Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Изге кнәгәләр

2008 елның 14 август санында Казанда керәшен үзәге ачылып, анда этнография музее да булачагы турында хәбәр иткән булганбыз. Әз-әзләп кенә булса да булачак музейга карендәшләребездән экспонат булырлык әйберләр дә җыела башлаган. Бу эш бүген дә дәвам итә.

Көннәрдән беркөнне редакциягә Түбән Кама шәһәреннән даими хәбәрчебез В.Домолазов килеп керде. Мамадыш районының Албай авылында яшәүче әнисенең гозерен үтәп йөри икән. Булачак музей өчен керәшенчә басылган элеккеге Иман кнәгәләрен китергән. Кайчандыр бу кнәгәләрне укып, җанына тынычлык тапкан Анна карчык (Матвеева Анна Федоровна) инде гүр иясе. Албайда туган-тумачасы да, балалары да булмаган, ялгызлыкның әчесен-төчесен татып яшәгән карчыкның бар юанычы шушы иман кнәгәләре булган. Анна карчык өчен иман кнәгәләренең ни дәрәҗәдә кадерле булганын үзе язып калдырган юлларны укып та белеп була:

Минем иңгә кигәннәрем

Гумеремдә гел шинель.

Ходай биргән белем белән

Җәшәүләре бик җиңел.

Анна карчык үзенең ялгыз тормышын, ятимлеген, җан авазын рифмалап язып та куйган.

Керләрем авыр кибәләр,

Шыкырдатып сыкмасам.

Капка тупсасы тутыга,

Үзем ачып чыкмасам...

Сандугачлар килә икән

Кыектагы тактадан.

Көннәр буе мин көтсәм дә,

Беркем керми капкадан.

Гомеренең соңында аны Казанда яшәүче туганнары алып китә. Киткән чагында үзенең иң кадерле әйберләрен - кнәгәләрен ышанычлы кулларга тапшырасы килеп, күршесе Елена түтигә бирә. Күрәсең, үзе бу дөньядан киткәч, кнәгәләренең язмышы өчен борчылгандыр. Елена түтинең инде соңгы елларда керәшенчә басыл-ган яңа иман кнәгәләре булганга күрә, ул аларны музейда саклансалар, кадерсез булмаслар дип, безнең аша музейга тапшырган. Зур рәхмәт аңа.

Иман кнәгәләре Ходай йортына ачкыч булып тора. Кат-кат укудан битләре саргаеп, тетелеп беткән бу кнәгәләр Анна карчыкка чаклы ук кемнәргәдер җан азыгы, киләсе тормышка ачкыч булганнардыр. Инде хәзер, Ходай кушып, музей витриналарында үткәнебез тарихының бер кыйпылчыгы булып сакланыр, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайларга – 10 ел