Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Чиябашлылар – үзгә халык

Мамадыш районы Чиябаш авылы (Никифорово) кешеләрен башка карендәшләребез арасыннан танып була. Югыйсә, төс-кыяфәтләре дә бүтәннәр кебек, сөйләшүләрендә дә әллә ни аерма юк сыман. Ә менә, сүз катып, аралашып китсәң, шунда ук Чиябашныкы икәнен чамалыйсың.

Сабыйларча беркатлылыкмы, киң күңеллелекме, эчтән бөркелгән яктылыкмы шунда - әллә шуларның бөтенесе бергә җыелганмы... Чыгышы белән шул якныкы булган беренче укытучыбыз Василий Тимофеев артыннан юкка гына йөзәрләгән малай иярмәгән дә, аң-белем тарату юлыннан китмәгәндер. Язмабыз героеның аң-белем таратуга катнашы юк-югын. Ул - иң киң таралган һөнәрләрнең берсе - машина йөртүче булып эшли. Сөйләшүебезнең беренче минутларыннан ук анда да Чиябаш авылыннан икәнен күрсәтә торган чалымнар шәйләнә башлый. Сүзебез - Николай Казаков турында. Күптән түгел булып узган шоферлар көне уңаеннан, аның белән очраштык.
Үзебезнең карендәшебез Вячеслав Алчин җитәкләгән зур булмаган "Сигналдортранс" оешмасында эшли ул. "Николай турында языгыз, аның кебек эшләүче башка берәү юк. Үзе тәртипле, үзе ярдәмчел, "юк" дип бөтенләй әйтә белми", - диде кадрлар бүлегендә эшләүче Лия Фәсхетдинова.
"Юк"дип әйтә белми, дисәләр дә, үзе турында язарга җыенуыбызны белгәч, "юк, минем турыда язарга кирәкми", - дип кырт кисте Николай. Үзеннән әллә ни сүз тартып алып булмады, ә менә янәшә эшләүче иптәшләре сүзгә юмарт булдылар.
Чиябаш авылының илгә танылган умартачылары - Татьяна белән Иван Казаковлар семьясында туа ул. Туталы-энеле ике бала, тәпи киткәч тә диярлек, әниләренә умарталыкта ярдәм итә башлыйлар. Татьяна түтинең Мәскәү ВДНХсыннан алып кайткан дипломнарында Коляның да шактый хезмәте бар. Бал кортлары белән гәпләшеп, әвәрә килеп үсү егетне, бер яктан, эшкә өйрәтсә, икенче яктан, анда башкаларга карата ярдәмчеллек, кече күңеллелек сыйфатлары тәрбияли.
Армиягә киткәнче дә, хезмәт итеп кайтканнан соң да, "Яңалык" колхозы председателен йөртә ул. Семьяда бердәнбер малай буларак, әти-әнине картлык көннәрендә ул карарга тиеш икәнен дә исеннән чыгармый. Язмышларны үзгәртергә кешенең генә көче җитми шул кайчакта. Яраткан Чиябашын ташлап чыгып китәргә туры килә. Таныш булмаган шәһәр, таныш түгел яшәү рәвеше... Авылда яшәп калган балаларын, инде аерылмас дусларга әйләнгән умарта кортларын көн дә төшләрендә күреп саташа. Кирегә атларга, артка борылып карарга һич тә ярамаган чор була аның өчен. Ярый әле шул чакта яраткан эше - шоферлыгы коткара.
"Руль артына утырып, кузгалып китү белән, бөтен борчуларым онытыла. Машина тавышын ишетеп бару - матур җыр тыңлау белән бер минем өчен", - ди Николай, һөнәре турында сөйләгәндә.
- Машинаның да төрле чагы була. Ватылып та, "буксовать" итеп тә интектерә. Синең дә андый чакларың буладыр бит? - дип сорыйм.
- Тормышта төрле хәлләр була. Барысы да гел көйле генә бармый. Берчак, 32 градуслы суыкта, кыйммәтле йөк төялгән килеш, Ульяновск шәһәре янында ватылып калдым. Ярый әле, ышанычлы иптәшләрем бар. Чаллыдан килеп җитеп, буксир белән тарттырып кайттылар. Сап-салкын машинада, руль тотып, йөзләгән чакрым юл үттек. "Катып үлүләрем шушы икән", - дип уйлаган идем шул чакта. Кайтып җиткәч, бары да онытыла үзе. Икенче көнне тагын юлга чыгып китәсең. Ерак юлга чыгар алдыннан, семьяда төрле тавыш-гаугалар чыгарудан сак булырга кирәк. Руль артындагы ир-атның күңеле тыныч булырга тиеш. Өендә аны кадерле кеше итеп көтеп торуларын белү - шофер кеше өчен бик мөһим, - ди Николай.
Бер төрле машинада гына утырып йөрүне яратмый ул. Шуңа күрә дә, бүгенге эшендә аның өч машинасы бар. "Газеле"ндә запчастьлар ташый, үзе шофер да, экспедитор да. Җиңел машинада "шеф"ын йөртә. Алар Вячеслав Алчин белән 1989 елдан бирле танышлар, Николай әйтмешли, - "братлар". Ул рульдә булса, әллә нинди юлларга чыкканда да, "браты"ның күңеле тыныч. Аның карамагында тагын эвакуатор машинасы да. Сытылып беткән "авто"ны да, төяп алып кайтып, "курчак" итеп ясап чыгаралар. Әле менә гаражларына "солдатта булган", частьларда хезмәт иткән хәрби машиналарны кайтарып тутырганнар. Янгын сүндерү җайланмалары куеп, алардан авыллар өчен "пожарка" ясап чыгарырга кирәк икән. Монда да Николайдан башка булмый. Нишлибез, дигән сорауны, иң беренче, аңа бирәләр. Менә шулай, "три в одном" гына түгел, күп чакта "әллә ничә в одном"га әйләнә ул. Әйләнмичә булмый - ул бит Чиябаш авылы малае (аларның ниндилекләрен алда яздык!).
- Машинаның төзек чагына караганда, интектергән чагы күбрәк, диләр. Бер әйбере ватылса, җен ачуларың чыгадыр, - дигән сүзебезгә каршы, ул, көлеп кенә:
- Ә көйләнеп киткәннән соңгы рәхәтлекне кая куясыз? Шул "чирле" машинаны "терелтеп", яңадан йөреп кит әле. Бу бит - врач һөнәре кебек. Хәер, врачлар җансызны җанландыра алмыйлар, ә без ансын да эшлибез, - ди. Үз эшен шулай фанатларча яратучы кешеләр әллә ни күп очрамый. Ә менә Николай Казаков турынды шофер-фанат дип әйтеп була. Әнә шул сыйфаты аны башкалардан аерып торучы "чиябаш"лы итә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: водитель шофер Мамадыш районы Никифорово авылы