Туганайлар

Язылыйк

2012 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу дәвам итә. Инде елга ике тапкыр уза торган шундый зур, мәшәкатьле эшкә өйрәнеп тә беттек бугай. Күпләребез подписка чорын көтеп ала, чөнки яраткан газетаңа, журналыңа язылып куйсаң, алты ай тынычлап укйсың. Әле бу көннәрдә генә Чаллы почтамты үзенә караган почта бүлекләре җитәкчеләрен, почтальоннарны җыеп,...

Чаллы һәм Тукай районы подписчиклары өчен тагын бер сөенечле хәбәребез бар. Яр Чаллы шәһәре почтамты 14-21 сентябрьдә "Подписчиклар атнасы" уздыра. Ә 21 сентябрь көнне ЗЯБ бистәсенең 15/17 йортына урнашкан почта бүлеге каршындагы мәйданда газета-журналларга яздыру һәм подписчиклар арасында төрле призлар уйнату булачак. Анда "Подписчиклар атнасында" язылган кешеләрнең квитанцияләре дә катнаша. Әйдәгез, язылыйк. Безнең яхшы призларыбыз сезнең кулларга барып ирешсен иде дә, газетабыз алдагы елларда да сезне куандырып, файдалы, кирәкле булып торсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: