Күңелне сөендерделәр

Туган авылым Мамадыш районы Юкәче авылында Рождество бәйрәмендә булып кайтканнан соң, мин дә кулыма каләм алып, хат язарга булдым әле. Күңелгә тулган сөенечләрем белән бүлешәсем килде.
7 январь - Рождество бәйрәмен Юкәчедә чиркәү ачылганнан бирле зурлап үткәрәләр. Үз авыл халкы гына түгел, якын тирә-яктагылар да җыела. Быел да халык бик күп иде. Иң элек, чиркәүдә бәйрәм келәве үтте. Мамадыштан килгән батюшка бөтенебезнең күңелләренә барып җитәрлек итеп уздырды службаны. Аннары, бәйрәмнең заманча өлеше авыл клубында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков барлык кешене Рождество бәйрәме белән котлап, иң җылы теләкләрен җиткерде. Батюшка да җыелган халык каршында чыгыш ясады, чиркәү йолаларын онытмаска өндәде.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - балалар катнашындагы елка булды. Спонсорлар акчасына Кыш бабай өләшкән бүләкләргә балалар бик сөенде. Аннары чират олыларның концерт номерларына җитте. Әлеге артистларны да Кыш бабай бүләксез калдырмады. Иртәдән башланган Рождество бәйрәменнән халык кичке дүртләр тулып киткәч кенә таралды. Бөтен кешенең күңеле сөенеч белән тулы иде.
Юкәчедә соңгы елларда уңай үзгәрешләр баруын күзәтү миңа да рәхәт. Заманында, нык гөрләгән, бай яшәгән данлыклы авыл бит ул минем Юкәчем. Элеккеге вакытларга әйләнеп кайткандай хис иттем үземне. Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга, рәхмәт спонсорларга, авыл җирлеге башлыгына. Валерий Шрыковның яңадан авыл җирлеге башлыгы булып кайтуына да бик куандым.
Бер бәйрәм үтте, инде икенчесенә - Качману көненә әзерләнә башлаганнар. Су алу өчен, чишмәгә купель төзегәннәр. Юкәче халкы аруландырылган суга кинәнәчәк, димәк. Менә шулай керәшен йолаларын да, чиркәү йолаларын да үтәп яшиләр авылымда. Хөрмәтле газета чыгаручылар, газета укучылар! Барчагызны да матур бәйрәмнәр белән!
Хөрмәт белән
Пелагея ЧЕБЫШЕВА,
Мамадыш районы Колышчы авылы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 19:12Кадрәк авылында Май чабу бәйрәмен үткәрәчәкләр Бәйрәмдә Кама арьягы районнары катнашачак4100
-
4 март 2021 - 15:59Фотоларда керәшен тарихы - "Агай-эне ак мыек" спектакленнән күренеш, 1972 ел Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек3700
-
4 март 2021 - 15:43Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде6100
-
4 март 2021 - 15:20Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли Җырчының концерттан кайтып килүе була7702
-
4 март 2021 - 15:01Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра6200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.21100
-
4 март 2021 - 11:43В селе Кассель Нагайбакского района прошел праздничный флешмоб в преддверии Международного женского дня В Кассельской школе была объявлена социальная акция, которая стартовала под хештегом#8МАРТАСЛЮБИМЫМИ5300
-
4 март 2021 - 11:02В некоторых районах республики пройдут мероприятия кряшен к Году родных языков и народного единства В Альметьевском, Менделеевском, Муслюмовском и Тюлячинском районах РТ состоятся фестивали, вечера, посиделки, викторины по вопросам сохранения и популяризации языка и традиций кряшен6200
-
4 март 2021 - 10:25В Нижнекамске прошел круглый стол по вопросам сохранения исторического и культурного наследия района Председатель общества кряшен Тамара Багаутдинова рассказала о проводимых работах по проекту «Исчезнувшие деревни Нижнекамского района»7401
-
4 март 2021 - 06:57Май белән кер юу сере Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк6900
-
3 март 2021 - 13:02Альбина Абрамова әни булырга җыена! Күрми торган җырчы Альбина Абрамова бәби көтә15500
-
3 март 2021 - 11:36"Чаткы"лар Бахта керәшеннәренең традицияләрен саклый Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре айлыгы башланды12000
-
3 март 2021 - 11:17Издан сборник нагайбакских народных песен Автор нотного сборника – кандидат искусствоведения, фольклорист, член жюри фестиваля «Арумысыз, туганнар» Геннадий Макаров9301
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
3 март 2021 - 11:02В Культурном центре имени Якова Емельянова прошла выставка работ кряшенских мастерицВыставка прошла в рамках месячника пестречинских кряшен7900
-
2 март 2021 - 06:07Пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хата нинди? Катырылган пилмәннәрне кап-кайнар суга салырга ярамый25500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.21100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика