Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бүләккә "Туганайлар"!

Редакция почтасына эчтәлеге бер-берсенә охшаш берничә хат килде. Алар - авылдашларына "Туганайлар" газетасына яздырып, бүләк ясаучылар турында. Зәй районы Керәшен Мәлеменнән ветераннар Казанда яшәүче Иван Батьковка рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Түбән Кама районының Олы Аты авылыннан чиркәүгә йөрүче әбиләр шулай ук газета подпискасын бүләк иткән карендәшләренә - Валерий Ивановка җылы эчтәлектәге...

Редакция почтасына эчтәлеге бер-берсенә охшаш берничә хат килде. Алар - авылдашларына "Туганайлар" газетасына яздырып, бүләк ясаучылар турында.
Зәй районы Керәшен Мәлеменнән ветераннар Казанда яшәүче Иван Батьковка рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Түбән Кама районының Олы Аты авылыннан чиркәүгә йөрүче әбиләр шулай ук газета подпискасын бүләк иткән карендәшләренә - Валерий Ивановка җылы эчтәлектәге сәламнәрен юллыйлар, рәхмәтләрен җиткерүебезне сорыйлар. Чистай районыннан килгән хатта якташлары - Аркадий Ивановны олы юбилее белән котлап, подписка бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәләр.
Керәшеннәр арасында бер-берсенә ярдәм итүләр гомер-гомергә булган һәм хәзер дә дәвам итә. Эшләгән яхшылыклары турында кайберәүләр кешегә белгертүне бөтенләй өнәмиләр. Ниндидер яхшылык эшләүләре турында - ул булсын чиркәүгә керткән өлеш, ул булсын ветеранга ярдәм, зират коймасын яңарту - фамилияләрен күрсәтмәскә, кем икәнен белгертмәскә кушалар. "Игелек ит тә диңгезгә сал, балык белер - балык белмәсә, халык белер", - дигән мәкаль әнә шундыйларга карата чыгарылгандыр.
2015 елның икенче яртыеллыгына "Туганайлар"га язылу дәвам иткән бу көннәрдә ветераннарны сөендергән юмарт карендәшләребезнең исем- фамилияләрен атап, рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар: Чаллыдан Игорь Батаев, Клементий Малов, Петр Кудряшов, Альберт Петров, Александр Андров, Виталий Агапов, Түбән Камадан Геннадий Муллин, Юрий Иванов, Сарманнан Валентин Сапожников, Балык Бистәсеннән Александр Баширов, Мамадыштан җирле үзидарә башлыклары, Казаннан Николай Кутузов һәм башкалар. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән бу көннәрдә әби-бабайларыбызга шундый бүләк ясасак, үзебез өчен дә, аларның күңелләрен күтәрү өчен дә бер саваплы эш булыр иде. Игелекле эштән читтә калмагыз!
"Туганайлар" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев