Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

ҖАМАННЫҢ БАР ДА ҖАМАН, ҖАКШЫНЫҢ БАР ДА ҖАКШЫ БУЛМАС

Баланың гомере, сәламәтлеге һәм үсеше тулысынча кайгыртылганда гына, аның хокуклары тулысынча саклана, дип ышанып әйтә алабыз. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә, күзәтү астында булырга тиеш. Бу - аларны ярамаган эшләрдән саклап калу өчен кирәк. Кызганычка каршы, балалар җинаятьчелеге турында әледән-әле күреп, ишетеп торабыз. Бу тема бүгенге көндә хөкүмәт һәм җәмәгатьчелек өчен...

- Галина Ионовна, балигъ булмаганнар эше дибез, бу сүзтезмә нәрсәләрне үз эченә ала һәм сезнең эш нәрсәдән тора?

- Бездә җавапка тартылган балалар исәптә тора. Бүлектәге һәр инспекторга билгеле бер территория һәм гомүмбе-лем бирү учереждениеләре беркетелгән. Алар шунда кураторлык итә. Әлеге учереждениеләрдә укучыларга аңлаешлы итеп закон, хокук һәм бурычлар турында лекцияләр укыла, "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр алып барыла. Шәһәрдә һәм мәктәпләрдә оештырылган мероприятиеләр берсе дә бездән башка узмый. "Мәктәпкә җыенырга булыш", "Полиция Кыш бабае", "Полиция мәктәбе" кебек акцияләр өчен спонсорлар табабыз, авыр хәлле семьяда тәрбияләнүче балаларга бүләкләр өләшәбез. Уголовно-исполнительная инспекция белән берлектә исәптә торган балалар өчен "Шанс" һәм башка күптөрле операцияләр уздырабыз.

- Балалар үзләре дә сезнең эштә катнашалармы?

- Әйе. Һәр мәктәптә профилактика отряды оештырыла, отряд членнарының исемлеге раслана. Ел буена яшь ярдәмчеләребез белән бергә эш алып барабыз - наркотикларга каршы чаралар, ветераннар белән очрашулар, спорт ярышлары уздырабыз. Укуы начар булганнарга булышабыз.

- ПДН нспекторларына нинди дә булса аерым таләпләр куелганмы? Чөнки төрле категория гражданнар белән эшләргә, аларда үзеңә карата ышаныч уята белергә кирәк...

- Конкрет таләпләр булмаса да, юридик яисә педагогик белемгә ия булу хуплана. Үзегез беләсез, безгә күпмедер дәрәҗәдә психолог та, тәрбияче дә, нарколог та булырга туры килә. Материаллар җыю, өйрәнү, карарлар кабул итү кебек четерекле яклар да күп. Яңа эшли башлаган хезмәткәрләр тиз арада эшне аңласыннар өчен, аларга тәҗрибәле остазлар бил-гелибез.

- Галина Ионовна, өлкәннәр тарафыннан баланың хокукы бозылу фактларын сез ничек билгелисез?

- Мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Балада нинди дә булса травма, үз-үзен тотышында шик уятырдай үзгәреш күрсәләр, алар кичекмәстән безгә хәбәр итәләр. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән берлектә тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы семьяларда булып, балаларның хәле белән танышабыз, бәя бирәбез - баланың өсте бөтенме, тамагы тукмы, дәресе әзерләнгәнме, йоклар урыны бармы, кыерсытылмыймы? Мондый семьяларда тәрбияләнүчеләр, гадәттә, мәктәпкә йөрмиләр, урамга ияләшәләр, караклык, эчкечелек юлына басалар. Аларны шушы "баткаклыктан" коткару юлларын эзли башлыйбыз. Семьяга ярдәм йөзеннән, бигрәк тә, баланы дәвалау өчен, 15 меңгә кадәр акча бүлеп бирәбез. Әлеге сумма чынлап та дөрес кулланыламы-юкмы икәнлекне контрольдә тотабыз. Ата-анага акылга утыру, төзәлү өчен конкрет срок билгеләнә. Бушлай дәвалану өчен наркодиспансерга юллама бирелә. Исәпкә куеп, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән куркытабыз. Биредә яшәү балага социаль яктан чыннан да куркыныч дип табылса, опека бүлеге һәм социаль ышаныч хезмәте рөхсәте белән вакытлыча семьядан алып, "Асылташ" балалар реабилитация үзәгенә урнаштырабыз. Үзәктә алар белән психологлар, социаль хезмәткәрләр, тәрбиячеләр шөгыльләнә. Монда килгәндә кайбер баланың хәтта туу турында таныклыгы, медицина полисы да булмый. Социаль служба хезмәткәрләре әлеге документларны кабат торгыза.

Балалар тырышлыгын дөрес бәялик

- Балаларны вакытлыча урнаштырабыз, дидегез, ә аларның ата-аналарына карата нинди дә булса чаралар кулланыламы?

- Билгеле, параллель рәвештә баланың ата-анасы белән дә эш алып барыла. Аларга ярты ел эчендә алкоголь һәм наркотик бәйлелегеннән дәваланырга, эшкә урнашырга дигән мәҗбүри шарт куела. Аның үтәлеше консилиумда каралып, баланы семьяга кайтарырга мөмкинме, яисә әлегә үзәктә калдырыргамы икәнлеге хәл ителә. Билгеләнгән вакыт эчендә ата-ана бер тапкыр да баланың хәле, сәламәтлеге белән кызыксынмый, күрешергә килми, начар гадәтләрен ташламый, дәваланмый икән - андыйлар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәләр. Араларында уголовный розыскта булганнары да, җинаять кылган өчен ирегеннән мәхрүм ителгәннәре дә бар. Семьядан тартып алынган балалар опекуннарга яисә приемный семьяларга урнаштырылалар.

- Балалар катнашындагы административ хокук бозуларга да тукталыбрак китсәгез иде?

- Бигрәк тә киң таралган административ хокук бозуларга түбәндәгеләр керә:

1.Спиртлы эчемлекләр куллану.

2.Вак караклык.

3.Токсинлы матдәләр (момент келәе) куллану һәм токсинлы газ парлары сулау.

4.Вак хулиганлык һәм әшәке сүзләр белән сүгенү.

Административ җаваплы-лыкка 16 яше тулган яшүсмерләр тартыла. Яше тулмаган очракта, гаеп ата-ана җилкәсенә төшә. Балигъ булмаган балага яисә аның ата-анасына карата булган һәр административ материал яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау бүлеге коммисиясендә карала. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә кисәтү ясала яисә штраф салына. Ә инде сугышу аркасында кемгәдер уртача яисә авыр тән җәрәхәтләре ясалган икән, бу очракта 14 яше тулганнар җинаять җаваплылыгына тартылалар. Ә инде җинаять җаваплылыгына тартылу яше тулмаган икән, андыйларны, суд карары ни-гезендә, вакытлыча изоляторларга, махсус мәктәпләргә, СПТУларга урнаштырабыз.

- Эчкече ата-аналаларның балалары да тәртипсез, дип уйларга күнеккәнбез. Ә бит күп очракта мондый семьяда үскәннәр, киресенчә, тырыш, башкаларны кайгыртучан, йомшак күңелле булулары белән аерылып торалар. Аттан ала да туа, кола да туа, дигәндәй, менә дигән семья-да тәрбияләнүчеләр арасында да җинаять кылучылар бар...

- Дөрес әйтәсез. Бу кайбер өлкәннәрнең эш, акча, дип баласын тәрбияләргә, контрольдә тотарга вакыты калмавыннан, игътибар җитмәүдән килә, минемчә. Һәр баланың үз психологиясе, һәр яшь аралыгының үз вакыты. Тәрбия ул - бербөтен чылбыр кебек. Әгәр дә кайсыдыр урыныннан өзелә икән, төшеп югалганын сизми дә каласың. Моңа кагылышлы мисаллар безнең практикада күп. Мәсәлән, банкта җитәкче булып эшләүче хатынның улы беренче тапкыр 14 яшендә автомобиль урлап тотылды. Икенче юлы - чит баланың кесә телефонын талап алган. Инде менә тагын бер баланың курткасын, чалбарын салдырган. Әлеге киемнәр аңа сыймый, үз телефоны да зат-лы, кыйммәтле. Ул бит боларны кирәк булганнан, кызыкканнан эшләмәгән. Аңа болай да нәрсә сораса, шуны алалар. Шартлы рәвештә бер хөкем ителгән иде инде. Менә тагын аңа карата җинаять эше ачылды. Мөгаен, ирегеннән мәхрүм ителер...

- Инде вакыт бик соң булуга карамастан, урамда җыелышып торучы, икенче төрле әйткәндә "тусовать" итүче яшүсмерләрне очратырга була. Андыйларны "эләктерәсезме", әллә инде өйләренә озатасызмы?

- Әйе, әледән-әле рейд-лар оештырып, ата-ана контроленнән читкә тайпылучы яшүсмерләрнең җыелу урыннарын билгелибез. Балаларга үзләренә генә йөрергә ярамаган урыннарны барлыйбыз. Болар - пляж һәм урман зонасы, күңел ачу клублары, спиртлы эчемлек, тәмәке сатылучы киосклар, кафе-рестораннар, машина кую урыннары, йорт түбәләре, подъездлар, подваллар, төзелеш объектлары, парклар... Татарстан Республикасының 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән 71нче законы нигезендә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать уннан иртәнге алтыга, ә 1 июньнән 31 августка кадәр кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр 18 яше тулмаган балаларга әти-әнисе, опекуны яисә башка якын туганыннан башка урамда яисә башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Ялгыз соңга калып йөрергә яратучы баланың ата-анасын, яисә уку учереждениесе җитәкчесен административ җавапка тарту каралган. Бала яши торган урыныннан ерак китмәгән икән, аны өенә озатып куябыз. Ә инде читкә киткән икән, полиция бүлегенә илтәбез, акт төзибез. Әти-әнисен чакыртып, аңлатма алабыз. Бары расписка белән генә баланы алар кулына тапшырабыз.

- Балалары кайтмаганга борчылып, өлкәннәрнең үзләре мөрәҗәгать иткәннәре бармы?

- Булгалый. Әле күптән түгел генә шундый хәл булды. Бер йортта яшәүче 12 һәм 5 яшьлек ике кыз ишегалдына уйнарга чыгып китәләр һәм шуннан юк булалар. Башта әти-әниләре шушы тирәдә генәдер, дип үзләре эзлиләр. Бу факт буен-ча сигнал килгәндә, кич иде инде. Тревога буенча барлык личный состав күтәрелде. Инспекторларга, участковыйларга, оперативникларга кызларның фотографияләре, аерым бил-геләре күрсәтелгән ориентировка бирелде. Подваллар, йорт түбәләре тикшерелде. Эзли, сораша торгач, бер хатынның шушы билгеләргә туры килә торган ике кызны җитәкләп баруын күреп калучылар табылды. Тиз генә шул райондагы шикле гаиләләрне барлый башладык. Шик тудырган адрес буенча килгәндә, сәгать төнге ике иде инде. Кызларны йокы бүлмәсеннән таптык, йоклыйлар иде. Ә йорт хуҗалары икесе дә исерек, шешәдәшләре әле генә таралышкан. Хуҗа хатын балалар адашканнар иде, жәлләп үзебезгә алып кайттым, дип аңлатты. Дөрес, балалар икесе дә исән-сау, аларга бер зыян да килмәгән. Шулай да, вакытында килеп җитмәгән булсак, бу хәлнең ни белән тәмамланасын кем белә? Кызганычка каршы, ПДНның көндәлек эшендә моңа охшаш мисаллар еш кабатланып тора.

- Эшегез, чыннан да, җитди, тынгысыз. Тәүлекнең күбрәк вакытын башка балаларның язмышын хәл итүгә багышлыйсыз. Өйдә сирәк булуыгызга үз балаларыгыз - Светлана белән Вячеслав ничек карый? Төн урталарына кадәр эштә тоткарлануыгызга ирегез Игорь ризасызлык белдермиме?

- Алар - миңа рухи көч бирүчеләр. Ягымлы сүзләре, җылы карашларын күрсәм, барлык арганнарым, борчуларым юкка чыга. Ирем терәк булмаса, балаларым аңламаса, мин бу эштә эшли дә алмас идем, мөгаен.

P. S. Әйе, бу хезмәт ияләре - мөһим социаль миссия башкаручылар. Алар ниндидер мактау, рәхмәт сүзләре өмет итмиләр, ә бары һәр баланың үткәне керсез, киләчәге якты булсын, дигән теләк белән эшләрен яратып башкаралар. Әлеге подразделение хезмәткәрләренең күпчелеге хатын-кызлар булуы да очраклы түгелдер. Ник дигәндә, нәкъ менә алар баланың күңеленә ачкыч табарга, ялгыш адымнан, закон бозудан вакытында туктатып калырга сәләтле бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев