Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бар кеше дә министр булмый

Сарман районы Түбән Чыршылы авылы кызы ул Зоя Валентиновна Савина. Бала чагы мизгелләреннән аерата башлангыч класста сочинение язуы исендә калган: "...Үскәч мин медсестра булам һәм авырып яткан кешеләргә ярдәм итәм, аларны терелтәм...", дип яза ул.

Ни өчен врач түгел, ә нәкъ менә медсестра булырга теләвен хәзер үзе дә ачык кына белми. Зоя Валентиновна бүгенге көндә лаеклы ялда. 

- Гаиләбездә дә, танышлар арасында да медработниклар юк иде. Курчаклар белән "врачлы" уйнаганымны да хәтерләмим. Никтер, кечкенәдән күңелгә шул хыял кереп калган. Мәктәпне тәмамлауга, Түбән Кама медицина училищесына укырга кердем, - ди ул. Бигрәк тә училищены тәмамлап, Ширәмәт участок больницасында эшләгән вакытларын сагынып искә ала. Шушында чын мәгънәсендә чирканчык алдым. Күп еллар эшләүче тәҗрибәле медиклардан медсестра эшенең асылына, нечкәлекләренә өйрәндем. Кайда кеше җитми, шунда алындым. Хирургия бүлеге булсынмы ул, терапияме, я булмаса гинекология бүлегеме - кайда да ошый иде миңа. Хыялымдагыча, авыруларга ярдәм итә алуым, аларны терелтүгә үземнән өлеш кертүем белән мин, чын-чынлап, бәхетле идем.
Ширәмәттән соң Чаллының 2нче шәһәр больницасына кайтып урнаша ул. Стоматология өлкәсендә эшләп ала. Кайда да үзенең алыштыргысыз хезмәткәр булуын күрсәтә. Бүгенге көндә Зоя Валентиновна 28 еллык хезмәт стажы булган медработник. Соңгы алты елда "Камгэсэнергострой" ААҖнең "Төзелешне механикалаштыру һәм төзекләндерү тресты"нда медсестра булып эшли. Шушы зур оешмада берүзе барысына да өлгерә. Иртәнге бишенче яртыда ул инде эш урынында. Шоферлар һәм механизаторларга медицина күзәтүе уздырып, рейсларга озата. Эш урынында авырып китүчеләр, үзен начар хис итүчеләр булса, барысы да аңа килә. Кемгә дару бирә, кемгә укол ясый. Хәлиткеч очракларда беренче ярдәм күрсәтә, больницага озата.
- Оешмада объектлар күп - Түбән Камада да, Казанда да, Питрәчтә дә, Актанышта да безнекеләр эшли. Алар күчмә объектлар. Шуларның барысын да контрольдә тотарга кирәк - санитар-гигиена таләпләре нормадамы, үтәлеше ничек булуын тикшерәм. Кая барсам да аптечканы үземнән калдырмыйм, - ди ул.
- Предприятие хезмәткәрләре сезне җылы сүзләр белән генә телгә алалар. Һәркөнне контроль узучы шоферлар сезнең турыда гади медсестра гына түгел, ул җанны дәвалаучы да, диләр...
- Аппарат белән тикшердең дә, эш узды, түгел бит. Кешенең хәлләрен сорашырга, кәефе белән дә кызыксынырга кирәк. Кемдер күңелсез күренә икән, сәбәбен ачыкларга тырышам. Кайберәүләрнең өендә нәрсәдер булган, аны тынычландырырга, барысы да яхшы буласына ышандырырга кирәк. Мин аларга саулык кына түгел, җан тынычлыгы да телим.
- Дөнья булгач, бар да була, дигәндәй. Алдагы көнне яхшы гына бәйрәм иткәннән соң, иртәнге якта баш төзәтеп эшкә килүчеләр дә булгалыйдыр. Андый чакларда бер юлга ярар инде, дип күз йомып калган булдымы?
- Юк, минем эштә андый нәрсәгә юл куярга ярамый. Кемнедер жәлләп, руль артына утыртсам, бу бәхетсезлек очрагына китерсә?!... Аннары, берәүне күрмәмешкә салыштым, ди, ә башкалар ни әйтер? Эләгәләр икән, эшләрен югалталар. Бездә бу яктан тәртип бик коры.
- Олы дәдәгез Александр Валентинович - оешманың җитәкчесе, икенче дәдәгез аның урынбасары. Мин биредә аларның ышанычлы канатлары астында, дип уйлыйсызмы, әллә киресенчәме?
- Аларның җитәкче булулары миңа икеләтә җаваплылык өсти. Мин ничек тә аларга кыенлык китермичә, эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Дәдәм Александрга да туганнары белән эшләү җиңел түгелдер, дип уйлыйм. Без аны җитәкче булганга гына түгел, беренче чиратта кеше буларак, хөрмәт итәбез. Карап торышка кырыс кебек күренсә дә, кирәк чакта җитди, кирәк чакта йомшак була белә. Аның һәркемгә кул сузарга әзер торуына сокланабыз, шул ук вакытта горурланабыз да.
Авыр вакытларда дәдәләрем терәк тә, таяныч та булдылар. Кайбер кыз туганнар да ул кадәр якын итешми.
- Ирегез белән ике бала тәрбияләп үстергәнсез. Кызлар кебек яшь, матур күренсәгез дә, инде ике оныкка әби икәнсез. Эшегез, чыннан да, тынгысыз. Еш кына юлларга чыгып китәргә туры килгәнлектән, өйгә соң гына кайтып кергән вакытлар да буладыр. Григорий Ильичның зарланган чаклары булмыймы?
- Төрле чак булды инде. Икешәр смена эшләгән вакытларда төнге 11 нче яртыда гына кайта идем. Ирем аңлый инде, беркайчан да караңгы чырай белән каршы алганы юк. Семьяда тыныч булмаса, мин дә тыныч күңел белән эшләп йөри алмас идем.
- Зоя Валентиновна, әгәр дә тормышны яңадан башласагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?
- Һичшиксез, шушы ук профессияне сайлар идем. Ул миңа җан рәхәтлеге бирә. Дөрес, тагы да укып, врач булып китәргә дә мөмкинлегем бар иде. Бөтен кеше дә министр булып бетми, дигәндәй, минем нәкъ менә медсестра булып эшлисем килде.
Әйе, сәламәтлек сагында торып, үзен гомер буе халыкка хезмәт итүгә багышлаган кеше генә чын медик була аладыр. Аларның һәрбер сүзе, эш-гамәлләре кешене дәвалауга, савыктыруга юнәлгән. Йөзеннән үк яктылык сирпелеп торучы Зоя Валентиновна Савина кебек үз эшенең остасы булган профессионаллар күбрәк булсын иде. Андыйлар янына авырмасаң да барасы, җылы сүзләрен ишетеп, файдалы киңәшләренә колак саласы килеп тора шул.

2012 ел

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләке профессия медсестра медсестралар көне медработник хезмәт Сарман районы Түбән Чыршылы авылы