Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Бәрмәнчек”кә Минзәләлеләр бәясе

2 ноябрь көнне "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле Минзәлә шәһәрендә концерт күрсәтте. Инде биш ел эшләп килсәләр дә, ансамбль артистларының әле Татарстанның бу төбәгенә барып чыкканнары булмаган. Реклама җитеп бетмәгәнме, Минзәлә халкы керәшен яңалыклары белән җитәрлек кызыксынмыймы - сәбәбе нәрсәдәдер - концертка халык әз килде, тамаша залы яртылаш буш иде....

Надежда Тихонова - тумышы белән Мамадыш ягыннан, Минзәләдә яши:
- Ансамбльнең концертын телевизордан караганым булса да, үзләрен "живьем" күргәнем юк иде. Безнең якларга килеп чыгуларын бик көтә идем. Ниһаять, менә концертны карау бәхетенә ирештем. Ике сәгатьтән артыклык программаны бер тын эчендә карыйсың. Җитми дә кала әле. "Тәмле әйбер" шулай күп булмый инде ул. Үзләре дә, костюмнары да бик матур. Артистлар бары да "тере", сәхнәдә ялт-йолт итеп кенә йөриләр. Олы яшьтәге биатаем - Михаил Яковлевич та барган иде концертка. Аның да фикере уңай. "Молодцы! Үзебезнекеләр белән горурланып утырдым. Яшь чакларны искә төшерделәр. Безнең яшьлек сәхнәдә түгел, тормышта нәкъ әнә алар күрсәткән рәвешле узды", - диде ул. Безнең янда утырып караган берәү генә, концерт беткәч, "Биюләре бертөрлерәк. Аларны сюжетлы итеп корып булмый микәнни? Телевизордан караганда, бүтән төрлеләре дә бар иде, югыйсә", - диде. Минем үземә алай бертөрле күренмәде күренүен. Төптән уйлап карасаң, ул тамашачының да сүзендә хаклык бар бугай.
Минем үземә ошамаган нәрсә - ул сәхнәдән төтен чыгару булды. Шундый матур җыр башлана, рәхәтләнеп тыңлыйм, дисең, шул чакта, паровоз пуф-пуф иткәндәге тавыш чыгарып, сәхнәгә төтен бөркелә. Теге җырчы бөтенләй күренми, төтен эченнән шәүләсе генә шәйләнә. Шул нәрсә матур була микәнни инде? Ул төтенне бөтенләй кулланмасыннар иде.
Роза Смирнова - тумышы белән Мөслим районы Яңа Усы авылыннан, Минзәләдә яши:
- Концерт бик ошады, яхшы булды. Тик күңелдә бер кытыршылык калды. Сәхнәдә куелган күренешләрдә Мамадыш, Казан яклары бию-җырлары гына булды. Минзәлә, Мөслим якларында керәшен җыр-биюләре бөтенләй юк, диярсең... Мәлкән, Усы авылларының керәшен фольклор ансамбльләре башкаруында нинди генә җырлар яңгырамый. Шуларны өйрәнеп, репертуарларына кертергә иде аларга. Шундый танылган ансамбль җыручылары башкарганда, алар тагын да матуррак яңгырарлар иде. Гел-гел ишетеп торсаң да, үзеңнеке кадерлерәк бит ул. Икенче юлы безгә килгәндә, программага безнең төбәк көйләрен дә кертсеннәр иде.
Биюләргә тукталсак, алары да бик ошады. "Бигрәк җиңел сөякле инде бу керәшен җегетләре, очып кына китмәсәләр ярар иде", дип, сокланып та, борчылып та утырдым.
Борис Христофоров - Кадрәк авылында туган, Минзәләдә яши:
- "Чабата" биюен карагач, яшь чакта чыгарган бер шигырем дә искә төште. Бер уңайдан, шуны гәҗит укучыларыбызга да ишеттерәсем килә.
Чабата
Бәйрәмнәрдә кияргә дип,
Без ясадык чабата.
Аннан ары җыр чыгардык
Чабатага карата.
Чабатасы - чабата!
Аны кызлар ярата.
Аякка су үткәрсә дә,
Күр, ничек тыпырдата!
Әй, чабата, чабата,
Эзе сырлы, шакмаклы.
Авыл халкы күп җырлады
Без чыгарган такмакны.
Клубларда без биедек
Яңа чабата киеп.
Чабата да бер сөенсен,
"Мин дә биедем", - диеп.
Их, чабата, чабата,
Түгел шул ул "кожаный",
Бөтен кешегә дә ошый -
Мин дә салмам, пожалый.
Кимә итек, ки чабата,
Чабата вак атлата.
Сөйсәң сөй керәшен кызын -
Безне алар санната.
Әй, чабата, чабата,
Юл йөрергә ярата.
Киндерәсен урый-урый,
Озын төндә таң ата.
Яңа чабатаны киеп,
Урадым урамнарны.
Киндерәсе өзелгәчтен,
Күрсәтте нужаларны...
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр чабата.
"Яңа чабата кирәк", - дип
Сөйгәнем аптырата.
"Бәрмәнчек" күрештерде: Роберт Шәймәрданов (сулда) белән Борис Христофоров
Менә шул. Концертка килгәч, никадәр танышларны, авылдашларны очраттым. Карендәшләрне җыйган, күрештергән өчен дә зур рәхмәт әйтәсе килә концертны оештыручыларга.
Минзәләлеләр "Бәрмәнчек" концертына әнә шундый зур бәя бирделәр. Концерт беткәннән соң, сәхнәгә менеп, сүз алган Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов болай диде:
- Минзәлә тарихында керәшеннәрнең өлеше зур. Драма театрында үзенең югалмас эзен калдырып киткән Анатолий Богатыревны гына алыйк. Ул тудырган образларны Минзәлә халкы әле дә сагына. Озак еллар буена район башлыгы булып эшләгән Гиоргий Куприановның исемен атау белән, шәһәрдә башкарылган күпме эшләр күз алдына килә. Аның тынгысыз характеры аркасында, Минзәләбез танымаслык булып үзгәрде, республикадагы иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнде. "Бәрмәнчек"нең бүгенге концерты керәшен культурасының ни дәрәҗәдә бай икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте. Ансамбльгә бәя биреп, "Сезгә - Браво!" дип кенә әйтергә кала.
Боларга өстәп, нидер әйтү - үзе урынсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бермянчек Минзәлә районы