Туганайлар

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

"Туганайлар" гәҗите аша төрле төбәкләрдә яшәүче асыл кешеләребез турында укып танышабыз. Аларның шулкадәр күп булуына күңел сөенә. Фән өлкәсендә дә, культура-спорт өлкәсендә дә, әдәбиятта да байтак андыйлар. Зәй районы Урта Баграж кешеләре арасында да мондый затлар бар. Шуларның берсе - Маргарита Миронова турында ишеттерәсем килә.

Маргаритабызны югарыда санап кителгән эшләрнең герое дип әйтеп булмый. Фәндә ачыш ясамаган, сәхнәдән җырлаучы артист түгел, язучы буларак та аерылып тормый. Ләкин бу өлкәләрдә эшләүче кешеләргә хас сәләтләрнең барысы да күпмедер күләмдә бар анда. Ул гореф-гадәтләребезне белүче, халыкка җиткерергә тырышучы этнограф, димәк - галим, ул керәшен бәйрәмнәрен оештыручы - димәк, режиссер-артист, талантлы яшьләргә күтәрелергә, ачылырга ярдәм итүче, - димәк, өлкән укытучы да. Һәр ел саен Маргарита оештырган Тройсын бәйрәмнәрендә күпме авылдашлар җыела, читтә яшәүчеләр кайтып, туганнары белән күрешә. Бу бәйрәмне оештырганда, үзенең пенсия акчасына бүләкләр ала, килгән кунакларны сыйлап җибәрә.

Яшь талантларны күреп алып, үсәргә ярдәм итә, дидем. Бу - коры сүзләр түгел. Сарман кызы Алина Прокофьеваны керәшеннәр арасына чыгару, конкурсларга катнаштыру буенча да күп эшләде ул. Аңа керәшен күлмәге, алъяпкыч тектерде (үз акчасына). Җөридә уза торган Питрауга алып барды. Анда Алина "Питрау чибәре" конкурсында катнашып, беренче урынны алды, "Керәшен чибәре - 2010" исеменә лаек булды.

Моннан ике ел элек Югары Баграж мәктәбенең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бу юбилейга кунаклар чакыру, мәктәпнең тарихын барлау, атаклы кешеләрен ачыклау буенча да аның хезмәтләре бәяләп бетергесез. Кайчандыр бу мәктәптә укып, илебезнең төрле почмакларына таралышучылар, җыелышып кайтып, кочаклашып-җылашып күрештеләр, шатлыкларын бүлештеләр.

Инде бу хатны язарга утыруыма тагын бер сәбәп бар. Үткән атна - Олы көн атнасы булды. Күп авылларда ул балаларның бер көн күкәй җыюлары белән төгәлләнә. Ә безнең Маргарита Семеновна аны бер атнадан артыкка суза. Һәр елны шулай. Инде кар суларыннан кибәргә өлгергән чирәмле урын табып, шунда күкәй тәгәрәтешле уенын оештыра. Бу бәйрәмгә атап, күкәй янчыгы тегә. Балалар алып килгән күкәйләрне янчыкка салып, уенда катнашучыларның чиратын билгелиләр. Аннары инде бер атнага сузыла торган күкәй оту буенча ярышлар башлана. Балалар янына зурлар да килеп кушыла. Бөтен авыл шуның белән яши. Керәшеннәр йола үти, бәйрәм итә.

Рәхмәт Маргаритага.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: