Туганайлар

Керәшен бетерелергә тиешле халык түгел

1928-1930 нчы еллардан керәшен халкы, керәшен мәктәпләре, керәшен мәгариф системасы дигән һәм керәшен халкы белән бәйләнештәге башка төшенчәләр акрынлап җимерелә, юкка чыгарыла башлый. Без бүген: "Әйе, керәшен мәгарифе, керәшен мәгариф системасы булган! Аның 60 еллык данлы тарихы бар!" - дип горурланып әйтә алабыз. Әйтик, бездән "Керәшен мәгарифе, керәшен мәгариф системасы...

1928-1930 нчы еллардан керәшен халкы, керәшен мәктәпләре, керәшен мәгариф системасы дигән һәм керәшен халкы белән бәйләнештәге башка төшенчәләр акрынлап җимерелә, юкка чыгарыла башлый. Без бүген: "Әйе, керәшен мәгарифе, керәшен мәгариф системасы булган! Аның 60 еллык данлы тарихы бар!" - дип горурланып әйтә алабыз.

Әйтик, бездән "Керәшен мәгарифе, керәшен мәгариф системасы бармы?" - дип сорасалар? Хәер, кем сорасын?! Кемнән сорасын?! Районнардагы мәгариф оешмалары да, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, мәгариф һәм мәдәният өчен җаваплы депутатлар комиссиясе дә, Президент аппараты да - берсе дә бу турыда уйламый.
Керәшен халкы республика җитәкчелегенә Республикада татарларны сан ягыннан русларга караганда күбрәк күрсәтү өчен генә кирәк, дигән күңелсез нәтиҗәгә ясарга мәҗбүр итәләр. Халык саны алынган саен, акылсыз сәясәткә корбан ителеп, керәшен тагын да таркатыла, бүлгәләнелә, сан ягыннан киметеп күрсәтелә. Дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган мондый "чараларның" сәбәбе бер генә: хөкүмәт җитәкчеләренең керәшенне - керәшен дип язарга, татар халкын мөселман һәм христиан динле халык дип танырга теләмәвендә.
Үз вакытында халыкның үзатамасын теркәп, санын исәпкә алынып ясалган нәтиҗәләр кемнәрнедер ышандырмый:
1. "В 60-х годах 18 века удельный вес крещёных татар в составе поволжско-приура льских татар составлял 7,6 процента. (ТЭС, 1999, 299.) Общая численность по переписи 1926 года 120 тысяч 700 человек". (Татарский энциклопедический словарь, 1999, 299 б.)
2. "По переписи 1926 года, когда они (кряшены) выделялись как самостоятельная народность, численность составляла 120,7 тыс. человек". (Татаrica. Энциклопедия, 1997, 327 б.)
Игътибар беләнрәк укыган кеше аңлар: язмаларда керәшеннәрнең саны бер үк цифрлар белән күрсәтелә. Эчтәлек ягы төрле. Беренчесендә "когда они выделялись как самостоятельная народность" дигән кисәк, ни сәбәптәндер, татар энциклопедиясен төзүчеләр тарафыннан язарга "онытылган".
Барыбыз да белә: 1989 нчы һәм 1997 нче елда Россия Федерациясендә халык саны кабат алынды. Кайсы халык, кайда һәм күпме яши? Кешене кеше буларак хөрмәт иткән дәүләттә эшләнелергә тиешле дөрес эш бу. Яхшы хуҗа, хуҗалыгы - нык, килер көннәре тыныч булсын дисә, балаларының гына түгел, йортындагы һәр нәрсәнең - хайваннарының, кош-кортының, хәтта, савыт-сабасының төгәл исәбен белә. Шуларга карап, ул алдагы көннәрендә яшәр өчен үзенчә план кора.
Керәшен авылларында яшәүчеләр, керәшен мәктәпләренең җитәкчеләре, керәшен мәктәпләрендә эшләүче укытучылар исәп алу нәтиҗәләренә игътибар иттеме икән? Узган 8 ел арасында керәшен авылларында яшәүче кеше саны нигә шул кадәр кимегән? 2014 нче елга күпме калганбыз?
Туучы балалар саны кимегән саен, ул керәшен авылларындагы урта мәктәп башта - 9 еллыкка, аннары 4 еллыкка калдырылып, соңрак бөтенләй ябылачак бит. Мәктәбе, тәртипле яшәеш өчен үрнәк укытучысы, иртән урамын тутырып - мәктәпкә, төштән соң урамын тутырып мәктәптән кайтучы балалары булмаган авылның киләчәге юк ул. Була да алмый! Керәшен мәгарифе, аның киләчәге турында шуннан соң сөйләшү мөмкинме?
Ни өчен "Татарский Энциклопедический Словарь"не (1999) төзүчеләр Татарстан Республикасындагы керәшен авылларының исемен күрсәтә, аларда яшәүчеләр турындагы графада жители - татары дип яза? Керәшен авылында яшәгән халыкны, керәшен үзен үзе атаганча, шул графада жители - кряшены дип нигә язмаска!
Энциклопедияне төзүчеләр китергән мәгълүматларга карап, кайсы керәшен авылының якынча кайсы елларда бөтенләй юкка чыгасын бик төгәл билгеләп була. Зираты гына кала, димәк. Мәсәлән, түбәндәге керәшен авылларында 8 ел эчендә халык саны менә күпмегә кимегән:

Районнар

Авыл исеме

1989

нчы елда

1997 нче елда

Халык саны

ничә кешегә

кимегән

Мамадыш

Комазанбашы

321

260

61

КерәшенПакшины

115

112

3

Владимир

478

413

65

Албай

329

319

10

Колышчы

220

229

9

Никифорова (Чиябаш)

542

498

44

Җөри

507

477

30

Дүсмәт

272

4

Тукай

Мазино

26

13

13

Балык бистәсе

Керәшен Казысы

125

133

8(арткан)

Чистай

КерәшенЯлтаны

58

23

25

Питрәч

Керәшен Сәрдәсе

594

521

73

Әлбәден

190

142

48

Кибәче

533

465

68

Янсуар

424

425

1(арткан)

Кәвәл

544

457

87

Мөслим

КерәшенШураны

155

148

7

Кайбыч

Ырым Тәрбите

700

656

44

Зур Тәрбит

569

552

17


Николай МАКСИМОВ, КФУ доценты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: