Туганайлар

Җаны олының – эше олы

Балачак, диюгә, рәхәтләнеп йөгереп, сикереп уйнаучы, бар дөньяны яңгыратып көлүче бәхетле сабыйлар күз алдына килеп баса. Тик, кызганычка каршы, язмыш дигән нәрсә шушы нарасыйларны да аямый шул. Алар арасында да тумыштан ук, я булмаса, ниндидер бәхетсезлек аркасында имгәнеп, гарипләнеп калганнар байтак. Чаллы шәһәрендә шундый тормыш сынавына дучар булган балаларга ярдәм...

"Кояшкай" - социаль адаптация һәм социаль реабилитация бүлекләре буенча эшләүче, халыкны социаль яклау системасындагы дәүләт учреждениесе. Ул 60 койка-урынга көйләнгән. Физик мөмкинлеге чикле балалар "Кояшкай"га Чаллының үзеннән генә түгел, якын-тирә район һәм шәһәрләрдән дә киләләр. Кунып калмыйча, амбулатор рәвештә дәваланучылар да бар. Алар - бер яшьтән унсигез яшькәчә булган ДЦП авырулы, авария һәм төрле травмалардан соң имгәнеп калган, операция, инсульт яки башка җитди авыру кичергән балалар. Реабилитация курсын алар елга ике тапкыр берәр ай дәвамында алалар. Бу - түләүсез. Ата-аналарга алдан Үзәккә килеп язылырга, килешенергә, аннары үз районнарындагы социаль яклау идарәсе аша путевка юнәтеп, баласын җыйнап алып килергә генә кала.
Үзәкнең максаты - тернәкләндерү чаралары аша балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, төрле яклап мөмкинлекләрен үстерү, пациентны актив тормышка кайтару.
- Тернәкләндерү нәтиҗәле булсын өчен, иң элек авыруны үз вакытында дәвалый башларга кирәк. Медик-социаль реабилитациянең төп принцип-лары нәкъ менә тернәкләндерү мероприятиеләренең эзлекле һәм этаплы булуында, - ди Үзәкнең баш врачы Елена Закирова. - Иң эффектлы методларның берсе, массаж һәм төрле хәрәкәтләрне үз эченә алган - кинезитерапия. Дәвалау гимнастикасынннан (ЛФК) торган бу метод, нигездә, барлык төр авырулар өчен дә яхшы. Бигрәк тә, ДЦП авырулы, инсульт, баш мие, баш сөяге травмаларыннан соң булганнарга. Хәрәкәтләр гадәти туры линияләр буенча гына түгел, ә махсус спираль, диагональ формаларда башкарыла. Ә башкалар өчен Бабад, ПДФ элементлары кертелгән дәвалау гимнастикасы буларак билгеләнә (туп, цилиндр, һ.б. кулланып). Бер белгечебез укып кайтканнан соң, Войта-терапия (биологик актив нокталарга басып) буенча да эшли башладык. Шулай ук гидромассаж, физкабинет, "Коры бассейн"(шарлар, кубиклар белән), гарденотерапия (үсемлекләр), ком терапия-се кабинетлары да нәтиҗәле эшли. ЛФК вакытында өстәмә авырлык (нагрузка) бирүче "Адели", "Атлант" костюмнары да кидерәбез. Бу медицина костюмнары гәүдәне туры тотып, дөрес атларга мөмкинлек бирә. Реабилитация программасы баланың патологиясенә, яшенә, авыру дәрәҗәсенә карап, индивидуаль билгеләнә. Нигездә, инструкторлар һәр бала белән аерым шөгыльләнәләр. Хәрәкәтләрендә җитди проблемалар булмаганнар 5-6 кешелек кече группаларга билгеләнә.

"Атлант", "Адели" костюмнары гәүдәне дөрес тотарга мөмкинлек бирә


Безнең эштә көтелгән нәтиҗәгә ирешүдән дә зур нәрсә юк, диләр биредәге медицина хезмәткәрләре. Күптән түгел ге-нә авариядән соң хәрәкәтләнә дә алмый торган бер егетне алып килгәннәр иде. Инде әкренләп йөри башлады. Аларның күз алдында тернәкләнүләрен, аякка басуларын күрү - зур куаныч, диләр алар.
- Үзәк дәвалау өчен кирәкле булган барлык төр медицина аппаратлары белән тиешле дәрәҗәдә җиһазланган булса да, вакыт узган саен, алар яңартуны сорый, - ди Елена Степановна. - Трицикл, мәсәлән. Ул - гәүдәне, аяк, кулларны фиксацияләүче велосипед. ДЦП авырулы балаларның кайберләре гәүдәсен тота алмый, атлавы авыр, егыла. Ә велосипедка утырткач, ул - бәхетле. Теләгән җиренә бара ала, башка сәламәт балалар кебек үзен тулы канлы итеп тоя. Ата-аналарга мондый трициклны үзләрендә булдырырга тәкъдим итәбез. Чөнки йөри алмаучы балалар, аңа утырып, урамга да чыга алалар, үзләре мәктәпкә, я булмаса, кибеткә бара алалар.
Әкренләп барсын да алырга тырышабыз, диләр "Кояшкай"да. Әле менә "Гроссо" тренажерына заказ биргәннәр, шушы көннәрдә Мәскәүдән кайтып җитәргә тиеш, дип көтеп торалар. Күптән түгел генә дүрт "Атлант" костюмы алганнар. Биредә өч яшьтән унсигез яшькәчә балалар дәваланганлыктан, барлык төр размерларны да булдырасылары килә. Әмма мөмкинлек юк. Чөнки бәяләре бик кыйммәт (40 мең). Шуңа күрә кече яшьтәгеләргә алырга тырышалар. Ник дигәндә, әле тулысынча формалашырга өлгермәгән чагында гына организм көткән нәтиҗәне бирә, диләр биредә.
- Үпкәләрнең эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итүче мотобег, тоз мәгарәсен хәтерләтүче галокамерабыз да булсын иде. Безгә бит ДЦП авырулы балалар гына түгел, бронхлар, бөер патологиясе, йөрәк чире, шикәр диабеты һ.б. авырулар белән дә киләләр. Әйткәнемчә, медтехника бик кыйммәт. Мотобег үзе генә дә 600 мең сум чамасы тора. Шулай да заявка бирдек инде, булыр, дип өметләнәбез. Социаль яклау структурасында булганлыктан, безгә бар җиһазлар да Социаль яклау министрлыгы аша кайтартыла, - ди Елена Степановна.
Балалар психологиясе зурларныкыннан күпкә аерыла.Тоташ дәвалау процедураларыннан гына торган тормыш аларны бик тиз туйдырыр, ялыктырыр иде. Шуны истә тотып, биредә камыр, балчык пластикасы, сәйләннән үрү, башка кул эшләре дәресләре алып барыла. Балаларның бу дәресләрдә теләп шөгыльләнүләрен алар иҗат иткән әйберләр үзләре үк әйтеп тора: пластик шешәләрдән, диңгез кабырчыкларыннан, балчык, кәгазь һәм башка материаллардан эшләнгән чәчәкләр, картиналар, кошлар һәм башка җәнлек фигуралары оста сәнгать кешеләре кулы белән эшләнгән кебек.
- Шәһәрдә булсынмы ул, республика күләмендә оештырылучымы - сату-күргәзмәләрнең берсеннән дә калганыбыз юк. "Здоровая семья" Бөтенроссия күргәзмәсендә дә һәр елны катнашып киләбез. Шушы әйберләрне сатудан кергән акчаны балаларның үзләренә тапшырабыз. Бергәләп ясалганнарыннан, килешенеп, группага буяулар, материаллар алабыз, - ди педагог-тәрбияче Венера Зарипова. Музей терапиясе дәресләре, фольклор кичәләр, уеннар үткәрелүче музей белән дә таныштырды ул. Кечкенә генә бу бүлмә уңай энергитикасы белән үзенә тартып тора кебек.
- Балалар да музейда булырга бик яраталар. Бирегә кергәч, тынычланып калгандай булалар. Экспонатлар аларны уйландыра, әби-бабалары яшәгән тормышны күзалларга ярдәм итә. Бигрәк тә, кое макеты, мич тирәсендәге савыт-сабалар, ашъяулык җәелгән, самоварлы табын, бала бишеге, сандыклар кызыксыну уята, - ди Венера Фаизовна.

Музей - балаларның яраткан урыны, - ди педагог Венера Зарипова


"Ком терапиясе" кабинетында узучы дәресләр аерата файдалы. Астан тонык кына ут белән яктыртылган өстәл-тумба артына утырып, ком сибелгән пыяла өстендә бала ике кулы белән берьюлы хәрәкәтләр ясый. Бу баш миенең ике ярымшары да эшләсен өчен кирәк. Хәрәкәтләр вакытында пыялада кояш, үсемлекләр, балык-лар һәм башка төрле сурәтләр барлыкка килә. ДЦП авырулы балаларның карашлары читкә юнәлгән була. Ул кулларына карамый. Мавыгып китеп, үзеннән-үзе игътибары кулларына, пыя-ла өстендәге рәсемнәргә күчә. Катып калган бармаклар, йодрыклар йомшара. "Ком терапия-се" әниләреннән бер адым да калырга теләмәгән балаларга тизрәк ияләшергә, адаптация узарга булыша, нерв системасын тынычландыра, курку хисен бетерә, ди мондагы белгечләр.

Ком терапиясе дәресләрендә каткан бармаклар да йомшара

"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгенең җитәкчесе - Мария Александровна Белова. Аның балалар учреждениеләрендә эшләү тәҗрибәсе зур.

Үзәкнең җитәкчесе - Мария Белова

Күп еллар "Асылташ" тернәкләндерү үзәгендә, аннары Балалар иҗат сараенда директор урынбасары булып эшләгән. Биредә эшли башлавына бары ярты еллап кына вакыт узса да, ул тиз арада үз кеше булып кереп китеп, коллективның ышанычын яулауга ирешкән. Учреждениенең материаль-техник базасын ныгытуга таләпчән карый. Төрле юнәлештә алып барылган тернәкләндерү чараларының уңышлы һәм тиешле югарылыкта үтүе аның өчен мөһим, диләр аның турында. Гомумән, квалификацияле, тырыш, олы җанлы хезмәткәрләр эшли "Кояшкай"да. Белемнәрен һәрдаим үстереп, аттестацияләр узып, сертификатлар яңартып, төрле һөнәри, фәнни хезмәтләр өстендә эшләүләре - шул турыда сөйли. Февраль ахырында бер төркем хезмәткәрләр Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Социаль хезмәт күрсәтү учереждениесендә иң яхшы белгеч" бәйгесендә катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр (Дүрт - I урын, ике - II урын, тагын җиде номинациядә призлы урыннар). Баш врач Елена Закированың эше Республикада югары бәяләнеп, Мәскәүгә үк җибәрелгән. Нәтиҗәсе Социаль хезмәткәрләр көнендә игълан ителәчәк.
Менә шулай матур эшләре, игелекле гамәлләре белән, һәр баланың җиргә ышанычлы адымнар белән басып, тормышта үзен ышанычлы тотуына йөз тотып, шуның өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләргә әзер булып яши олы җанлы кояшкайлылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим