Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

АЖДАҺА ЕЛЫ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН ИСЕГЕЗДӘ КАЛДЫ?

2013 елдан ниләр өмет итәсез? Әлеге сорауларны газета укучыларыбызга биреп, алардан түбәндәге җавапларны алдык.

Алена Харитонова, Казан кооператив техникумының икенче курс студенты, тумышы белән Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылыннан:

Быел җәй көне Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау чибәре" конкурсында катнаштым. Махсус музыкаль белемле укытучым булмады - конкурс-ка әтием Анатолий Иванович белән әзерләндек. Кайчандыр "Нардуган" фольклор ансамбленә йөргән әтием үзебезнең авылда җырлана торган көйләрне өйрәтте. "Питрау чибәре"ндә өченче урынны алдым. Конкурсантлар бик күп, барысы да талантлылар иде. Призлы урынны алуым барыбыз өчен дә көтелмәгән бүләк булды. Семестрны да "5"ле билгеләренә генә яптым. Болар - 2012 елның бәхетле мизгелләреннән.

2012 елның август ае семьябызга авыр кайгы китерде - туганнан туган сеңлем - Альбинаның, юл һәлакәтенә очрап, гомере өзелде. Берсут авылына әтиләре салган яңа йортны күрергә кайтулары булган - шатлык урынына шундый хәсрәт кичерделәр. Югалту ачысы никадәр генә зур булмасын, тормыш дәвам итә.

Декабрь аенда "Туым җондозы" фестиваленең Питрәчтә үткән зона ярышында катнаштым. Хыялым - фестивальнең Казанда узачак гала-концертында катнашу. Яңа - 2013 ел шундый вакыйга белән башланып китсә, бик шат булыр идем. Әти-әнием, туганнарымның исән-сау яшәвен, һәр эшемнең Ходай ризалыгы белән башкарылуын телим.

Ольга Трофимова, Зәй районы культура бүлегенең "Автоклуб" җитәкчесе:

2012 ел - Татарстанда милли культураларны өйрәнү елы булды. Үзебезнең автоклубыбыз белән күп санлы чаралар үткәрдек. Районда клубсыз, мәктәпсез авыллар шактый күп. Халыкның күңелен күтәрерлек, өлкәннәр тормышына ниндидер шатлык кертерлек гамәлләр кирәк. Без менә шундый эшләрне оештыручылар. Егермеләп авылда кече авыл бәйрәме үткәрдек. "Дуслык", "Сәламәтлек" автопоездлары белән чыгып, игелекле акцияләр уздырдык. Халыкның сөенеп калуы - безнең өчен дә шатлыклы минутлар бирде. Байрак, Алмалы, Федоровка, Кәдек, Яңа Мәлем кебек авыллардагы өлкәннәр безнең килүебезгә балалар кебек сөенә. Үзебезнең музыкаль аппаратурабыз, костюмнарыбыз бар. Зәй администрациясе быел баяннар алды. Агитбригада белән игенчеләр янында концертлар куеп йөрдек. Безнең район игенчеләре Республика буенча алдынгы урыннарны алганнар икән, монда безнең дә күпмедер өлешебез бар, дип саныйм.

2013 елга килгәндә исә, анысы да начар булмас, дип өметләнәм. 21 де-кабрьдә дөнья бетә, дигәннәр иде, исән калдык. Болай булгач, яшибез әле. Һәр яңа ел үзе белән шатлыклы көннәр генә түгел, кемнәргәдер кайгылы көннәр дә алып килә. Шундый чакларда янда якын кешеләрнең күп булуын телим.

Ксения Пичугова, Чаллы шәһәре-нең 34 мәктәп-лицее укытучысы:

2012 ел минем өчен, чын мәгънәсен-дә, могҗизалар елы булды. Гомерлек ярым булырлык кешене 22 ел буена эзләгән идем - быел җәен таптым. Бер-беребезне беренче тапкыр күрү белән, йөрәкләребез "бу - ул" дип типте. Моны бераз соңрак, хисләребезне сүз белән аңлатканда белдек. Танышуыбызга ике ай дигәндә, Саша кияүгә чыгарга тәкъдим ясады - мин кабул иттем. Туйлар үткәреп, бергә яшәп ятабыз. Әлеге мәшәкатьләр янәшәсенә Чаллы педагогия институтын тәмамлап, кызыл диплом алу, "яшь укытучы" грантын яклау һәм оту, эшкә урнашу кебекләре дә өстәлде. Бер сүз белән әйткәндә, 2012 ел - кәбисә елы минем өчен бик уңышлы булды.

Ә 2013 нче - елан елыннан ни көтәм?

Елның исеме күңелгә бик үк ошап җитмәсә дә, начарга юрамыйм. Ходай кушса, яңа елда безнең яшь гаиләбез бер кешегә артырга тора. Туасы кызчыгыбызны инде икебез дә бик яратабыз. Күп вакытыбызны аның турында уйлап, хыялланып үткәрәбез.

2013 ел үзләренең парларын таба алмыйча йөргәннәрне парлы итсен. Кайберәүләрне 2013 елның 13 санлы булуы куркыта икән, социаль челтәрләрдә шулай язалар. Күңелгә шом кертергә ярамый. Бары да шәп булачак, дигән уйны үз алдыңа куярга да - тәвәккәлләргә! Чыннан да, бик шәп булачак!

Сергей Новиков, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан:

2012 ел безнең семьяда зур юбилей елы булды. Хатыным Лидия белән кушылып, бергә семья коруыбызга 20 ел тулуны билгеләп үттек. Сораудан читкә китеп булса да, Лидия белән ничек кавышуыбыз турында сөйләп китим әле. 1992 елның җәе. Тройсын бәйрәмендә иптәш егетем белән Колбагыш авылына кызлар күзләргә киттек. Барганда, кемдер очрап, Теләче районы Субаш авылына Венера Ганиева концерт белән кайткан, диде. Безгә җитә калды - башта Субашка сугылып, концерт тыңларга, аннары гына Колбагышка китәргә булдык. Төн озын, ул чактагы бәйрәмнәр тагын да озынрак... Субашта безнең кодалар яши (дәдәй шул авылдан өйләнде). Монда хәтле килеп, ничек кодаларга керми китәсең ди? Капка келәсенә тотынганда гына, сулы чиләкләре белән, вак-вак атлап килүче кызга күзем төште. Карыйм - кодаларга таба борылды бу. Аларга кунакка килгән Үрәсбаш кызы икән. Бер ачкан капкадан икәүләп кердек.

Төнлә белән концерт тыңлап торабыз. Венера Ганиева, трактор арбасына басып, җырларын сиптерә. Теге кунак кызы белән янәшә торабыз. Берәү килеп, моңа бәйләнә башлады. Исемен сорый, әйләнеп килик, дип тарткалый ук башлады. Күрәм, кызның сөйләшәсе килми. Күзләрен тутырып, миңа карый.

- Ник бәйләнәсең? Минем хатын бит ул, - дигәнемне сизми дә калдым. Шул сүзне ишетүгә, теге егет китеп барды. Без икәү калдык. Колбагышка бару онытылды. Иптәш малаем гына килеп искә төшерде. Хәзер нишләргә миңа?

- Син минем хатыным булгач, безгә кайтабыздыр инде? - дим, уенын-чынын бергә кушып. Мине шаккаттырып, кызым риза булды. Матайга утырып, Казаклар Чаллысына кайтып киттек.

- Әни, мин сезгә килен алып кайттым. Таныш булыгыз, исеме - Лидия, дим.

Төнге икедән иртәнге бишкә чаклы сөйләшеп утырдык та, Үрәсбашка кыз сорарга киттек. Барып төшсәк, яңа йорт җиткереп яталар болар. Өйләрен сүтеп, күршеләрендә яшиләр икән. Безгә ачык чырай күрсәтмәделәр. Кызны да безнең белән җибәрмичә, үзләрендә калдырдылар. Эшне бөтенләй үк өзеп тә куймадылар. Чүк бәйрәменә кыз сорарга яңадан килергә булып, кайтып киттек. Үрәсбашка Чүккә чаклы кабат барып булмады. Кыз сорарга баргач кына күрештек. Калганын инде үзегез беләсез. Ике тапкыр күрешеп өйләнешкән идек, бер-беребезне аңлап, инде менә егерме ел бергә яшибез. Бик акыллы хатын, уңган килен, игелекле ана булып чыкты Лидиям.

Быелгы җәй тагын бер зур вакыйга белән истә калды. Улыбыз Сашаны армиягә озаттык. Төгәлрәк итеп әйтсәм, миннән башка озаттылар. Казанда сабантуй көне иде ул. Каршы көнне үк барып, "керәшен йорты" төзергә куштылар. Икенче көнне - ансамбль белән чыгыш ясыйсы... Нишлисең, эшең шундый булгач, казанлылар күңелен күреп йөрергә туры килде.

Улым әйбәт кенә хезмәт итеп ята. 2013 елның Чүк бәйрәме тирәсендә әйләнеп кайтыр, дип көтәбез. Саша белән бергә өч егет китте. Берсе дә зарланып язмый. Быелгы җәйдә, алар кайткач, урамыбызда зур бәйрәм булыр. Кемнәрнең уллары армия сафларында, аларның барысына да сабырлык, түземлелек телим.

Сезне якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев