Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бөтендөнья пәрәвезе – яхшымы, начармы?

Бүгенге көндә компьютеры булмаган семья да сирәктер. Компьютерың бар икән, димәк, интернет челтәргә дә тоташкансың, дигән сүз. Чөнки Интернетсыз компьютер ул - утынсыз мич кебек, ни җылысы, ни башкасы, дигәндәй... Дөньядагы һәрнәрсәгә кагылышлы сорауларга җавап таба торган шушы акыллы "челтәр"дән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмый башладык. Бер яктан...

Анатолий Павлов, эшмәкәр:

- Интернет минем өчен акча эшләү чыганагы. Ул бетсә, акчасыз, эшсез калам, дигән сүз. Яңабаштан барысын булдырасы, башкача юллар табасы була. Интернетның шәп нәрсә буласына ышана идем һәм ул өметләрне аклады. Барлык заказларны, алыш-бирешләрне шуның аша гына башкарабыз. Хәтта, билетларны да өйдән чыкмый гына гына сатып алабыз бит. Ул - безнең яшәү рәвешенә әверелде.

Данил Марков, шоумен:

- Төрле социаль челтәрләргә сарыф иткән вакытым янга калыр иде, хатыным, балаларым белән күбрәк аралаша башлар идем.

Роза Мухина, реклама студиясе менеджеры:

- Бу сорауга ике күзлектән чыгып карарга кирәк. Бөтен кешелек дөньясын гомумиләштереп караганда - әллә ни куркынычы юк, дип уйлыйм. Элек күп нәрсә булмаган: электр да, радио-телевидение дә. Шулай да яшәгәннәр. Башка хәбәрләшү чаралары табарга була. Интернет уйлап таба алганны, аның урынына башкасын булдырырлар әле. Ә инде бары миңа гына кагылганда, дөресен әйтәм - бик кайгырачакмын, эффектлы, мобиль булудан туктаячакмын.

Ринат Мусин, инженер-механик:

- Интернет югалса, кәгазь өемендә казына башлаячакбыз инде. Төрле тармакларга караган өлкәдә хезмәт куючылар үзләренең клиентларын югалтачаклар. Аңа нык бәйләндек бит инде, ияләштек. Яңалыклар белән дә Интернет аша танышабыз, булачак һава торышын да шуннан карап беләбез. Шулай да, ничек кенә булмасын, Интернет беткәннән үлмәбез әле, игътибарны күбрәк башкага җәлеп итәрбез, спортка, мәсәлән...

Лариса Митрофанова, психолог:

- Минем үземнең бер нәрсә дә үзгәрмәс иде. Интернеттан бары һава торышын карыйм да, сирәк кенә профессиямә караган әдәбият эзләп керәм. Шуңа күрә, Интернетның юкка чыгуы минем өчен катастрофа булмас, дип уйлыйм.

Руслан Камалов, техник-архитектор:

Интернеттан башка тормыш - тормышмыни ул? Мин үзем техник белгечләр өчен булган форумнарда катнашып баруны таләп итә торган эштә эшлим. Шулай ук анда библио-текаларда булмаган бик күп эшкә кагылышлы статьялар табарга була. Моннан тыш, кәгазьдә булган техник литератураны электрон вариантка әйләндерүче бик күп проектлар бар. Аларны куллану эшне күпкә җиңеләй-тә. Бүгенге көн инженерларының, программистларының һәм башка бик күп профессия кешеләренең эшен Интернетсыз күз алдына да китереп булмый.

Артур Германов, юрист-консультант:

Интернеттан башка тормыш 1000000 тапкыр яхшырак, кызыклырак һәм бай булыр иде.

Интернет үзенә кызыктыра, тарта. Виртуаль тормыш сине үз воронкасына суырып алган икән, аннан ансат кына котылырмын димә. Ул - наркотик кебек акылны, фикерләүне, уйлау сәләтен җимерә, әкренләп зомбига әйләндерә. Мин аны - вәхшилек, пычраклык, гайбәт һәм башка шуның ише ямьсезлек, шакшылык оясы дип саныйм.

Реаль тормышта яшәргә кирәк, ул - чынбарлык. Анда хисләр дә, гамәлләр дә табигый. Бер-беребезгә җансыз смайликлар аша түгел, ә реаль хисләр белән карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет