Туганайлар

ФӘН КАЗАНЫНДА КАЙНАП

Идел буе федераль университетының Яр Чаллы филиалы бүгенге көндә шәһәрдәге иң динамик үсештәге вузларның берсе. Биредә алты бүлектә 17 кафедра эшләп килә, биш юнәлештә аспирантлар әзерләнә. Филиал үзенең фәнни журналын чыгара, Америка, Германия, Италия, Казахстан кебек илләрдәге әйдәп баручы югары уку йортлары белән фән, мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәдә тора. Филиалда...

Филиалны экономика фәннәре докторы, профессор Анатолий Николаевич Макаров җитәкли. Уку йортының бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынып, берничә сорау белән аңа мөрәҗәгать иттек.

- Анатолий Николаевич, Идел буе федераль университеты булып үзгәрү сезгә ниләр бирде?

- Һәр илдә мәгариф өлкәсендә даи-ми рәвештә реформалар булып тора. Бу шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки җәмгыять үсештә, үзгәрештә. Татарстанда да реформаларның барышын һәрдаим күзәтеп торабыз.

Менә шушы реформаларның бер нәтиҗәсе булып, узган ел республиканың иң мәртәбәле вузларының берсе - Казан дәүләт университеты үзенең исемен, структурасын үзгәртте. Ул хәзер үз эченә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-экономика университеты, Алабуга дәүләт педагогия университетларын берләштереп, Идел буе федераль университеты дип атала. Без шуның филиалы, әлегә. Аерым институт дип аталырга да әзерләнәбез. Федераль югары уку йорты составында булу безнең алга зуррак бурычлар, катырак таләпләр дә куйды. Дөрес, мөмкинлекләр дә киңәйде. Материаль-техник базаны яңарттык. Әле менә Франциядән роботлар кайтарттык. Шуларны урнаштырып, эшләтеп җибәргәч тә, кызыксынучылар өчен презентация дә уздырабыз. Халыкара элемтәләр тагын да киңәя, ныгый бара. Әле күптән түгел Казахстанның Астана университетыннан магистратурада укучы 15 кеше килеп, бездә стажировка үтте. Үзебез лекцияләр белән барып торабыз. Үзебездә дә юриспруденция буенча магистратура ачарга җыенабыз. Төзи башлаган яңа корпусны да аякка бастырып бетерербез, дип ышанабыз.

- Сез җитәкләгән уку йорты үзе урнашкан шәһәр белән нинди мөнәсәбәттә?

- Чаллы филиалының шәһәрдә авторитеты зур. Безнең белгечләрне эшкә теләп алалар, чакырып торалар. Эшләп килүче Чаллы шәһәре сайтын да безнең белгечләр, студентлар эшләде. Бүген филиалда шәһәрнең социаль-экономик үсешен, КамАЗ заводлары эшчәнлегенең системалы анализын өйрәнүче лабораторияләр эшләп килә. Безнең киңәшләргә шәһәр җитәкчелеге һәрвакыт колак сала.

- Бүгенге көндә дипломлы яшьләргә дә эш табуы авыр. Хәзер эшкә юлламалар бирү бетте. Сезнең белгечләр зур тормышка ничек әзерләнә?

- Биш ел буена студентларга белем бирү генә түгел, диплом алгач та аларның югалып калмаулары, алган белемнәрен тормышта куллана алулары да бик кирәк. Филиалда бу тармакта да эш алып барыла. Һәр белгечлек буенча мәгълүматлар фонды оештырылган, вакансияләр туплаучы "Карьер" үзәге эшләп килә. Шәһәрнең төрле предприятиеләрендә күп кенә чаралар уздырабыз. Студентлар дәүләт имтиханнары биргәндә, дипломнар яклаганда да предприятиеләрдән вәкилләр катнаша. Күргәнебезчә, филиал шәһәр тормышының эчендә кайный. Берничә елдан бирле инде юридик факультет студентлары юрист-консультантлар булып эшләп, шәһәрдәшләргә бушлай юридик хезмәт күрсәтәләр. Бу бер яктан студентлар өчен практика булса, икенче яктан, шәһәр халкы өчен матди ярдәм дә әле.

- Фән белән кызыксынучы яшьләр бармы?

- Югары уку йорты - ул фән йорты. Аның казанында кайный алырлык студентларны табып, кызыксындырып, эшләтеп җибәрә алу шунда эшләүче укытучыларның белеменә һәм осталыгына бәйле. Бездә укытучылар, хезмәткәрләр составы 300 кешедән тора. Шулардан алтысы - фән док-торлары. Берсеннән-берсе кызыклы идеяләре, ачышлары белән янып эшләүче фән эшлеклеләребез, укытучыларыбыз бар. Әсхать Асанов, Елена Максютина, Илнур Мәхмүтов, Светлана Имаметдинова һәм башка бик күпләр белән горурлана алабыз. Студент чакта ук фән белән шөгыльләнүчеләрнең шактые соңыннан аспирантурада укый, диссертацияләр яза. Мәсәлән, Владислав Әүхәдиев юриспруденция буенча кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, инде докторлыкны яза, Анна Соколова экономика факультетын бездә тәмамлады, МГУда диссертация яклады, үзебезгә укытырга кайтты. Юлия Луговая - журналистика буенча Мәскәүдә аспирантурада укый. Санап китсәң, андый талантларыбыз күп. Яшьләр арасында фәнгә шулай бирелгәннәрнең күп булуы куанычлы хәл.

- Студентлар лекцияләр, семинарлардан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнә?

- Студент тормышы гел уку-язу, лекция-конференцияләрдән генә тормый, әлбәттә. Без замана белән бергә атлыйбыз. Үзебезнең "Ура" радиостудиябез эшли. Аны бездә укып чыккан Рузил Миргалимов җитәкли. Телестудиябезне яңартып, эшләтеп җибәрергә әзерләнәбез. "Балкыш" театр коллективы үзенең чыгышлары белән безне генә шатландырмый, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып, мактаулы урыннар да алып кайта. Үткән җәй журналистика факультеты тырышлыгы белән "Росинка" ял базасында 3-11 класс укучылары өчен "Медиа-покорение" слеты уздырдык. Анда Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар атна буена журналистика серләрен өйрәнде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Анатолий Николаевич, изге теләкләрегез тормышка ашсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: