Туганайлар

Башлап йөрүче берәү кирәк

Әлмәт районы Илтән-Бота авылында күптән түгел авыл җыены үткәрделәр. Бу авылда бүгенге көндә йөздән артык хуҗалык исәпләнә. 347 кеше яши. Мондагы халык гомер-гомергә иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Дистә еллар элек кенә авылның зур комбикорма заводы эшләп торган. Янәшәдәге өч авылның уңышын сыйдырырлык, сакларлык зур ындыр табагы гөрләгән. Фермаларда дуңгыз,...

 

Әлмәт районы Илтән-Бота авылында күптән түгел авыл җыены үткәрделәр.

Бу авылда бүгенге көндә йөздән артык хуҗалык исәпләнә. 347 кеше яши. Мондагы халык гомер-гомергә иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Дистә еллар элек кенә авылның зур комбикорма заводы эшләп торган. Янәшәдәге өч авылның уңышын сыйдырырлык, сакларлык зур ындыр табагы гөрләгән. Фермаларда дуңгыз, тана, сыер асраганнар. Хәзер инде алардан җимерек хәрабәләр генә калган. Эшен югалткан халык төрле җиргә сибелгән. Күбрәге нефтьчелек юлын сайлаган. Кендеге җиргә береккән кеше, шәһәрдә яшәсә дә, авылын уйлап яши. Илтәнбуталылар да нәкъ шундый. Авылның престол бәйрәме - Покрауга да, калган керәшен бәйрәмнәренә дә, бердәм булып, җыелышып кайтып төшәләр. Монда уза торган Тройсын бәйрәменең даны, республика чикләрен үтеп, башка төбәкләргә билгеле. Җир-Ананың да, Күк патшалыгының да риза бәхиллекләрен алып, үзләренең дә, Кодрәтле Көчнең дә күңелләре булырлык итеп оештыралар алар Тройсынны.

Тик бүген сүзебез бу хакта түгел. Авыл кешеләренең гозерләре турында. Авыл җыенында илтәнботалылар инде күптәннән эчләрен пошырып килгән сорауларны уртага салып сөйләштеләр.

Авылны авыл итеп яшәтүче, аның киләчәген билгеләүче төп фактор - балалар. Моннан ике ел элек Илтән-Ботаның гомумбелем бирү мәктәбен япканда, оптимальләштерү турындагы карарны чыгаручылар, мөгаен, бу хакта "онытканнардыр". Үз мәктәпләре ябылса, анда укучы балалар 4 чакрым ераклыктагы Аппак мәктәбенә барырлар, дип уйлаган әти-әниләрне шаккаттырып, шул ук җәйдә Аппак мәктәбен дә ябып куялар. Балалар, Казан-Оренбур трассасын үтеп, Кичү мәктәбенә барырга тиеш булып чыга. Әти-әниләрнең ризасызлыгын күрә
торып, бу карарны үз көчендә калдыралар. Өч ел буена әти-әниләр балаларының мәктәптән кайтуларын ут йотып көтәләр. Өч бала анасы Анна Фадееваның Илтән-Бота тугызъеллык, я булмаса Аппак мәктәбен киредән ачарга кирәк, дигән тәкъдиме авыл сходының карарына кертелде.

Бүгенге көндә яңа туганнан алып алты яшькә кадәрле балаларның саны - 21. Аларның язмышы да хәл ителмәгән. Мәктәп бинасының буш торган өлешендә балалар бакчасы ачарга була. "Балалар да караулы булыр, хатын-кызларыбызга өстәмә эш
урыннары ясалыр иде", - диде бу тәкъдимне яңгыратучы Николай Токарев.

Күп җирләрдә, мәктәпне ябалар икән, дигән сүз чыгу белән, халык бердәм күтәрелеп, авылының киләчәген күкрәге белән саклый. Мәктәп бинасыннан чыкмыйча, дежур торалар, хатлар язалар - барыбер үз дигәннәренә ирешәләр. Илтән-Бота халкы турында, кызганычка каршы, алай дип булмый. Эш узгач, поезд киткәч кенә, кузгалгандай итәләр дә, "җитешмәдек инде" дип, кул селтиләр. Әле
мәктәп ябылмаган, ә бу турыда инде сүзләр йөри башлаган чорда, "Туганайлар" журналистлары анда булып кайтканнар иде. Шул
вакытта укытучыларның да, мәктәп ябыла, дип, әллә ни көенмәгәннәре күренде. Үз кешеләреңдә патриотлык булмаса, читтән килгән журналист кына әллә ни кыра алмый шул...

Җыенда тагын бер объект - авыл клубы турында сүз булды. Авария хәлендә булган өчен, 2004 елда ук ябылган культура йорты урынына әлегә кадәр кечкенә генә булса да, бер бина салып куя алмаганнар. Белүебезчә, авылда клуб төзетү шул елларда ук Федераль программага да кертелгән булган. Никтер, барып кына чыкмаган (һәрвакыттагыча, озак кузгалганнардыр инде). Клуб ябылуга, ирония белән әйтсәк - 10 ел, ягъни - юбилей... Инде илтәнботалылар бу юлы клуб салдыру мәсьәләсен Республикада эшләп килүче "Авыл клублары" программасына кертергә уйлыйлар. Озак уйлап утырып, поездлары тагын китә генә күрмәсен инде...

Читтән күзәтүчегә Илтән-Бота авылы кешеләрен район үги итә кебек күренә. Шулай булмаса, авылны авыл итеп саклый торган "алтын баганалар"га балта чабылыр идеме? Без бит болай да кыю халык түгел, авырлык килгәндә, дәррәү күтәрелеп көрәшү урынына, кулыбызны сәлендерергә торабыз (илтәнботалыларны гына түгел, бөтен керәшеннәрне күз алдында тотам).

Әлеге җыенда авылга иман йорты кирәклеге турында да сүз кузгатылды. Бу сорауны Елизавета Агапова күтәрде. "Авыл өлкәнәеп килә, үлем-китемнәр дә булып тора. Күп кенә керәшен авылларында чиркәүләр төзиләр, искеләрен торгызалар. Бездә дә зур булмаган часовня төзергә иде. Өлкән буын үзе белгәннәрен яшь буынга өйрәтеп калдырырга тиеш, дибез. Җыелырга ни клубың, ни иман йортың булмагач, боларны кайда җыелып өйрәнергә?" - дип, бу хәлгә нык борчылганын белдерде Лиза түти. Җыелышның карарына, часовня төзү өчен ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Президентына чыгарга, дигән пунктны да өстәделәр.

Нихәтле пункт кертсәң дә, ничаклы сораулар күтәрсәң дә, кәгазь чыдый инде ул. Ә менә шунда утыручылар арасында, кая, җәмәгать, бу эш артыннан үзем йөрим, дип, җаваплылыкны үз өстенә алучы табылмаса, бөтен сүз дә кәгазьдә генә кала. Авылда шундый кеше булырга, табылырга тиеш.

Дөрес, Илтән-Бота халкының үз авылыннан чыккан, авыл проблемаларын төптән белгән җирлек җитәкчесе - Валентина Горбуновалары бар. Әле җирлек җитәкчесе "лямка"сын әллә ни күптән кимәсә дә, инде ул башкарган эшләрне Республикада да беләләр. Авыл җирлеге башлыклары арасында бик яхшы эшләүче дип, узган ел аны җиңел машина белән бүләкләделәр. Тик бер кеше генә эшне "үле нокта"- дан кузгатып җибәрә алмый шул. Авылдашлары арасында ул таяна алырдай ышанычлы, инициативалы кешеләр булса гына, нәрсәгә дә булса ирешеп була. Авыл җыенында сөйләшенгән сүзләр Илтән-Бота халкының "мертвая точка"дан кузгалуына беренче адым булсын (соңгысы
булмасын!). Ә инде җыенда куелган проблемаларның чишелеше үзләреннән торган кешеләр авыл халкының гозерен аяк астына салып таптамасыннар иде.

Мария МАРТЫНОВА

Редакциядән
Инде материал басылуга әзер булганнан соң, безгә Илтән Ботада Тройсында булырга туры килде. Без, журналистлар, монда еш киләбез. Чөнки илтәнлеләрнең Тройсыны - күпләргә үрнәк булырлык, чын бәйрәм. Ул алдан әзерлексез, репетицияләрсез, халыкчак итеп, ничек бар - шулай уздырыла. Биредә йолаларны барлап, саклап торучы Татьяна Янайкина, Елизавета Агаповалар бар. Алар артыннан ияреп
баручы яшьләр дә байтак. Шуңа күрә, илтәнлеләр бәйрәмен "Инновация" киностудиясе төшерде, Петербургтан килгән, керәшен фольклорын өйрәнүче галимә Наилә Альмеева яздырып алды. Киләчәктә алар китап, фильм булып чыгып, дөнья күрерләр, дип өметләник.

Илтәнлеләр Тройсынны быел да гөрләтеп уздырды. "Бәйрәм елдан-ел күтәрелә, элеккеге данына якынлаша бара", - дип, югары бәяләде быелгы бәйрәмне авылдашлары Михаил дәдәй Агапов. Илтән-Бота матур, төзек авыл. Тик җәй җитеп, яңгырларга сусаган вакытта, "пылт" итеп, җыенда телгә алынмаган тагын бер проблема килеп чыга. Ул да булса су кытлыгы. Челлә вакытында, бакчалар дымга интеккәндә, авылда су җитми. "Бу инде байтак елларга сузылган, "сакаллы" проблема, - ди Валентина Горбунова. - Мәсьәләне
елдан-ел күтәреп торабыз, тик чишелеше генә әлегә күренми. Авылны суга тиендерү өчен урманнан, ике чишмә агып төшкән җирдән яңа линия сузарга кирәк: эш, билгеле инде, акчага килеп терәлә..."

Без, бу проблемаларны чишүдә көчсез журналистлар, бәйрәм итүче авыл халкы белән бергә, чын күңелдән яңгыр, игеннәргә уңыш, илгә иминлек, авылга, бар халыкка бәрәкәт теләдек. Юри шалтыратып белештек: без киткәннән соң, авылда яңгыр яуган.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: