Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Файдалы сәяхәт

2011 елның 6-16 июнь көннәрендә Түбән Кама балалар бакчалары мөдирләре Европада квалификация күтәрү курсларында булып кайттылар. 35 кешедән торган делегация Франция, Германия, Голландия, Бельгиядә булып, мәгариф системасының эше белән танышты. Делегация составына шәһәр күләмендә тәрбия һәм белем бирү сыйфаты күрсәткечләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче утызлыкка кергән балалар бакчалары мөдирләре кертелгән...

Балалар бакчалары мөдирләре Франциянең Труа, Шомон, Женнвилье шәһәрләрендә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында булып, уку-укыту, тәрбия процессы белән таныштылар, Франциянең мәгариф министрлыгы вәкилләре, шәһәр башлыклары катнашында уздырылган төрле конференцияләр, дискуссияләрдә катнаштылар.

Чит илдә иң күзгә ташланганы шул булды: кешеләр бик ачык, аралашучан, шул ук вакытта бик гади һәм горур да.

Франциядә оборона һәм мәгариф иң мөһим системалардан санала. Шуңа да бу өлкәләргә бик күп акча тотыла. Бу илдә укытучы, тәрбияче профессияләре иң абруйлы профессияләр. Мәктәптә, балалар бакчаларында югары белемле, бик зур конкурслар үтеп урнашкан белгечләр эшли. Сүз дә юк, эшнең сыйфаты да, хезмәт хакы да югары. Мәктәп, балалар бакчалары коллективлары төрле милләт кешеләреннән тупланган. Мәсәлән, Женнвилье шәһәре балалар бакчасында 12 милләттән булган балалар йөри торган төркемнәр дә очрады. Гомумән, Франциядә толерантлык бик югары дәрәҗәдә, дип әйтер идем.

Париж шәһәре безне үзенең йортлары, музейлары, соборлары белән таң калдырды. Йортларның архитектурасы искиткеч, чәчәк түтәлләре күз явын алып тора.

Сакре-Кёр, Инвалидлар, Париж анасы (Парижской Богоматери) соборларына, бөтен дөньяга данлыклы Эйфель башнясына, Луврга сәяхәт кылдык. Бу сәяхәттән алган тәэсирләр мәңге онытылмаслык булды.

Германия башкаласы Берлинда совет гаскәрләре хөрмәтенә куелган монумент янында булып, әле хәзер дә аның тирә-ягын чистартып, яшелләндереп торуларын күреп бик сөендек. Ә Рейхстаг бинасы исә, дәһшәтле сугыш хатирәләрен яңартты. Заманында ФРГ һәм ГДРны бүлеп торган Берлин стенасы янында туган хисләрне язып та, сөйләп тә аңлатып булмый.

Бельгия, Голландия юлларның төзеклеге, урамнарның чәчәккә күмелеп утырулары белән истә калды. Һәр җирдә - төзеклек, чисталык, тәртип.

Гомумән, бу сәяхәт безнең өчен бик файдалы һәм истәлекле булды. Без чит ил мәгариф системасыннан ак көнләшү белән көнләшсәк тә, үзебездәге балалар бакчаларының матурлыгы, бакчада медицина хезмәте күрсәтү, балаларның туклануы бездә югарырак дәрәҗәдә булуын күреп шатландык.

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшинга, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Мулланур кызы Хөсәеновага бу сәяхәтне оештырулары өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев