Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кайтарырга мөмкиннәр

Дәүләт Думасында җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтарырга тәкъдим итәләр.

Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев (КПРФ) җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтару турындагы канун проекты әзерләгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында яза. Депутат тәкъдим ителгән үзгәрешләрне астрономик үзенчәлекләр белән аңлата.

«Россия субъектларының административ үзәкләрендә мартның соңгы якшәмбесеннән октябрьнең соңгы якшәмбесенә кадәр уртача кояшлы көндезге вакыт 13 сәгать 10 минуттан да иртәрәк килмәскә тиеш. Болай булганда елның иң озын көннәрендә кояш баю 22 сәгатьтән дә алданрак булмаячак, ә кояш чыгу иртәнге 4:30 сәгатьтән дә иртәрәк булмаячак», – дип аңлатты ул.

Матвеев сүзләренчә, бу таләпкә 12 төбәк кенә туры килә: Приморье, Алтай, Байкал арты, Камчатка һәм Пермь крайлары, Кемерово өлкәсе – Кузбасс, Алтай, Башкортстан, Оренбург, Томск, Новосибирск, Сахалин өлкәсе.

— Ил буенча җәйге вакыт кирәклеген раслый, – дип нәтиҗә ясый Матвеев. Исегезгә төшерәбез, Россия даими кышкы вакытка 2014 елда күчте. 2011 елга кадәр халык елга ике тапкыр сәгать укларын күчерә иде. Аннан россиялеләрнең берара җәйге вакыт буенча яшәп алды. 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев