Борчылырга урын бар
20 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты Чаллыда күчмә утырыш уздырды. Соңгы 10 елда Республикабызның дәүләт телләре ни хәлдә, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның телләре нинди сынаулар кичерде, алда безне ниләр көтә? Депутатлар, мәгариф хезмәткәрләре, төрле оешма вәкилләре шул сорауларга җаваплар табарга тырышты.
Белүебезчә, 1994 елда ук телләр үсеше буенча Рес-публиканың дәүләт программасы төзелде. 2004-2013 елларга да шундый ук программа кабул ителеп, бүгенгә кадәр эшләп килде. Комитет рәисе Разил Вәлиевнең: "Программа кабул ителсә дә, аны тормышка ашыру механизмнары тиешенчә эшләнеп җитмәде," - дигән сүзләреннән үк бу өлкәдә хәлләрнең бик үк шәптән түгел икәнлеге аңлашыла. Мәгариф һәм фән министрлыгындагы 2-3 кешелек штат кына мондый масштабтагы эшне ерып чыгарлык түгел шул.
Утырыштагылар Бердәм дәүләт имтиханнарының кер-телүе дә соңгы елларда туган тел үсешенә киртә булуын күрсәттеләр. Ана телендә белем бирү узган ел белән чагыштырганда инде ел башына ук 44,43 проценттан 43,6 процентка кадәр кимегән. Мөслим, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Саба, Әтнә, Актаныш, Чирмешән, Аксубай районнарында татар телендә белем алучылар саны артса, Югары Ослан, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск районнарында аларның саны шактый кимегән.
Телләрнең үсеш программасын тормышка ашыру механизмнары турында сөйләгәндә, комитет рәисе Разил Вәлиев, инде 20 ел элек кабул ителеп тә, бүгенгә кадәр үтәлми килүче бер карарны искә төшерде. Ул - Дәүләт Советының, ул чакта Югары Советның, ике дәүләт телен үз эшендә кулланган дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләү турындагы карары. Тик Министрлар Кабинеты әлеге өстәмә түләүнең кемнәргә бирелергә тиешлеге турында документ әзерли алмаган, шунлыктан әлегә кадәр бу карар үтәлми килгән. "Шунысы сәер, без Конституциябезгә Президентның ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге хакында язып куйдык. Ә нигә әле премьер-министр, министрлар, гомумән, дәүләт түрәләре, депутатлар дәүләт телләрен белмәскә һәм кулланмаска тиеш?" - дигән канәгатьсезлеген белдерде Разил Вәлиев.
Оптимизация дигән булып, авыл мәктәпләренең санын ки-метү дә туган телебездә укучылар санын шактый киметте. Кирегә борылып, әллә ниләр эшләргә теләсәк тә, соңга калдык, поезд инде китте... Әллә әле китеп кенә барамы? Йөгереп барып, нидер эшләргә өлгерә алабызмы? Монысын - вакыт күрсәтер.
Күчмә утырышта катнашучылар көн дәвамында Чаллының мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Алар Чаллының "Чишмә" милли мәдәниятләр үзәгенә дә килеп киттеләр. Милли җәмгыятьләрнең үз телләрен саклаудагы эш тәҗрибәләре белән кызыксындылар. Кунаклар Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов, керәшен якшәмбе мәктәбе директоры Нина Кудряшова һәм бу мәктәпкә йөрүче балалар, "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбле җырчылары белән дә күрештеләр. Очрашудагыларның һәммәсен бер мәсьәлә - туган телне ничек саклап калырга дигән мәсьәлә борчыганы аңлашылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев