Туганайлар

Бер ел ул – бик озын гомер икән

Бала табу - бер авыр, аны багу - мең авыр, диләр бездә. Балаң малай булып туса, шомы да өстәлә икән күңелгә. Малайны бит аны егет итеп үстереп, армиягә дә озатасы бар.

18 яшькә хәтле әллә никадәр гомер бар әле, алдан ук хәсрәтләнеп куймыйм, дип тынычландырдым үземне. Ундүрте тулгач, балам паспорт алды. Тиздән үзен военкоматка йөртә башладылар. Менә шул чакта эчем яна башлады инде. Җитмәсә, армиядәге тәртипсезлекләр турында газета-журналларда гел язып торалар. Соңгы елларда телевизор экраннарында әллә нинди куркынычлар күрсәтеп, аналарның ушын алалар. Кавказдагы хәлләр дә күңелне тырнап тора. Хөкүмәт кешеләрен дә, кавказлыларны да эчтән генә сүгеп атам да, тынычланып, әле барысы да әйбәт булыр, дип, киләчәккә матур өметләр баглыйм. Әле мәктәптән соң югары уку йортында укыйсы бар, законнар гел үзгәреп тора, алга таба бер җүне чыгар, дип, үз-үземне юатам. Тик балам соңгы елларда: "Мин армиягә барып хезмәт итеп кайтам", дигән сүзләрне еш әйтә башлады. Үзем эчтән ут йотсам да: "Әйе, егет кешегә армия кирәк инде ул. Безнең заманда армиядә хезмәт итмәгәннәргә кимсетеп карыйлар иде," - дип, аның сүзләрен җөпләп куям. Улым мәктәптә дә, вузда укыганда да проблемалы бала булмады. Юк-бар белән мине мәшәкатьләп, борчып йөри торган гадәте юк иде. Аның спорт белән дус булмавын күреп, үзем эчтән генә шомлана идем, анысы. Шөгыльләним дисә, вакыты да, җае да бар иде, югыйсә. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә армиядә җиңелгә туры килә, дигәнне гел ишетеп торабыз бит. Бу яктан аны җиңә алмадым мин.
2012 елның 15 июне көнне военкоматтан повестка тотып кайткач, аяк астымдагы җир убылып киткәндәй булды. Әзер кебек идем бит, югыйсә. Юк икән, моны күтәрергә әзер түгелмен икән... Бу минутта минем ниләр кичергәнемне үзләре балаларын озаткан солдат аналары гына аңлар. Ә менә улым ниләр кичергәне миңа билгесез бер сер булып калыр, мөгаен.
Улым Денис бүгенге көндә Саратов өлкәсе Вольск хәрби шәһәрчеге янындагы химия-биология частьларында хез-мәт итеп ята. Өйдән чыгып киткәненә 8 ай вакыт үтте. Баштарак ике арада хатлар йөреп торса да, хәзер инде атнага бер тапкыр телефоннан гына хәбәрләшеп торабыз. Моңа хәтле солдат хезмәтеннән зар-ланганы булмады. Егет кеше әнисенә зарланып тормас инде анысы. "Яхшы һәм тәмле ашаталар, монда режим бит, әни. Мин инде 8 килога тазардым", - ди, аралашканда. Кыерсыту дигән нәрсә гел юк, без Татарстан егетләре, бер йодрык булып, бер-беребезне саклап, яклап яшибез, ди. Монда яп-ябык булып, эленке-салынкы гына йөргән улымның солдат фотоларын күреп, чын күңелдән сөенәм. Тазарып, матурланып, гәүдәләре төзәеп киткән. Соңгы вакытта командирларын алмаштырып, частьларында бер-бер артлы тикшерүләр бара икән әле. "Армия - ял йорты түгел ул, солдат тормышы шундый булырга тиеш", ди улым. Үзләренә ай саен 2 мең сум акча биреп баралар. "Акча салма, шул җитә", ди. Башкалар посылкалар да җибәрә икән. Минем улым, кирәк түгел, ди. Яшермим, җаным тыныч түгел. Башка чакта бер ел вакыт күз ачып йомган арада үтеп китә кебек иде. Балаңны көткәндә, бик озакка сузыла икән ул. Көтүләре шулай авыр булса да, фикерем үзгәрмәде: егет кеше армиягә барырга тиеш, дип саныйм. Теләгем: балаларыбыз йортларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсын, дөньялар тыныч булсын, сугышлар кабынмасын. Ватан-Ананы безнең егетләр дә сакламаса, кем саклар?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим