белән язышулар, "Керәшен мәсьәләсе"н өйрәнү белән шөгыльләнүче И.Г.Максимов (керәшен священнигы Георгий Максимов улы) хатлары ята. Ул төрле структуралар һәм оешмалар, хәтта партия үзәк комитеты белән, СССР Фәннәр Академиясе, җирле һәм үзәк фәнни журналлар, һәм шулай ук Мария Арентова һәм башка кешеләр белән языша", - дип билгеләп үтте Ефимов.

Туган якны өйрәнүче һәм тарихчы Дамир Васильев редакторларга һәм җыентыкны төзүчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде, ки-тапның политологлар, этнолог, туган якны өйрәнүчеләр, религиоведлар, шулай ук иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар һәм керәшеннәрнең этногенезы һәм этник тарихы белән кызыксынучы һәркем өчен файдалы булуы турында әйтте.

Китап турында җылы фикерләр белән Мәскәү өлкәсеннән килгән кунак, Красноярск өлкәсе керәшен авылыннан чыккан Анатолий Андреев чыгыш ясады. Озак еллар керәшен дөньясыннан читләшеп торган кеше буларак, ул китап белән бик теләп танышкан. Аның сүзләре буенча, китап фәнни хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә керәшеннәрнең үзләре өчен дә кызыклы, чөнки анда керәшеннең этногенезына кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табып була. Китапның берничә экземплярын ул инде туган ягына җибәргән.

Яшьләр хәрәкәте вәкиле Алиса Спиридонова авторларга башкарган зур хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, әмма җыентыкның яшь буын авыр аңлый торган катлаулы фәнни телдә язылуын ассызыклады.

Китапны тәкьдим итүдә шулай ук Республика керәшен иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты председателе, "Туганайлар" газетасы баш редакторы Людмила Белоусова да катнаш-ты, ул җыентыкны төзүче Аркадий Фокинның хезмәтен югары бәяләде һәм Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Мероприятие "Мишә буйлары" ансамбле, үзешчән артистлар, "Бәрмәнчек" ансамбле солистлары чыгышлары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев