Туганайлар

Булган ирдән тау курыккан

Бүген хөкүмәт авылларны күтәрү, халыкны эшле һәм ашлы итү мөмкинлегенең бер тармагы итеп фермер хуҗалыклар оештырып эшләтеп җибәрүдә күрә. Моның өчен берсеннән-берсе кызыктыргыч программалар эшләнә, дәүләт ярдәмнәре оештырыла. Кемнәрдер эш тә башлап җибәрә. Кемдер ота, кемдер оттыра. Тәвәкәллек ярты бәхет, диләр. Ә бит үзләренең фермер хуҗалыкларын 15-20 еллар элек үк...

Районда гына түгел, республика игенчеләре арасында да билгеле булган бу кешене күп кырлы шәхес дими мөмкин дә түгел. Аның хәтта тормыш юлында эшләгән профессияләре дә төрле-төрле генә булмыйча, игенчелек эшеннән шактый ерак торалар кебек. Бухгалтер-экономистлыкка техникум бетереп, колхозда баш бухгалтер, Әлмәттә авыл хуҗалыгы идарәсендә плановик-экономист, мәктәптә физика-математика укытучысы, "Дуслык" нефтьүткәргечендә инженер, авыл советы председателе, совхозда профком, партком секретаре, генераль директор урынбасары. Нәкъ менә шушы хезмәт юлында алган тәҗрибәләре, Илья Васильевичның бу тормышны үзгәртү өчен ни эшләргә кирәклеген яхшы белүенә китерәдер дә инде. Көрәшеп җиңә алу характерына ия кеше. 90 нчы еллар башында пай җирләрен арендага алып, совхоздан аерылып чыгарга, фермер хуҗалыгы оештырып, иген үстерергә карар итә ул. Әле моңа ирешкәнче аңа күп ишекләрне кагарга, күп кәрсәләрне исбатларга, күп нәрсәдән баш тартырга туры килә. Чөнки бу чор фермерларга әле шикләнеп караган, ярдәм кулы сузарга бик ашкынып тормаган чор бит. Ләкин ничаклы гына кыенлыклар очраса да, ул туктап калмый.

- 1998 елның мартында, өч ел йөргәннән соң, без, ниһаять, "Байрак" кооперативы булып теркәлү үттек, - дип искә ала Илья Васильевич. - Майда 376 гектар җир бүлеп бирделәр. Бу инде ул чактагы "Токарликов" совхозының иң начар, ничә еллар буена эшкәртелмәгән ташландык хәлдәге җирләре иде, дисәк тә ялган булмас. Беренче еллар бик авыр булды. Техника юк, орлык әз, кайчан ташлап китәрләр, дип читтән күзәтеп, көтеп йөрүчеләр күп иде. Беренче елны уңыш та совхозныкына караганда бермә-бер ким булды.

Шулай да "Байрак" кооперативы бирешми һәм аның җитәкчесе башлаган эшне ташламый. Тормышның төрле тармакларында эшләп җыйган тәҗрибәсе бик тә ярдәм итә Илья Васильевичка. Кайберәүләр кырын күз белән караса да, теләктәшлек белдереп, ярдәм кулы сузучылар күбрәк була. 2001 елны инде кооператив хуҗалык кырларыннан гектарыннан 55 центнер арпа, кырык бишәр центнер көзге бодай җыеп алалар.

Илья Васильевичның авырлыкларны җиңеп, уңышка ирешә алуының тагын бер сере - улы Владимирның аңа таяныч булуындадыр. Әтисенең юлдагы киртәләрне вата-җимерә үз максатына баруын читтән генә күзәтеп тора алмый ул. "Елховнефть" идарәсендә югары урыннардагы эшен калдырып, семьясы белән Кәләйгә кайтып урнаша. Әтисе белән җигелеп хуҗалыкны алып барыша. Белеме буенча экономист, инженер-механизатор Владимир Брагин бүген инде "Байрак" хуҗалыгының председателе.

Хәзер "Байрак" хуҗалыгының 2000 гектар җире бар. Берничә ел элек аларга күрше "Борискино" хуҗалыгын да биргәннәр. Дөрес, бу хуҗалык игенчелектән бигрәк, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Брагиннар аңа да бик шат. Иген үскән җирдә мал тук була, диләр. Быел алар 500 гектар җирдә арпа, мең гектарында көзге бодай чәчәргә исәплиләр. Әле бит җирне парга калдырып ял иттерәсе дә, үз кирәклекләренә яшелчә, бәрәңге үстерәсе дә бар.

- Фермер эше бер дә җиңел түгел, - ди Илья Брагин. - Җирне карасаң гына, уңыш алып була, моны барыбыз да яхшы белә. Елдагы 12 айның яртысын кырда үткәреп, тәүлекнең 24 сәгатендә дә шуның белән шөгыльләнсәң генә нәрсәгәдер ирешеп була.

Икмәк үстерү генә түгел, җыеп алгач, аны урнаштыру, сату да кирәк бит әле. Менә бусы тагын да катлаулырак мәсьәлә инде.

- Хөкүмәт менә шушы эштә фермерларга булышмый инде. Һәркем, зур-зур элеваторлар төзеп, анда тиешле температура булдырып, ашлыкны сакларга куя алмый. Моны бергәләшеп, дәүләт ярдәмендә генә эшләп була. Юк, күпме генә сөйләшсәк тә, бер нәтиҗәгә дә ирешә алмадык, - дип борчыла Илья Брагин. Әйе, фермерларның күбесен борчыган проблема бу. Әгәр фермер икмәкне үстереп кенә биреп, дәүләт аны урнаштыруны үз өстенә алса, бәлки дөресрәк тә, файдалырак та булыр иде. Бәлки фермер хуҗалыкларына караш уңай якка үзгәрә барган бүгенге көндә мондый проблемалар да хәл ителер.

Кәләйдә Брагиннар нәселе зур нәсел. Эшчән, тырыш халык. Авылдашларына ярдәмнәре дә күп. Арзан бәядән генә фуражын да, ашлыгын да бирәләр. Авыл-ны төзекләндерүгә дә, төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыруга да өлешләре керә. Илья Василь-евичка киңәш белән дә, ярдәм сорап та килә авылдашлары. Беркемне кире бормый, ярдәмсез калдырмый ул. Кәләй авылы Әлмәт шәһәренә терәлеп үк тора. Матур авыл, бай авыл. Шушы матурлыкны булдыруга "Байрак" кооператив хуҗалыгын җитәкләүче Брагиннарның да өлеше зурдан. Юкка гына алар Әлмәт районында иң нык хуҗалыкларның берсе дип аталмыйдыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: