Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Дуңгызга каршы тагын һөҗүм

Татарстанда кыргый хайваннар үрчетү фермалары булдыру турында күптәннән сүз бара. Үрчетү өчен кайсысы кулай? Кайсын сайларга? Соңгы вакытта кабан дуңгызлары тотучы хуҗалыклар саны арткан. Тик кайбер аучылар фикеренчә, бездә кабан фермаларын оештырырга түгел, киресенчә, бу хайваннарның санын чикләргә кирәк. Янәсе, алар Африка чумасын таратырга мөмкиннәр. Гомер-гомергә хуҗалыгында дуңгыз асраган авыл...

Татарстанда кыргый хайваннар үрчетү фермалары булдыру турында күптәннән сүз бара. Үрчетү өчен кайсысы кулай? Кайсын сайларга? Соңгы вакытта кабан дуңгызлары тотучы хуҗалыклар саны арткан. Тик кайбер аучылар фикеренчә, бездә кабан фермаларын оештырырга түгел, киресенчә, бу хайваннарның санын чикләргә кирәк. Янәсе, алар Африка чумасын таратырга мөмкиннәр.

Гомер-гомергә хуҗалыгында дуңгыз асраган авыл агаен бу шөгыленнән биздерү өчен, соңгы елларда ниләр генә эшләнми?! "Дуңгыз тоту өчен санитар шартлар тудырылмаган", "вакцина ясатырга акчасы җитми" кебек сәбәпләр табып, абзар-кураны буш калдырттылар. Инде өй борынча эзләсәң дә, сатарга түгел, семьясын туйдырырга дип тә асраучы юк хәзер.
Менә чират кабан дуңгызларына да җиткән. Кабаннар урыны буш тормасын өчен, аучылык хуҗалыкларында Америкадан кайтарылган ак койрыклы боланнарны үрчетә башлаячаклар. Бу уңайдан Республикада "Аучылык биләмәләрендә кабаннарны болан белән алыштыру" дигән максатчан программа эшләнгән. Ул 2014 елдан 2019 елга кадәрге чорны үз эченә ала. Болан фермаларын төзү, боланнарны сатып алу, персоналны укыту, урман биләмәләрендә аучы йортлары салу өчен Республика казнасыннан 155,3 миллион сум акча каралган. Бу эш уңышлы чыкса, 4-5 елдан 150 ләп болан ауларга рөхсәт биреләчәк. Алга таба ау өчен боланнар санын елына мең башка җиткерү планлаштырыла. Тик шуны истән чыгармаска кирәк: бу эшләр кабан дуңгызыннан арыну чорында башкарыла. Бүген Республикада 88 аучылык хуҗалыгы исәпләнелә. Аларның туксан процентында ау өчен төп җәнлек - кабан. Аларны бөтенләй юкка чыгару җәмгыятьтә зур ризасызлык китереп чыгарырга мөмкин.
Урман хуҗалыгында эшләүче белгечләребездән бу программага карата фикерләрен сорадык.
Сергей Ипкеев - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама регионындагы "Чистые луга" табигать комплексы, "Берсут" спорт-аучылык, балыкчылык клубы җитәкчесе:
- Безгә әле бу турыда бернинди документ та күрсәткәннәре юк. Кыргый хайваннарны үрчетү фермалары турында эш байтактан бара. Белгәнегезчә, без кабаннар тотабыз. Яңа программа кабаннарны бетерүне максат итеп куйса, мин моның белән берничек тә килешә алмыйм. Ә менә шулар янына боланнар, косульләр алып җибәрелсә, ул бик әйбәт булыр иде. Аучылык күзеннән караганда гына түгел, урманнарга профилактик чара ягыннан да файдалы бит алар. Боланнар да, кабаннар да янәшә яши ала. Урмандагы бөтен үсенте дә агач булып үсеп китми, алай үссәләр үзләре үк бер-берләренә зыян китерерләр иде. Артык яшь үсентеләрне ашап урманны чистарту өстенә, кабаннар агачларның орлыкларын да чәчәләр әле, шул юл белән никадәр яңа үсенте чыга. Дуңгызларны бетерсәң, нәтиҗәсе еларлык булырга мөмкин. Аннары, дуңгыз бит әле ул файдалы ит дигән сүз. Сүз дә юк, африка чумасы дигән чир безнең якларга килеп чыкса, ул катастрофа булачак. Алла сакласын. Тик аннан саклану чаралары бар бит. Без менә үзебездәге кабаннарга елына ике тапкыр - март һәм ноябрь айларында прививка ясыйбыз. Билгеле бер урында гына йөртәбез. "Россельхознадзор" әледән-әле күзәтеп тора. Урман ризыклары өстенә, аларны бөртекле ашлык белән туйдырабыз. Беткә ачу итеп, тунны ягу хәлендә калмасак иде. "Птичий грипп" дигән чир турында коткы таралу да үз заманында хуҗалыкларга күпме зыян китерде. Үтте бит, хәзер әнә аның турында бөтенләй оныттык. Бусы да буш хәсрәт булып кына үтеп китә күрсен берүк. Аннары берең саклану чараларын үтәп, икенчең бармак аша гына караса да, чир таралырга мөмкин. Кыргый хайваннарны бит бер җирдә генә тотып булмый, башка урынчылыктан да, башка өлкәләрдән дә керәләр. Һәр җирдә профилактика үткәрелсә, кешеләргә дә, хайваннарга да афәтләр янамас дип уйлыйм.
Сергей Сапурин - "Кама" урман хуҗалыгы дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе:
- Мин бу программа белән таныш түгел, дөресрәге, сез яңгыраткан варианты - кабан дуңгызларын боланнарга алыштыру белән. Мин үзем табигатькә кешенең тыгылуы кирәк түгел дип саныйм. Һәр төбәкнең экосистемасы бар. Аңа кайчак чак кына саксыз кагылсаң да, ул система җимерелеп төшәргә мөмкин. Аннары читтән китерелгән ул боланнар безнең климатка, безнең шартларга ничек ияләнәләр бит әле? Ияләнү, яраклашу процессында "җирле туганнарын" ничек кабул итәрләр? Бу җирлеккә өйрәнү, адаптация чорында аларга карата агрессия тумасмы? Җир йөзендә андый очраклар күп күзәтелгән, бигрәк тә балыклар дөньясында бу шулай. Америка боланнары, тора-бара, ерткычка әйләнсәләр, үрчетү түгел, үзләреннән ничек котылырга белмәссең...
Ә инде кабаннарга килгәндә, бездә чирлесенең очраганы юк. Һәр чирле хайванга үзенең санитары бар. Фән бу өлкәдә алга атлый. Кабаннар аркасында имәннәр үрчи, яңалары үсеп чыга. Ә менә кайтарып җибәрелгән ак боланнар чыршы, усак кебек агачларны кимереп, аларны корытып бетерергә дә мөмкин. Бу программа буенча эшли башлаганчы, һәр нәрсәне уйлап бетерергә кирәк. Чираттагы акча түгү генә булып калмасын, төбәгебезнең экосистемасын җимермичә, уңай нәтиҗә бирә торган программа булсын иде ул.

Урман хуҗалыгы белгечләре әнә шулай диләр. Табигать үз законнары буенча яши. Аның, кеше катнашканга ачуланып, әллә нинди афәтләр китереп чыгаруын һамансаен ишетеп-белеп торабыз. Яңалыкка тотынганчы, шуларны хәтердән үткәрергә кирәк.

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев