Туганайлар

Хезмәтләре онытылмый

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында беренче типовой мәктәп салдыруга зур өлеш керткән Федор Петрович Крючковны авылдашлары әлегә хәтле истә тоталар.

Федор Крючков үзе 1891 елда туа. Керәшен мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ул Бирск шәһәренә барып, урта мәктәпне, аннан Уфа шәһәрендә Укытучылар әзерләү институтын тәмамлый. Уфада комвузда укытучы булып эшли. Казан шәһәренә күчеп, Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире була. Шул елларда ул үзенең туган авылында мәктәп төзетү өчен зур тырышлык куя. 1927 елда Сарсаз-Баграж авылы балалары яңа бинада укый башлый.

Авылда балалар укытуны 1900 елда ук оештыралар. Укыту аерым өйләрдә алып барыла. Василий Мишарев, Сергей Мартемьянов, Гордей Петров, Алексей Биканов дигән кешеләр мәктәп өчен үз өйләреннән бүлмә биреп торалар. Ул чакта укыту эшләре хәзергечә, сентябрь аенда башланып, май аенда бетми. Маллар көтүдән кергәч, укулар башлана, көтү яңадан чыккач - укулар туктатыла. Беренче совет мәктәбе 1918 елда ташландык бер йортта ачыла. Анда Зәй районы Федоровка авылыннан Николай Цыганов дигән кеше укыта. Сәнәкчеләр восстаниесе вакытында ярсыган бунтовщиклар укытучыны тотып алып җәзаларга телиләр, тик авыл кешеләре Николай Цыгановны яшереп, үлемнән саклап калалар.

Федор Крючков әлеге хәлләрдән хәбәрдар була. Аның авылдашларына зур игелек эшлисе килә һәм яңа мәктәп бинасын салдыра.

1930 елда Федор Петрович семьясы бе-лән Мәскәүгә күчеп китә. Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты деканы була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Сарсаз-Багражга кайтып йөри. Мәктәпкә уку-укыту кирәк-яраклары белән булыша.

Бүгенге көндә Сарсаз-Баграж авылы балалары ике катлы зур, якты мәктәптә белем алалар. 68 укучыга 16 укытучы белем бирә. Мәктәптә музей эшли, компьютер бүлмәсе бар. Музейда Федор Петрович турында да материаллар саклана.

Теги: Зәй
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: