Туганайлар

Карендәшебез – иң яхшы бас

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә депутатлар Республиканың Яңа гимнын кабул иттеләр һәм алар аны хор башкаруында тыңладылар. Гимнны башлап җырлаучылар арасында беренче планда Татарстанның атказанган артисты, филармония җырчысы, карендәшебез Владимир Васильев та бар иде.

16 мартта Владимир Васильев Чаллының Орган залында шәһәр тамашачыларына үзенең "Рус романсы кичәсе" дип аталган ике бүлектән торган концерт программасын тәкъдим итте.
Ул М.Глинка, П.Чайков-ский, С.Рахманинов, В.Сви-ридов, А.Гурилев кебек ком-позиторларның А.Пушкин, А.Толстой, Н.Кукольник, А.Блок сүзләренә язылган романсларын башкарды.
Шунысы да игътибарга лаек: концертта Владимир Васильевның Чаллыда беренче укытучысы, аңа тавыш куярга ярдәм итүче сопрано тавышлы Людмила Филиппова да зур осталык белән П.Чайковскийның, С.Рахманиновның, М.Глин-каның "Мин монда, Инезилья", "Чибәр, минем алда җырлама", "Шаулы бал уртасында" әсәрләрен башкарып, укучысының концертын тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте.
Язучы әсәр өчен шигырь, композитор көй яза, артист аны халыкка, тамашачыга тәкъдим итә. Алай гына да түгел, җыр авторының фикерен залдагы тамашачыларга әйтеп бирергә бөтен сәләтен куя. Минемчә, Владимир Васильев та, Людмила Филиппова да бу максатларына ирештеләр. Зал аларның һәр чыгышын алкышларга күмде, күпләп чәчәк букетлары тапшырды, шәһәрдәшләрен аяк өсте басып озатып калды.
...Узган гасырның 60нчы елларында Кама буенда, Чаллыда авыр йөк автомашиналары җитештерү буенча Бөтенсоюз комсомол яшьләр төзелеше башлана. Зәй районының Поповка авылы яшьләре Анна Владимировна һәм Михаил Евстафьевич Васильевлар да, зур төзелешкә үзләреннән өлеш кертү максатыннан, ике яшь ярымлык кызлары Нинаны ияртеп, Чаллыга киләләр. Михаил төзелештә, Анна кибеттә эшли. Биредә аларның икенче балалары - уллары дөньяга аваз сала. Кечкенәдән укытучылар да, ана-аталары да аның музыкаль сәләте барлыгын сизәләр һәм Володя музыка мәктәбенә йөри башлый. Көндез урта мәктәптә укый, кичен музыка мәктәбенә йөгерә. 1995 елны ул аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия университетының Чаллы филиалының тарих факультетына укырга керә. Ул биредә дә "4-5"ле билгеләренә генә укый. Музыка белгечләре Владимирның музыкага һәм җырга сәләтен күреп, аны ка-милләштерүгә ярдәм итәләр. Ә инде 2000 елдан яшь җырчы Казан консерваториясендә укый башлый. Бу уку йортында тәҗрибәле опера җырчысы Юрий Борисенко аңа әсәрне башкару техникасы белән бергә йөз, мимика хәрәкәтлә-ре куллану алымнарын да өйрәтә.
Бас тавышлы В.Васильев опера партияләре, романслар, җырлар башкару осталыгын арттыра бара һәм республика, Россия һәм халыкара конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә башлый. Чиләбе шәһәрендә үткән Михаил Глинка исемендәге XXI Халыкара конкурста Россиянең 95 җырчысы арасында беренче урынны ала һәм Шаляпин үзәгенең "Иң яхшы бас" дигән махсус бүләгенә лаек була.
Җырлар, опера партияләре башкаруга осталыгын тагын да үстерүдә аңа республиканың халык артистлары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгәтуллина, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Георгий Ибушев ярдәм итәләр. Бүген аның репертуа-рында татар, рус һәм чит ил композиторларының төрле жанрда язылган әсәрләре бар. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ул Резеда Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте" операсында Газраил ролен башкара, дәрәҗәле кунаклар булган хөкүмәт югарылыгындагы концертларда чыгыш ясый.
Концертның тәнәфес вакытында мин Владимирның атасы Михаил Евстафьевич белән очраштым. Ул улының Чаллыга бөтен гаиләсе белән кайтуы турында әйтте, улының хатыны Елена, оныклары - 8 яшьлек Александр, 4 яшьлек Николай белән таныштырды. Олы оныгының 2 класста укуы белән бергә, атасы кебек музыка мәктәбенә йөрүе турында сөйләде һәм атасына охшаса, бәлки, җырчы, музыкант булыр, - дип әйтеп куйды. Бирсен Ходай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим