Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бишенче Дуслык йорты ачылды

18 ноябрь көнне Менделеевск шәһәрендә Татарстан Халыклары Ассамблеясының чираттагы утырышы узды. Утырыш республикадагы бишенче Халыклар Дуслыгы йорты ачылу көненә туры килде. Ул шәһәрнең үзәгендә, Гассар исемендәге культура йортының икенче катында урын алган. Биредә 8 төрле милли җәмгыятьнең вәкилләре урнашкан. Бүлмәләрнең берсендә Менделеевск керәшен җәмгыяте урын алачак. Район администрациясе җитәкчесе Валерий...

18 ноябрь көнне Менделеевск шәһәрендә Татарстан Халыклары Ассамблеясының чираттагы утырышы узды. Утырыш республикадагы бишенче Халыклар Дуслыгы йорты ачылу көненә туры килде. Ул шәһәрнең үзәгендә, Гассар исемендәге культура йортының икенче катында урын алган. Биредә 8 төрле милли җәмгыятьнең вәкилләре урнашкан. Бүлмәләрнең берсендә Менделеевск керәшен җәмгыяте урын алачак. Район администрациясе җитәкчесе Валерий Чершинцев үз докладында районда нинди халыклар яшәгәнлеккә тәфсилләп тукталды. Районда 1310 керәшен булып, алар бар халыкның 23,8 процентын тәшкил итә икән.

Бөтен республикадан милли оешмалар җитәкчеләре, район администрацияләре вәкилләре җыелган утырышны ачып җибәргәндә, Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин күчмә утырышларның төрле районнарда узуын һәм бу башлангычның үзен аклавын әйтеп китте. Мондый утырышларда районнар үзләренең милли мәсьәләләр буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Милли-мәдәни оешмаларның эшләре катлаулана һәм рольләре зурая бара. Хәзер традиция, гореф-гадәтләрне саклау өстендә генә эшләү белән чикләнмиләр, ә республикабызга килүче мигрантларга җирле шартларда адаптация үтзргз дз булышалар. Идел буе Федераль округында быел читтән килүчеләрнең саны 1 миллион 74 мең булып, шуларның 60 процентыннан артыгы Татарстан белән Башкортостанга туры килә. Республикабызда Украинадан килгән кешеләрнең саны да мең ярымга якынлаша икән.

Соңгы ун ай эчендә Татарстанга 157 ил вәкиле кергән. Шуларның 67 проценты СНГ, 32 проценты - чит илләрдән. СНГдан килүчеләрнең күбесе Үзбәкстан, Таҗикстаннан булса, чит илләрдән килүчеләр рәтендә беренчеләр булып Төркия белән Германия тора икән.

"Республикабыздагы халыклар дуслыгы бер-ике көндә булдырылган әйбер түгел, ул гасырлар буена формалашкан. Бүгенге һәм киләчәк буыннарның бурычы - шушы байлыкны саклау", - диде парламент башлыгы.

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев