Кайда рәхәт, кайда хәсрәт
Әле кайчан гына укучылар җәйге ялларга таралганнар иде, ни арада өч ай үтеп тә киткән. Инде сентябрьнең уртасы җитеп килә. 1 сентябрьдә Татарстанда 38 меңгә якын бала парта арасына утырды, шуның 3900е - беренче класслар. Республикада аз комплектлы 12 авыл мәктәбе ябылган, шундый язмыш тагын 176 белем йортын көтә. Укучылары...
Мәктәптә рәхәт, - ди Артур
Тукай районы Мәләкәс авылы балаларына әлегә мондый куркыныч янамый. Мәгариф өлкәсендәге яңа проектлар буенча беренчеләрдән булып миллион сум гранд откан бу мәктәптә йөздән артык укучы яңа уку елын башлап җибәргән. Беренче класска сигез укучы кергән. Инде ике атна укырга йөреп, мәктәп тормышы белән азмы-күпме танышкан Артур Трофимов менә ниләр сөйли:
- Артур, мәктәптә рәхәтме, әллә яңадан балалар бакчасына йөрисең киләме?
- Мәктәпкә йөрү рәхәтрәк. Беренче сентябрь көнне Венера Ильинична безгә "тынычлык" дәресе үткәрде. Анда әниләр дә, садикка йөрүче балалар да катнашты. Апа сораулар бирде, без җавабын әйттек. Садик балалары безгә кызыгып карап утырдылар.
Бу көнне бик күп бүләкләр дә бирделәр. Көчкә күтәреп кайттык. Инде бер атна укыдык. Апа яхшы җавап берүчеләргә кызыл квадратлар өләшә, бу - "5"ле билгесе, дигән сүз. Аннары, кемнең квадратлары күбрәк җыела, шул җиңүче була, диде. Минем җиңүче буласым килә. Кайткач та, әни белән бергәләп, дәресләрне карыйбыз. Укырга дустым Роман белән бергә йөрибез. Икебезгә дә мәктәптә ошый.
Менә шулай, Артур белән Романга мәктәптә уку әлегә бик ошый икән. Алар бәхетле, чөнки таңнан торып, күзләрен ерта-ерта, күрше авыл мәктәбенә йөртүче сары автобуска ашыгасылары юк. Бөтен балаларга да мондый бәхет эләкми шул. Әлмәт районы Илтән-Бута авылы балалары 10 чакрым ераклыктагы Кичү авылына йөрергә мәҗбүр. Бер төркем әти-әниләр бу турыда түбәндәге эчтәлектәге хат юллаганнар.
Нигә безне иске мәктәпкә җибәрделәр?
"Быелга чаклы авылыбызда тугызьеллык мәктәп эшләп килде. Соңгы елларда мәктәбегезне ябабыз, балаларыгызны күрше Аппак авылына йөртәчәксез", - дип, безне кисәтеп килделәр. Нишлисең, бер бездә генә түгел, ил белән килгән каза, дип, балаларыбызны үзебездән 2 километр ераклыктагы Аппак мәктәбенә йөртергә әзерләндек. Ә быел җәй, Аппак мәктәбе дә ябылып, балаларыбыз 10 чакрым ераклыктагы Кичү авылына йөреп укырга тиешлеген әйттеләр. Аяз көнне яшен суккан күк булды. Аппак мәктәбе - типовой мәктәп. Дәресләрне урыс телендә алып баралар. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирү өчен, предметларны русча укытуларын телибез.
Кичү мәктәбе исә Аппак мәктәбенә караганда күпкә искерәк. Класс бүлмәләре дә кечкенә, егермедән артык укучыга җайланмаган. Бер парта артына өчәр бала утыра. Ул мәктәп ничек заманча мәгариф стандартларына туры килгән дә, комиссия аны ничек кабул иткән икән? Федераль трассадан йөргәндә, балаларыбызның исәнлеге өчен кем җавап бирер. Менә дигән заманча мәктәп, әзерлекле педколлектив була торып, нигә безнең балаларны иске мәктәпкә җибәрделәр? Шул сорауга җавап ишетәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев