Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Ил язмышы – ир кулында...

Мин Бөек Ватан сугышы ветераны оныгы. Бабам, Фролов Михаил Сергеевич, хәзер инде арабызда юк. Орден - медальләрен, документларын кулыбызга алып, бабайны еш искә алабыз һәм аның истәлекләрен кадерләп саклыйбыз.

Бабай белән әби биш малай тәрбияләп үстергәннәр. Кечкенәдән эш эшләп үскәнгәме, тәрбия шундый булгангамы, бишесе дә тәртипле, сау - сәламәт, һәр эшкә дә чыдам булып үсеп тә җиткәннәр, бер - бер артлы армия сафларына да чакырыла башлаганнар. Берсен озатканнар, икенчесе кайтырга әзерләнгән, өченчесе үсеп җиткән... Ә әби белән бабай малайларының уңышларына сөенеп, 11 ел буена аларның армия хезмәтен тутырганнарын түземсезләнеп көткәннәр. Биш балалары да йөзләренә кызыллык китермәгән. Кайткан берсе эшкә урнашып, гаилә корып яши башлаган. Алар хәзер дә бер йодрык булып төйнәлеп, туганлык җепләрен өзми, бер - берсенә ярдәм итеп, киңәшләшеп яшиләр. Аларга караган саен миндә соклану, горурлану хисләре уяна. Менә ул минем дәдәләрем: Александр, Илья, Филипп, Пётр. Бишенчесе - минем әтием Демьян.

Дүрт дәдәй дә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә гомер кичерәләр. Ә әти, туган нигезенең кадерен белеп, аны саклап Җөри авылында яшәп калган. Безнең белән әби, әти-әни, энем Владислав һәм сеңлем Альбина яши. Бәйрәмнәрдә, Питрауларда безнең өебез гөрләп тора. Биш гаилә, туганнар бергә җыелганда шундый күңелле.

Мин Илья дәдәйнең солдат тормышы турында язарга булдым. Ул өч ел Тын океан флотында хезмәт иткән. Илья дәдәй авыл мәктәбен тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендә бер ел ПТУда укый. Кечкенәдән хезмәт сөйгән егет авылда тик ятарга җыенмый. Укудан кайтуга ук пекарьняга эшкә урнаша. Ул вакытта (1973 елларда) Җөри авылында пекарьняның гөрләп эшләп киткән чагы. Ат белән күрше авыл кибетләренә ипи тарата башлый. Өч ел эшләгәч, 1976 елның 2 маенда ул армиягә алына. "Мамадыштан Владивостокка җиде тәүлек бардык", - дип яшь вакытларын искә ала Илья дәдәй. "Килеп җитүгә комиссия уздырдылар, ныклап тикшерделәр. Соңыннан Тын океан флотының Русский утравында урнашкан өйрәнү үзәгенә җибәрделәр.

Без анда ярты ел укыдык. Хәрби корабль булгач, укулар бик җиңел булмады, ләкин тырыштык. Без артиллерист һөнәрен тирәнтен үзләштердек. Өйрәнү курсларын тәмамлау белән безне төрле корабльләргә бүлгәләп урнаштырдылар.

Мине Тын океан Хәрби Диңгез Флотының иң зур корабльләренең берсе булган крейсер "Дмитрий Пожарский"га билгеләделәр. Мондый корабльләр Тын океан флотында икәү генә иде. Аның берсе ремонтта, ә икенчесендә без киң океанда йөздек. Крейсерның озынлыгы 210 метр, ә киңлеге 56 метр иде. Аның биеклеге 9 катлы йортны хәтерләтә. Бу корабльдә 1900 солдат (шул исәптән офицерлар да) хезмәт иттек. Мондый зур крейсерны бер дә күргән булмагач, без башта югалып калдык, беренче эш итеп корабль белән җентекләп таныша башладык. Корабль белән танышу 2 - 3 ай вакытны алды. Крейсерның ал ягы - ют дип, ә арт ягы - корма дип атала икән. Аның ал ягында Россия флагы җилфердәсә, ә арткы ягында Тын океан Хәрби Диңгез Флотының флагы тора иде. Бу крейсерда 4 төп колибр башнясы бар. Өйрәнүләр тәмамланганнан соң, мине дүртенче колибрга артиллерия электригы итеп билгеләделәр. Дүртенче колибр, гади тел белән әйткәндә, снарядлар ату җайланмасы була. Снарядларның берсе - берсе 56 килограммлы, зарядлары 34 килограмм. Аларны коры кул белән генә күтәреп урнаштырам дип уйлама. Муенга каеш элеп, шуңа асып эләктәреп үз урыннарына урнаштыра идек. Әле тагы бу корабльдә 6 урта башнялы колибр, 4 зенит установкасы бар иде. Шулай итеп, минем тагы 3 ай вакытым үтеп китте. Корабльдә һәрвакыт тәртип, чисталык иде, ашау ягы да һич зарланырлык булмады. Туган авыл, өйне сагынып искә алган вакытлар да була иде. Сагынуны авылдан, тәтәй белән нәнәйләрдән килгән хатларны кабат-кабат укып баса торган идем. Ярты ел үткәч, мине командирлар составы туклана торган урынга повар (кок) итеп билгеләделәр.

1978 ел ахырында безгә Мәскәүдән хәрби-диңгез флоты главнокомандующие, генерал Епишев килде. Һәм мин шушы көннәрдә генерал һәм офицерлар өчен ашау пешердем. Эшемне чын күңел белән башкардым, бервакытта да шелтә сүзе ишетмәдем. Шуңа күрә дә, өч елга өч тапкыр отпуск бирделәр. Ә мондый яллар барлык солдатларга да тәтеми иде", - дип үткәннәрен сагынып сөйли Илья дәдәй.

"Буш вакытларыгызда нишли идегез?" - дип сорагач: "Океан океан инде ул, авылдагы тыныч кына агып ятучы елга түгел. Кояшлы, матур көннәрдә океан искиткеч матур була. Крейсерның һәр ягында безне дельфиннар озата бара. Су өстендә акчарлаклар, безгә таныш булмаган кошлар тавышы яңгырый иде. Без матур көннәрдә, буш вакытларда балык тотарга ярата идек. Кайберләребез кобриктагы тәрәзәләрне ачып, шуннан гына балык тотып утыра идек. Без бу шөгыльдән үзебезгә бер юаныч ала идек. Әйтерсең лә, без авылда, инештә балык тотабыз. Ә кармакка чи ит куя идек. Күбрәк камбала балыгы эләгә. Ә менә штормнар вакытында океан бик куркыныч төскә керә. Штормнар вакытында дулкыннарның биеклеге 5 - 6 метрга кадәр, хәтта аннан да биеккәрәк җитә иде.

Мин армиядән тагы да ныгып, чыныгып, туган-үскән җирнең никадәр якын, кадерле булуын аңлап кайттым".

Чыннан да, егет кешегә армияга барып, зур чыныгу алып кайту бик кирәк. Беренчедән, ил алдында үз бурычыңны үтәү, икенчедән, үзеңдә яшәү, эшләү өчен көч, сабырлык табасың. "Мин авылыма 1979 елның 22 апрелендә кайттым. Ул вакытта миңа 23 яшь иде инде", - дип сүзен тәмамлый Илья дәдәй.

Армия хезмәте миңа кызыклы да, мавыктыргыч та булып тоелды. Мин дә үскәч, дәдәйләремнән калышмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветеран матрос