Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бәхет тигез картлыкта икән

Кешенең холкына, табигатенә эчәр сулары да тәэсир итә, диләр. Җир астыннан ургып чыккан йөзләгән чишмәләрнең юл башы булган Комазан Башы авылының һәр кешесе тормышта үз юлын, үз сукмагын тапкан. Николай Егорович Сергеев та менә шушы авылда туып-үсә.

Кечкенә Коляга да, барлык сугыш алды балалары кебек, ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Әтиләрен сугышка алалар. Әниләре 6 баланы ачтан үтермәс өчен, барлык тырышлыгын, көчен куя. Николай 15 яше тулар-тулмас, Казанга ФЗОга чыгып китә... Армия хезмәтеннән кайткач, Коляның күңелен ачык, түгәрәк йөзле, кечкенә дә, төш кенә булган Федосия яулый. Алар дуслашып йөри башлыйлар. Яшь егет шахтада эшләүче ике абыйсы янына юл тота. Олы абыйлары - бригадир, ике энесе - звено җитәкчеләре. Алдынгылыкны беркемгә дә бирмиләр. Тик сөйгәнен сагынуларга түзә алмый, Николай кабат авылына кайта. Федосия белән кушылалар. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы чибәрдән-чибәр кызлар дөньяга аваз сала.

Николай авылдан чыгып китеп, заготконторага хәзерләүче булып урнаша. Тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, тагын да җаваплырак җиргә -"Пятилетка" совхозына маллар кабул итеп торырга куялар. Монда эшләгәндә еллар сандыгына салып калдырган уку, белем алу хыялын да тормышка ашыра: Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Кайда гына эшләсә дә, Николай Егоровичка зирәк акылы, алга карап фикер йөртә белүе, тырышлыгы, эшкә чын күңелдән бирелгәнлеге, оештыру сәләте ярдәм итә. Җәмәгать туклануы өлкәсендә 20 ел эшли ул, шуның 10 елы - директор вазифасында. Бу чорда 4 ашханә, "Снежинка", "Чулпан", "Вятка" кафелары, яшелчә саклау складлары ачыла. Яңа бинага күчәләр. Икмәк заводында казылык, туңдырма, лимонад цехлары һәм башкалар ачыла... Николай Егоровичның гомере хезмәттә үткән, күп нәрсәләргә ирешелгән. Моңа ныклы терәге-таянычы, көчле тылы - гаиләсе булу да ярдәм иткәндер. Гомер буе ирен кайгыртып яшәүче ипле, сабыр, акыллы хатыны Федосия Степановна һәрвакыт янәшәсендә. Красная Горка авылында үз куллары белән салган зур, якты йортта яши бүген Федосия һәм Николай Сергеевлар. Бер-берсен кайгыртып, кадерен тоеп 50 ел гомер узып та киткән. Балалары Елизавета белән Нина - бухгалтерлар, Валентина балалар бакчасында музыкадан белем бирә, Римма - коррекция мәктәбендә тәрбияче. Кызлар бер-берсенә ярдәм итеп, дус-тату яшиләр.

Бәхет нәрсәдә дип сорасаң, картлыгыңда терәк-таяныч булырдай кешең булу, балаларыңның исән-сау булуы һәм оныкларыңда дәвамыңны күрүдә, дип җавап бирерләр иде Сергеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семья Мамадыш районы Красная Горка