1 апрельдән социаль пенсияләр 3,3 процентка индексацияләнде
Индексация 2022 елның июнендә уздырылганга өстәмә булачак, ул вакытта түләүләр 10 процентка арткан иде.
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күләме 3,3 процентка артты, - дип язды "Татар-информ".
Искәртик, социаль пенсияләрне индексацияләү турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда әйткән иде.
«Агымдагы елда аеруча мохтаҗ категориядәге гражданнарга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын саклап калырга кирәк. 1 апрельдән узган елның июнендә уздырылган индексациягә өстәмә рәвештә социаль пенсияләрне күтәрәбез. Шул рәвешле, ел эчендә социаль пенсия 13,3 процентка артачак», - диде ул.
Социаль пенсияләрне иминият пенсияләре өчен стажлары җитәрлек булмаган Россия кешеләре тора. Моннан тыш, алар инвалид һәм туендыручысын югалткан гражданнарга түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев