Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Кем гаепле?

29 январь көнне Мамадыш районы Ташлыяр авылында фаҗига була. Ирле-хатынлы Семеновлар, янәшә караватларда ятып, икесе бер төнне җан бирәләр. Үлемнәренең сәбәбе - газ вентиляциясе эшләмәү аркасында, өйгә җыелган углекислый газдан исерү, диләр. Соңгы вакытта авыл кешесе рәхәтлеккә чыкты: суы өйдә, уты яна, йорты газ белән җылытыла - бер мәшәкать тә...

29 январь көнне Мамадыш районы Ташлыяр авылында фаҗига була. Ирле-хатынлы Семеновлар, янәшә караватларда ятып, икесе бер төнне җан бирәләр. Үлемнәренең сәбәбе - газ вентиляциясе эшләмәү аркасында, өйгә җыелган углекислый газдан исерү, диләр. Соңгы вакытта авыл кешесе рәхәтлеккә чыкты: суы өйдә, уты яна, йорты газ белән җылытыла - бер мәшәкать тә калмады кебек. Кебек кенә шул... Тузган электр чыбыгыннан ут чыгып, өйләре яну, дөрес эшләмәгән газ колонкасы шартлап, өй эче белән үлүчеләр турында әледән-әле хәбәрләр ишетелеп тора. Исәпкә алмыйбыз, безгә кагылмас, берни булмас кебек яшибез.
Узган ел бу семьяда, газлары шартлап, ярты мичләре ишелеп төшкән була инде. Мичне рәтләштереп, өйләрен утын белән җылытып, кышның соңгы айларын үткәрәләр, язны каршылыйлар. Көзгә кергәч, газовик Николаев килеп, аларга газ колонкасының горелкасын алмаштырырга куша. Вахит авылыннан газовик чакыртып, яңа горелка куялар. Баштарак көйле генә эшләсә дә, суыклар башлангач, газ колонкасы шатыр-шотыр килә башлый. Борчылып, яңадан газовикка дәшәләр. Шәдчедән Николаев килә.
- Эшләвен эшли бит, тагын нишләтәсең инде аны, - дип, бераз таптанып торгач, шул көенчә калдырып, кайтып китә.
Декабрь аенда, техосмотр үткәрдек, дип, йор башыннан акча җыела. Декабрь ахырындагы суыклар башлангач, Семеновларның газлары сүнеп, Николаевны тагын чакырталар. Телефоннан гына консультация алышып-бирешеп, менә шушы фаҗигале көнгә кадәр исән-сау яшиләр.
Үләсе көнне, балалары белән телефоннан сөйләшкәндә, Анфиса түти башының бик нык чатнавына зарлана. Өйгә җыелган углекислый газ аның организмын шул чакта ук җәфалаган, күрәсең.
Чаллыда яшәүче Мария исемле кызлары әнисе белән сәгать икеләр тирәсендә телефоннан сөйләшә. Кич белән яңадан шалтыратышырга булып саубуллашалар. Марияның кичке алтыда, җидедә ясаган звонокларына җавап бирүче булмый. Алардан берничә өй аша гына яшәүче Мәтүрнә тутасы белән сөйләшкәч, Мария бераз тынычлана. Чөнки туталары кичкә кырын гына Семеновларда булуын, әти-әниләренең әйбәт кенә калуларын әйтә.
- Сәгать тугызынчыларда иптәшем белән телевизор карап утырабыз. Шул чакта ванна бүлмәсендә нәрсәдер шапылдап төште. Сискәнеп киттек. Бераз торгач, тагын бер шалтырау булды. Барып карасак, гел төшмәслек урыннан ике әйбер егылып төшкән. Үзем дә сизмәстән: "Әллә, Ходаем, әниләр белән берәр нәрсә булдымы? Тик торганнан әйбер егылып төшми бит инде", - дидем. Шул чактагы сискәнүдән төне буе тынычлана алмадым. Ә иртәнгә шушы хәлләрне ишеттек, - дип тезде Мария.
Кызларының газовикларга үпкәләре зур. "Шундый җаваплы эшкә алынгансың икән, белмим, дип торасы түгел бит инде - белмисең икән - эшләмә. Техника төзек түгел икән - туктат, ягарга рөхсәт бирмә. Кай төшен нишләтергә икәнен әйт. Бөтен кеше үзе тыгыла торган механизм түгел бит ул", - ди Мария, чын күңелдән рәнҗеп.
Газ мәсьәләсе бер Ташлыярда гына булса бер хәл иде. Юк бит... Теге районнан да, бу районнан да газовикларның эшеннән зарланып шалтыраталар. "Газ сүнде", - дип шалтыратканга, кайбер газовиклар: "Ул минем эшем түгел, районнан чакыртыгыз", дип әйтәләр икән. Шул ук Мамадыш ягында шундый берничә очрак булган.
Мондый бәхетсезлекләрнең сәбәбен "кеше факторы" дип билгелиләр. Үз эшеңә салкын карау, эшләп җиткермәү дигән сүз бу. Шуның аркасында күпме җаннар кыела, күпме хәсрәт килә. Бу турыда һәркем исендә тотсын иде.
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев