Туганайлар

Авылны кемнәр яшәтә?

Кайбер авылларга барабыз да, әле ярый мәктәбе бар, клубы эшли, дип сөенеп кайтабыз. Алар да булмаса, әкренләп бетүгә таба баручы авыллар бөтенләй җансызланып калырлар иде, мөгаен. Алабуга районы Шүрнәк авылының иске клубы да, башка типовой, яңа культура үзәкләре кебек әллә каян үзенә тартып тормаса да, биредә эшләүчеләрнең ничек тә халыкны...

"Сүрәкә" 1982 елдан бирле эшләп килә. Аны клуб директоры Алексей Бабакаев Алабуга культура-агарту училищесының хореография бүлеген тәмамлап кайткач оештырып җибәрә. Нигездә өлкәннәрдән торучы ансамбльдә иң өлкәннәре - 82нче яше белән баручы Ольга түти белән февраль аенда 77 яшен тутырырга җыенучы Рая түти Овечкиналар. Рая түти - Ольга түтинең иренең энесенең хатыны. Бер-берсенә - җиңги, килен, дип дәшәләр.
- Элек бит районда смотр концертлары булып, авыллар белән авыллар ярыша иде. Берсендә шулай фольклор коллективлар арасында конкурс игълан иттеләр. Ул чакта барыбыз да фермада эшлибез - терлекчеләр, сыер савучылар. Җыелышып сөйләштек, уйлаштык та керәшен туеннан күренеш күрсәтергә булдык. Әле өлкәннәр дә исән, сораштырыр, өйрәтер кешеләр бар. Үзебез дә яшь идек әле. Шуннан ныклап җанланып киттек. Беренче елларда 12 кеше идек. Һаман-һаман кимеп - кемнәрдер үлде, кайберәүләр читләште - алты кеше генә калдык. Бик теләп, ашкынып йөрдек. Ирем Василий да сүз әйтмәде, җөр, карчык, җөрерлек чакта җөр, диде, - ди Рая түти.
- Шулай. Бер җирдән калмадык. Кая барсак та безнең Шүрнәк халкы электән нәрсә пешергән, шул ризыкларны әзерләп алып бара идек. Безнең өстәл яныннан кеше өзелми иде. Барысына да вакыт таптык - колхоз эшен дә башкардык, өйдәгесенә дә өлгердек, - дип сүзгә кушыла җиңгәсе.
Әйе, заманында кайларга гына йөрмәгән дә, нинди генә конкурсларга катнашмаган "Сү-рәкә". Күпсанлы грамоталар, истәлекле фотолар шул турыда сөйли.1982 елны Бөтенроссия конкурсына катнашып, лауреат исеме дә алганнар алар.
- Сәхнәләштергән күре-нешләр белән авыл, урам көйләрен, табын җырларын башкара идек. Авыл халкы һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итә иде, бигрәк тә "Солдат озату" дагы озын көйне яраталар иде. Ул чакта ансамбль сос-тавында ир-егетләр дә бар иде. Хәзер күренешләр, күмәк җырлар өчен дә кеше җитми. Яшьләрне тартып булмый. Мәктәптә "Асыл бизәкләр" исемле керәшен фольклор ансамбле бар да, андагы балалар мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китә торалар. Без инде картайдык, бәйрәм-концертларга да сирәк катнашабыз, - ди алар уфтанып.
Ансамбль түтиләренең элекке пурмы белән сузып җырлаулары, ышкып биюләре генә түгел, өсләрендәге киемнәре дә үзенчәлекле. Әлеге киемнәр үзе бер комбинациядән тора. Әбиләреннән сакланып калган, искергән җирләре яңартылган күлмәк, элекке өлге буенча тегелгән алъяпкыч, маңгай укасы, башның арткы ягында торучы, кәшәмир яулыктан эшләнгән чукыл, түшкә аркылы киелүче, патша заманыннан ук сакланып калган көмеш тәңкәләр тезелгән муйтимар. Аларны бер эзлеклелектә кию - үзе бер ритуал.
- Чын керәшен киемнәрен-нән булгач, әллә каян игътибар итәләр үзебезгә. Җөри Питрауына баргач та фотоларга төшерәләр, яныбызга килеп, маңгай укасы белән муйтимар-ны тотып-тотып карыйлар, - ди алар елмаеп.
Әлеге тынгысыз җанлы түтиләрне барлап, клубтан, ансамбльдән биздермичә, әле-дән-әле репетицияләргә чакырып торучы кеше, художество җитәкчесе - Роза Роева. Ул тумышы белән Атияз авылыннан. (Ул авыл хәзер юк инде). Ире Рифкать белән игез кыз белән малай үстерәләр. Телевизорга алданып өйдә утыручы авыл кешесен кузгатуы, ниндидер чараларга тартуы авыр булса да зарланмый ул. Берсен җайлап, берсен көйләп, дигәндәй бәйрәм вакытларында концерт, спектакльләр оештыра, мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Атна ахырында шәһәрдән ялга кайтучы яшьләрнең дә йозак элен-гән клуб ишегенә төртелгәннәре юк. Телиләр - шахмат, теннис уйныйлар, биергә яратучылар өчен музыка уйный. Эх, шушы яшьләр арасында Ольга, Рая түтиләргә алмашка килеп, алар исән чакта үзләреннән дөнья бәясе торырдай җыр-моңнарны, бию-хәрәкәтләрне отып калырга теләк белдерүчеләр булса икән...
P.S. Газетага кул куяр алдыннан шүрнәкләр белән телефоннан элемтәгә кердем. Шушы мәкаләнең герое Рая түти Овечкина кинәт йөрәге тотып, үлеп киткән. Авыр туфрагың җиңел булсын, Рая түти. Әлеге мәкалә якыннарыңа синең соңгы сәламең булып барып ирешсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим