Туганайлар

АЛЕКСЕЙ СЕРГЕЕВ: “Әфганда безнең ротаның яртысы ятып калды”

Әфган сугышы ветераны Алексей Сергеевның бу көннәрдә бик куанычлы вакыты. Тормыш иптәше - башкорт кызы Янифә апа белән әби һәм бабай булып куйган көннәре. Яңа гына кызлары Альбинаның малае - Сергеевларның беренче оныклары туды. Җиргә яңа сабыйлар туа торганда, 1979-1989 елларда Әфганстанда үлеп калган дус солдатлар да исеннән чыкмый Алексей...

Алексей Петрович Сергеев - минем күршем, Көлкәмәр авылының беренче җегете булган кеше, алыштыргысыз шофер, яраткан әти, гаилә башлыгы, яхшы ир. 1979 елда Әфганда сугыш башлангач, армиягә алынып, 18 ай сугыш эчендә йөреп исән кайта. Әфганстанның Кандагар, Кабул, Бамьян шәһәрләрендә була. Алексей дәдәй Әфган сугышы турында сөйләргә яратмый. Үзең исән кайткан сугыш турында кемгә сөйләү рәхәт булсын? Шулай да аның белән булган кыска гына сөйләшүне укып, Әфган сугышының эчен аңларга тырышып карагыз.

- Алексей Петрович, сезне Әфганстанга сугышка дип җибәрделәрме?

- Безне бит армиягә алдылар. Без сугыш турында белмәдек. Башта 280нче командага җыеп, бүлделәр дә, Әфганга озаттылар. Шуннан андагы халык белән ничек сөйләшәсен, мөселман халкын хөрмәтләргә кирәклеген һәм башкасын өйрәтә башладылар.

- Әфганда сугыш процессы ничек барды?

- Авылларны, шәһәрләрне советларга каршы булган сугышчылардан чистартырга кушалар иде. Без шул кушканны үтәдек.

- Сезгә - гади солдатларга Әфган сугышының максатын ни дип аңлаттылар?

- СССРга каршы булган көчләрне бетерү максаты куелган иде.

- Әфган шаһы Даудны бәреп төшерүдә катнаштыңмы?

- Шаһны 1978 елда ук алдылар. Солдатлар безгә кадәр үк кертелгән иде.

- Әфган сугышын ничек искә аласың?

- Ул елларны кызганып искә алам. Әфганстанны бер кеше - Тамерлан (Аксак Тимер) гына алган. Бүтән кеше аларны җиңмәгән. Узган гасырларда әфганнар белән инглизләр бик озак сугышып яткан - барыбер басып ала алмаган. Хәзер американнар сугышып ята - алар да җиңә алмый. Әфганнар бик сугышчан халык, шуңа аларны җиңеп булмый.

- Тыныч халык белән ничек аралаштыгыз?

- Алар арасында коммунистлар да бар иде. Җирле халык безгә яхшы карады. Кызу канлылары да булды. Аларда кан үче дигән әйбер бар. Үч алучылар да очрады.

- Ничек исән калдың?

- Язмыштыр инде. Бер тапкыр танк тәрәзәсен төтен каплап китте. Бик каты атыш барган вакыт иде. Шуннан чыгып тәрәзәне чистарттым. Командир, иптәшләрнең коты алынды, танкка кер, дип кычкырдылар. Шул вакыйганы хәзер дә аптырап искә алалар. Пуля яңгыры яуганда, ничек исән калдың икән, дип шаккаталар.

- Үлүчеләр күп булдымы?

- Безнең ротадан бик күп кеше һәлак булды. Командирны үтерделәр, разведчикны күмдек, безнең батальонда 18 айга 18 кеше үлде. Бу әле безнең ротадан гына. Без бер ротада 38 кеше идек, шуның яртысы һәлак булды. Сугышта атышканда кеше үлмичә кала алмый.

- Хәзер Бөек Ватан сугышы тарихын, андагы операцияләрне җентекләп өйрәнәләр. Бүгенге заманнан бәя бирергә тырышалар, кемнедер гаеплиләр, мактыйлар. Һәр сугышта каршы яктан сугышучы, разведка була.

- Менә без шул разведка артыннан йөрдек. Кичтән барып засада ясый идек, икенче көнне пехота килә. Һәрбер өйне, кешене тикшерәбез. Әгәр мылтыгы булган кеше тотсаң, аны хакимияткә бирә идек. Без күбрәк СССР ягында сугышкан әфганнарга булыштык. Әгәр бер отрядта 5 кеше совет солдаты булса, калган икесе әфган егетләре иде.

- СССР яклы әфган солдатлары сезгә ничек карады?

- Алар безне ярата иде, чөнки бер яклы булып сугыштык. Дөрес, теге якка чыгып китүчеләр дә, СССРдан корал алып качучылар да булды.

- Әфган һәм чечен сугышлары бер-берсенә охшаган дип саныйсыңмы?

- Географик яктан охшаш. Алар икесе дә тау арасында бара, кара-каршы килеп сугышмыйлар. Арттан килеп аталар, миналар куялар.

- Әфганчыларга хөкүмәт ярдәм итәргә тиешме?

- Исәнлек-саулык булганда, миңа бернәрсә дә кирәк түгел. 1990 елларда ветеран әфганчы буларак квартира ала алдык. Шунысына рәхмәт. Республикада әфганчылар оешмасы бар, аны Мамадыш ягы керәшене, үзе дә әфганчы булган Иван Егоров җитәкли.

- Хәзер Америка Ливия, Мисырга керде. Бу Әфган сугышына ошаганмы?

- Шундый ук хәл. Советлар 1978 елда Әфганстан шаһын алыштырган кебек, американнар да патшаларны алып ташлап, аларга сатылган кешеләрне куялар.

- 1989 елда Әфганстаннан СССР гаскәрен чыгаргач, нәрсә уйладың?

- Аллага шөкер, башка күп егетләр исән калды дип шатландым. Болай да дистәләгән мең кеше үлеп калды. Хәзер сугышта алган шок бетте инде, күп әйбер онытыла. Башка мондый сугышлар булмаса иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: