Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“АРУМЫСЕЗ, ТУГАННАР!”

"Арумысез, туганнар!" - Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбаклар безне нәкъ менә шулай, үзебезчә сәламләп каршылады. Ерак туганыйлар белән очрашу узган ял көннәрендә илебез бәйрәм иткән халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылган иде. Бу көннәрдә Нагайбак районында киң колач белән керәшен культурасының икенче фестивале узды, ә Татарстан делегациясе бәйрәмнең иң кадерле кунаклары...

"Арумысез, туганнар!" - Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбаклар безне нәкъ менә шулай, үзебезчә сәламләп каршылады. Ерак туганыйлар белән очрашу узган ял көннәрендә илебез бәйрәм иткән халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылган иде. Бу көннәрдә Нагайбак районында киң колач белән керәшен культурасының икенче фестивале узды, ә Татарстан делегациясе бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булды.

"Туганайлар" газетасы, керәшен һәм нагайбаклар тарихын, культурасын өйрәнү үзәге хезмәткәрләре, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы, шулай ук "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленнән торган делегация үзенең ике көнлек визиты вакытында Остроленка, Париж һәм Кассель поселокларында булды.

Нагайбак җире безне бик җылы каршылады: Остроленкада безне ипи-тоз һәм бәйрәм җырлары белән "Сарашлы" фольклор ансамбле көтә иде. Беренче көнне Остроленка поселогының балалар сәнгать мәктәбендә иҗади очрашу булды, монда традицион культураны саклау һәм үстерү перспективалары тикшерелде. Очрашу вакытында остроленкалылар төрле яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсен күрсәттеләр: балалар бакчасы тәрбиячеләре төзегән "Без - нагайбаклар" дигән программа балаларга уен формасында телне өйрәнергә, традицияләр турында башлангыч төшенчәләрне алырга, үз халкының тарихы белән танышырга ярдәм итә. Этник белемнәр алуда җирле этнографик музей да зур роль уйный. Педагоглар сүзләре буенча, балалар, аеруча ата-аналар өчен концерт программаларында катнашу зур стимул булып тора, шуңа күрә балалар сәнгать мәктәбе каршындагы "Сарашлы" фольклор ансамбленә бик теләп йөриләр. Бүгенге көндә ансамбль өч буынны - мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, өлкәннәрне берләштерә. Бу инде телне, культураны үстерү өстендә уңышлы эш алып барыла дигән сүз. Әмма барысы да шома гына бармый. Район башлыгының беренче урынбасары Галина Ишимова сүзләре буенча, укытучыларга методик материаллар җитми. Бу эшләрне укытучылар һәм тәрбиячеләр үз инициативалары белән генә алып баралар, районда этнокультуралы мәктәпләр һәм балалар бакчалары системасы үстерелми, мәктәпне тәмамлаучылар шә-һәргә китә, бик сирәге генә авылга кире кайта, шуңа күрә яшь педагогларга кытлык нык сизелә. Шушы уңайдан, бер төркем укытучыларны җыеп, Татарстанга стажировкага җибәрергә, дигән тәкъдим яңгырады. Шулай ук районда керәшеннәр һәм нагайбакларны өйрәнү үзәгенең җирле бүлеген оештыру мәсьәләсе каралды. Ике тәкъдим дә укытучылар һәм район администрациясе тарафыннан хупланды.

Очрашуның икенче өле-шендә "Сарашлы" һәм "Күңел җырлый" ансамбльләре бер-ничә нагайбак җыры башкарды, ә аннан соң безне нагайбакча кадриль буенча мастер-класс көтә иде. Бу мастер-класста "Бәрмәнчек" ансамбле бик теләп катнашты. Аннан соң безнең делегация поселокның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды, ә кич белән "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Остроленкада концерт күрсәтте. Тамашачылар ансамбль чыгышын бик җылы кабул итте.

Икенче көнне Нагайбак районы администрациясе башлыгы Каирбек Сеилов белән официаль очрашу булды. Очрашу барышында нагайбакларның культурасы үсеше, Нагайбак районы белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасының керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова идарә башлыгы Иван Егоров исеменнән район башлыгына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр, шул исәптән, Алабуга керәшеннәре традицион киеменнән булган этник курчак тапшырды. Каирбек Сеилов үз чиратында Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасына үзенең рәхмәтен җиткерде.

Алга таба без Париж, Кассель авылларының истәлекле урыннарында булдык.

Кассель авылында безне быел үзенең 40-еллыгын билгеләп үткән "Гомер" ансамбле каршы алды. Кассель - бүгенге Нагайбак районындагы беренче казак станицасы, аның баштагы исеме - Килей була. Безнең делегацияне ипи-тоз, җыр-биюләр белән каршы алып, өлкән яшьтәгеләр бизәлгән ат арбаларына утырып, поселокка юл тоттылар. Кассельдә без шулай ук музей экспонатлары белән таныштык, җирле сәнгать мәктәбендә безгә үзешчән коллектив эшләрен күрсәттеләр, балалар нагайбакча "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.

Барлык мероприятие-ләрнең кульминациясе Кассель культура йортындагы "Арумысез, туганнар" фестивале булды. Сәламләү сүзе белән Нагайбак районы башлыгы Каирбек Сеилов, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе Степан Спиридонов, Чибәркүл районы администрациясе һәм Чиләбе өлкәсе Халык иҗаты йорты вәкилләре чыкты. Фестивальнең беренче өлешендә Нагайбак һәм Чибәркүл районнарының "Сак-Сок", "Чишмәлек", "Сарашлы", "Гомер", Күңел җырлый", "Веселуха" фольклор ансамбльләре чыгыш ясаса, икенче өлешендә "Бәрмәнчек" ансамбле зур концерт бирде.

"Арумысез, туганнар" фестивале күңел ачу ме-роприятиеләре белән генә чикләнмәде. Балалар бакчалары, мәктәп, библиотека, иҗат йортлары хезмәткәрләре белән очрашуларда килә-чәктәге хезмәттәшлеккә кагылышлы проектлар, эшлекле тәкъдимнәр каралды. Татарстан делегациясе үз чиратында нагайбак туганнарны Татарстан республикасында үтүче керәшен бәйрәмнәрендә - яшь башкаручыларның "Туым җондызы" конкурс-фестивалендә, керәшен яшь-ләренең II Форумында, шулай ук керәшен культурасының "Питрау" республика фес-тивалендә катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

“АРУМЫСЕЗ, ТУГАННАР!”

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев