Туганайлар

Быелгылар - узган елгылардан акыллырак

Югары уку йортларына кабул итүнең беренче дулкыны тәмамланды. Шунысы сөенечле: кабул итү комиссиясендәгеләр фикеренчә, вузларга килүчеләрнең белем дәрәҗәсе елдан-ел үсүгә таба бара икән.

Быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге - беренче дулкында ук студентларның 80 проценты туплануында. Бу - абитуриентларның уку йортын сайлауга җитдирәк караганнарын күрсәтә. Вузга аттестатның төп нөсхәсен тапшыручылар өстенлектән файдаланалар бит.

Югары уку йортларына быел үзләрендә эчке имтихан үткәрергә мөмкинлек бирелде. Шулай булса да, күп кенә вузлар өстәмә сынау кертүне кирәк дип тапмаган.

Быелгы тагын бер үзенчәлек - ул абитуриентларның шәхси уңышлары исәпкә алыну. Моңарчы берничә еллар буена, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсенә таянып кына, укучыга объектив бәя биреп булмый, дип әйтә килделәр. Тик вузга керү шул тәртиптә кала бирде. Ә быел, ниһаять, укуда, спортта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән, актив булган егет һәм кызлар өстәмә баллар җыя алдылар. Һәр вуз теге яки бу уңыш өчен ничә балл өстәвен үзе хәл итте. Монда бер кагыйдәгә таянылды: укучының өстәмә баллары уннан да артып китәргә тиеш түгел иде. КФУда алтын медальлеләргә - 3, спорт җиңүчеләренә - 2, КФУның төбәкара олимпиадасында җиңүчеләргә - 2, Лобачевский исемендәге укучылар конференциясендә җиңүчеләргә 1 балл өстәү турындагы карарга нигезләнделәр.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры (КАИ) Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, Республикада белем бирүнең сыйфаты үсә, укучылар бигрәк тә, математика, физика, химия фәннәрен яхшырак үзләштерә башлаганнар икән. Киләсе уку елындагылар быелгыларыннан да белемлерәк булачак, дип фаразлый дәрәҗәле вуз җитәкчесе. Әле моңарчы укучыларның белемнәре түбән, дип әйтеп киленсә, бүгенге укучыларга бирелгән бәя барыбызны да сөендерергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: