Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләр өчен ипотека каникулы турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы депутатлары табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәл (ЧС) аркасында зыян күргән гражданнарга ипотека каникулы алу хокукы бирү турында закон кабул итте.

Канун соңгы - өченче укылышта кабул ителде. ТАСС шул турыда хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл зонасында урнашкан торак бинада яшәгән, яшәү шартлары бозылган, шулай ук федераль, төбәкара, региональ, муниципальара һәм муниципаль характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә милекләрен югалткан заемчыларны ипотека түләвеннән вакытлыча азат итәргә мөмкиннәр. Зыян күрүче кредиторга табигый яки техноген афәттән зыян күргән дип танылганнан соң ярты ел эчендә ташламалы кредит бирү чорын куллануны таләп итеп мөрәҗәгать итә ала.

Документ авторлары искәрткәнчә, 2021 елдан башлап Үзәк банк микрофинанс оешмаларын һәм банкларны Кырымда һәм Краснодар краенда су басу вакытында зыян күрүчеләр өчен кредитларны реструктуризацияләргә чакырды. Әмма бу тәкъдимне үтәү ихтыяри характерда иде.

"Татар-информ"
Фото: Салават Камалетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев