Бергәләп тырышыйк
Чаллы шәһәренең 52нче татар мәктәбендә башлангыч сыйныфларда эшләүче, 34 еллык гомуми педагогик стажы булган югары категорияле укытучы Мария Петровна Яковлеваның балалары беренче класска кергән әти-әниләргә кайбер киңәшләре бар.
Бала өчен мәктәп тормышы башлану - җитди стресс ул. Бу чорда аңа ничек ярдәм итәргә?
- Мәктәпкә өйрәнү чоры ике айдан алып ярты елга кадәр сузыла. Кайбер балалар икенче көнне үк, мәктәбегезгә аяк та атламыйм, анда рәхәт түгел, дип, характер күрсәтергә тотына. Моңарчы балалар бакчасына йөрмәгән, күп баланың берьюлы бер урында җыелуын күрмәгән, гаиләдә бердәнбер булып үсүче, әти-әнисен "биетеп" кенә торучы нәнигә адаптация чорын үтү аеруча читен.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала күрсәтмә-образлы фикер йөртә: әйләнә-тирәдәге әйберләрдән яңалык ала, аны анализлый, тик игътибарын озак итеп бер нәрсәгә туплый алмый, бер уенчыктан икенчесенә күчә. Ә мәктәпкә килгәч, аңлы рәвештә, игътибарны бер объектта озаклап туктатырга кирәк була. Җитмәсә, 40 минут буе, боргаланмыйча, тик утырталар! Нәкъ менә игътибарны бер нәрсәгә юнәлтүгә, бирем үтәүгә корылган күнекмәләрне әти-әниләр өйдә дә таләп итсеннәр иде. Башка балаларның уңышларын күрсәтеп, аларны гел мактап, үзегезнекен кимсетүдән сакланыгыз. "Мин булдыра алмыйм" дигән уй башына кереп урнашмасын, классташларына карата дошманлык хисе тумасын. Бала алдында укытучыны тикшерү, аның таләпчәнлеген усаллык дип атау, өй эшенең күплегеннән зарлану балагызның мәктәптән читләшүенә китерер.
Өйдә режим үтәмәү дә баланы авыр хәлдә калдыра: тәнәфестә рәхәтләнеп уйнап яткан җирдән бүленеп, нигә әле ул кызыксыз дәрескә кереп, 40 минут селкенмичә утырырга тиеш?! Укытучы мәктәптә гомум уку режимына өйрәтсә, әнисе өендә көн режимын үтәтсен: "теләсә нишләргә ярый"га өйрәнгән бала, "ярамый"лы урынга барырга теләмәячәк. Бала тәрбияләгәндә укытучы белән әти-әни бер юнәлештә эшләсә генә, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кеше белем йортының үз өеннән дә рәхәтрәк урын икәненә төшенер. Балаларыбыз таза-сау булсыннар, укыту-тәрбия процессында аңлашып, бергә-бергә эшләргә язсын.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 16:26В поселке Татарстан прошел урок мужества и патриотизма к 77 – летию снятия блокады Ленинграда Работники Князевского дома культуры рассказали детям о том, как началось наступление немецких войск на Ленинград и о том, как город был взят в блокадное кольцо5600
-
27 гыйнвар 2021 - 16:04У многодетной семьи из Старого Тябердина – новоселье В Старом Тябердине сдали в эксплуатацию новый дом6100
-
27 гыйнвар 2021 - 15:09В поселке Татарстан провели вечер - реквием «Набат памяти» в Международный день памяти жертв холокоста Работники дома культуры в сопровождении презентации «Набат памяти» рассказали учащимся Князевской школы историю Холокоста, о событиях, связанных с этой трагедией, о самых страшных и самых известных его символах — Освенциме и Бабьем Яре6900
-
27 гыйнвар 2021 - 12:50Советы астрологов представителям всех знаков зодиака, как разбогатеть в 2021 году Звезды каждого наделили определенными чертами характера, подарили особые преимущества и немного удачи9200
-
27 гыйнвар 2021 - 12:19Синоптиклар Татарстанда томан һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә Бүген республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин6300
-
27 гыйнвар 2021 - 11:43Вадим Захаров: Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде мин, егетләр Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды. Әдәп саклап тору юк, киңәш бирү, төрттерү, шаяру китә. Вадим Захаровтан да: “Ачуыңны китергән, йөрәгеңә тия торган темалар бармы?” – дип сорагач, шул хакта сөйләп китте18300
-
27 гыйнвар 2021 - 11:09Алина Каримова (Прокопьева): Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар – Алинә һәм Азат Кәримовлар тиз арада тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Җырчы гаилә концертлар белән дә йөри, туйлар, юбилейлар да алып бара10200
-
27 гыйнвар 2021 - 10:31Мунчада белеп чабын! Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә8300
-
26 гыйнвар 2021 - 16:2126 январьга йолдызнамә Эштә дә, гаиләдә дә үзегезне тыныч тоту мөһим. Артык хискә бирелү аларның йомшак якларын гына ачып салыр. Кайберәүләр шуннан бик оста файдаланырга мөмкин14700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:46Кряшенские ансамбли выступили на концертах к открытию Года родных языков и единства народов В Татарстане 2021 год объявлен годом родных языков и народного единства17100
-
26 гыйнвар 2021 - 11:39«Игелекләр эшләп яшәсәң...» Әгәр ул бүлмәгә килеп керсә, аннан ниндидер яктылык агыла кебек – елмаюы, ачык йөзе белән тирә-юньне балкыта. Бу сүзләр Афанас мәктәбенең чит телләр укытучысы мәгариф отличнигы, дүрт медаль иясе, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән Лидия Тартмина турында15400
-
26 гыйнвар 2021 - 11:02На приеме граждан в Большом Елово сельчане попросили аптеку и интернет В селах Елабужского района начались отчетные сессии глав сельских поселений15200
-
26 гыйнвар 2021 - 10:26Ләке җирлегендә авылдашлары Ямаш Игәнәйгә хөрмәт яши Күренекле шагыйрьгә багышлап, аллея дә ясаганнар җирлектә16500
-
27 ноябрь 2020 - 13:59Анонс номера от 26 ноября
-
27 гыйнвар 2021 - 16:31Керәшен яшьләре картингта ял итте26 январь көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары, Студентлар көне уңаеннан, картингка барып ял иттеләр5900
-
25 гыйнвар 2021 - 09:57Һаман Камилне көтеп йөрим... 28 декабрьдә җырчы Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов арабыздан китеп барды... Аңа 62 яшь иде. Ышана торган хәл түгел иде бу. Сәбәбе — тромб. Камил абый Курган зиратына җирләнде43701
-
25 гыйнвар 2021 - 10:37Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр26205
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика