Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Газ керткән өчен субсидия күләме артты

Татарстанда шәхси йортка газ керткән өчен субсидия күләме 100 мең сумга җиткерелде.

Ишегалдыннан йортка кадәр газ торбасы сузуга, йортка кирәкле газ җайланмалары алу һәм урнаштыруга киткән чыгымның 100 мең сумы күләмендә субсидия алу мөмкинлегенә ия кешеләр дә билгеле. Алар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хәрби хезмәт үтүчеләр, I һәм II группа инвалидлар, инвалид баласы булган гаиләләр, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр. Кеше башына уртача айлык кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләр дә бу төр ташламага исәп тота ала. 100 мең сум күләмендәге субсидияне алу өчен, башта әле үз акчаңа торба сузып, газ җайланмалары урнаштыртырга һәм эш беткәч, тиешле килешү кәгазе белән товар чекларын социаль яклау органына тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев