Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Ак каз” юлы

22 ноябрь көнне Алабуга шәһәренең "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Культура йортының фойесында оештырылган бу юбилей кичәсе күңелдә ике төрле тойгы калдырды. Беренчесе - сөенечле - ул "Ак каз"ларның инде менә 25 ел буена яшәп килүләреннән, ансамбльдә көчле җырчылар булудан туган шатлыклы хис....

25 ел. Ансамбльләр өчен генә түгел, кеше гомере өчен дә шактый озын вакыт берәмлеге ул. Бу чор эчендә ансамбльгә кемнәр генә килмәгән дә, кемнәр генә китмәгән. 1997 елда ук җырларга килүчеләрне барласаң, инде якты дөньядан киткәннәре дә байтакка җыела икән. Аларны бүгенгә кадәр сагыналар, алар катнашындагы вакыйгаларны әле дә кызык итеп сөйлиләр. Бәйрәм кичәсенә килгән бердәнбер ветеран җырчы Прасковья түти Тарасова зал уртасына чыгып баскач, тамашачы аны көчле алкышларга күмде. Гомумән, ветераннарны гына түгел, бүгенге җырчыларны да Алабуга тамашачысы бик ярата. Һәр чыгышны җылы кабул итүләреннән, көчле кул чабулардан менә шул күренде. Бәйрәмдә "Ак каз" ансамбле җитәкчесе Владимир Мироваев исеменә дә, аерым солистлар исеменә дә мактау сүзләре яңгырады, спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Галина Чулакова, Галина Нестерова, Лидия Мартынова, Олег Максимов, Римма Золотухина, Лидия Еремеева, Гөлчәчәк Мироваева һәм башкалар Алабуга көйләрен дә, башка төбәк керәшеннәренең җыруларын да яңгыраттылар. Тавышлары да, башкару осталыклары да дәүләт ансамбльләреннән калышырлык түгел. "Ак каз" җырчыларын сәламләргә килгән Алабуга администрациясе вәкилләре дә, Алабуга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Людмила Григорьева да тәбрикләү сүзләрендә моңа басым ясады. Ансамбльгә шәһәр администрациясе исеменнән баян сатып алырлык күләмдәге сертификат тапшырылды. Сүз дә юк, бик кирәкле, бик көтелгән бүләк. Теләсә кайсы ансамбльнең күңелендә йөрткән хыялы ул - яңа баянлы булу. Мондый бүләкне шәһәр башлыгы үзе бәйрәмгә килеп, үз куллары белән ансамбль җитәкчесенә тоттырса, бәйрәмнең дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелер иде. Ә "Ак каз"лар мондый гына игътибарга бик лаеклы. Шәһәр администрациясе үткәрә торган бер генә бәйрәмнән дә калмыйлар бит алар. Республика күләмендә үтә торган керәшен бәйрәмнәрендә дә гел катнашып киләләр. Алабугада ел саен үткәрелүче Спас ярминкәсенең дә төп хуҗалары булып торалар. Бүләк тапшыру буенча күңелдә туган ризасызлык әнә шуннан иде. Бәйрәмнең оештырылуы буенча да төерле урыннар күренде. Инде алда әйтелгәнчә, халык фойега җыелды. "Ак каз"ның чыгышы да шунда узды. Нәрсәдән бу? Зал тулы тамашачы алдында, ансамбль җырчыларын олы сәхнәдән күрсәтеп булмый идемени? Менә бездә нинди ансамбль бар дип, читтән килүчеләр алдында да мактанып алырга җай булыр иде. Искиткеч талантлы кешеләр йөри ансамбльгә, алар башкаруында яңгыраган бер-ике җырдан да моның шулай икәнлеге аңлашыла. Юбилей бәйрәменә ут-күршеләрдән "Бигәш" ансамбле (Менделеев районы), Алабуга культура-агарту училищесыннан "Айбагыр" яшьләр ансамбле килде. Чаллыдан Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның катнашуы ансамбль җырчыларының да, тамаша кылып утыручыларның да кәефләрен күтәрде. Виталий Васильевич буш кул белән килмәгән: һәрвакыттагыча, бүләген дә кыстырып килгән. Матур җырларын да башкарып үтте.
Ак казлылар һәрвакыт алдынгы булдылар, керәшеннәрнең борынгы җыр-моңнарын саклауда зур эш башкардылар. Бу бәйрәмнән соң күңелләре төшеп, сүрелеп калмасын иде. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

P.S. Шушы көннәрдә Чаллыда узган "Керәшен җырыу әйтә" Бөтенроссия фестивалендә "Ак каз" беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор