Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Асыл бизәкләр” уңышы

Олы Шүрнәк мәктәбендә алты ел инде "Асыл бизәкләр" фольклор ансамбле эшләп килә. Шушы вакыт эчендә коллектив мәктәпнең бик күп укучыларын традицион җыр культурасы белән таныштырды һәм сәнгать дөньясына алып керде. Коллективның беренче җитәкчесе Татьяна Васильевна Каишева булды. Аның җитәкчелегендә бай җыр репертуары булган тату коллектив оешты.

Ансамбль керәшеннәрнең бай культурасын һәм фольклорын лаеклы рәвештә күрсәтеп килә. Соңгы елларда тематик җырлар циклын булдырып та, ансамбль танылу алды. Коллектив бер үк вакытта халык хореография-се белән дә шөгыльләнә. Алар мәктәптә, мәктәптән тыш та төрле кичәләрдә концертлар куялар, фольклор фестивальләрендә, бәйрәмнәрдә даими чыгышлар ясыйлар. Мәсәлән, 2011-12 уку елында без - ансамбль җитәкчеләре - Татьяна Каишева һәм Ләйсән Абакаева фольклор ансамбле белән 17 майдан 19 майга кадәр атнакөн мәктәпләрендә һәм туган телләрендә белем алучы укучыларның Республика фестивалендә катнаштык. Безнең ансамбль берничә тапкыр шәһәр, республика конкурслары һәм халык сәнгате фестивальләре дипломанты булды.
2013 елны балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" Республика фестивале старт алды. Фестивальнең төп максаты - халык традицияләрен саклау, яшь буында туган телгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү, балалар һәм яшьләр арасында фольклор хәрәкәте үсешенә йогынты ясау, коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашу, иҗади хезмәттәшлек булдыру.
Фестивальнең беренче этабы январь-март айларында муниципаль район һәм шәһәрләрдә узды. Икенче этабы 2013 елның 15 мартына кадәр дәвам итте. Фестивальнең оештыру комитетына ике номинация буенча (фольклор коллективлар; халык инструментлары ансамбльләре) рес-публиканың 22 районыннан 50 гариза керде. Фестивальнең өченче йомгаклау этабына Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 26 коллектив сайлап алынды, шуларның 15 генә гала-концертта чыгыш ясады. Алар арасында без-нең "Асыл бизәкләр" мәктәп балалар фольклор коллективы да бар иде.
2013 елның 30 мартында көннең беренче яртысында республиканың шәһәр һәм районнарының балалар фольклор коллективлары Пүчинкә-Кучук, Чура, Урта Кумор, Вахит авылларында концерт программалары күрсәттеләр, аннан соң көннең икенче яртысында Кукмара район культура йортында йомгаклау гала-концерты булды. Фестиваль программасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары күрсәтелде. Фестивальне оештыручылар барлык катнашучыларга да бүләкләр - Татарстан культурасы турындагы буклетлар, значоклар, сумкалар әзерләгәннәр.
"Асыл бизәкләр"нең иҗат юлы - керәшеннәрнең культурасын, традицияләрен саклау һәм үстерү юлы ул. Халык лирик җырларын башкару-ның кабатланмас үзенчәлеге күңелләрне кузгата һәм һәр тыңлаучының йөрәгенә кереп кала. Аларның чыгышлары кешеләргә шатлык китерә, күңел җылылыгы бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор асыл бизәкләр Шүрнәк