Туганайлар

Соль-Илецк нигә Төркия шәһәрләреннән калыша?

Җәйнең соңгы ае - август та үтеп бара. Җәйге яллар бетеп килә. Тормышлар авырайды, акча җиткереп булмый, дип зарланучылар бертуктаусыз очрап торса да, җәйге ялларын күпчелекнең я Кырымда, я Ялтада, я Төркиядә, я Гавай утрауларында үткәреп кайтуы инде сер түгел. Элекке кебек, отпускыда шәһәрдә генә ятучылар әз хәзер. Димәк, халыкта...


Нагайбаклар Тоз крепостен саклаган

Кая гына барсак та, профессиональ чиребез үзебездән калмый. Бу урында керәшеннәр яшиме? Яшәсәләр, үзләренең үзенчәлекләрен саклыйлармы? Башта шундый сораулар бөтерелә. Бу сорауларга җавап табуның иң уңышлы юлы - крайны өйрәнү музеена бару. Тик бөтен җирдә дә музейлар булмый шул. Бәхетебезгә каршы, Соль-Илецкида андый музей бар һәм без көткәннән дә шәбрәк булып чыкты ул.
Керәшеннәр бу якларга да килеп чыкканнар икән. Аларны Башкортстанның Бакалы ягыннан Нагайбак крепостен сакларга күчерәләр. Шулардан Оренбург казак гаскәрләре оеша. Илек Тозын сакларга да шулар эләгә. Бу урында тарихка күз салыйк.
1754 елга кадәр Илек тозын бушлай ташыганнар. 1770-1777 елларда Тоз чыгару промыселында Управитель булып эшләгән Петр Иванович Рычковның "О соляных и минеральных землях" китабында түбәндәге юллар бар:
"Сия находится на Заяицкой степи, близ реки Илеки (по которой она и звание свое имеет), от Оренбурга пятьдесят шесть верст. По 1754 год находившиеся в Оренбурге и в новых линейных крепостях обыватели, и все башкирцы, мещеряки и живущие между ними иноверы довольствовались безденежно, ездя для добывания оной сами".
1754 елда идарә итүче Сенат указы белән бу җирләрдәге тозны акчасыз ташу тыела һәм тоз байлыгын саклау өчен Илек крепосте төзергә дигән карар чыгарыла. Шунда ук тоз сату өчен магазиннар кирәклеге күрсәтелә. Бу эшләрне оештыруны Оренбург казакларыннан сотник Алексей Углицкий дигән кеше үз өстенә ала. Ике йөзләп кеше тоз чыгаруда эшли. Крепостьны сакларга бер полк солдат китерелә. Араларында нагайбак керәшеннәре дә була.
Войсковой старшина Ф. Стариковның 1891 елда Оренбургта басылган "Историко-статистический очеркъ Оренбургскаго Казачьяго войска с приложением статьи о домашнем быте Оренбургскихъ казаковъ, рисунковъ со знаменъ и карты" дигән китабында нагайбак керәшеннәре көнкүрешенә, ризыкларына кагылышлы шактый информация бар.
"Дома нагайбакъ. В избе нагайбака с боку печи вмазывается чугунный котел (казан), в котором варится ежедневная пища, а против печи устраиваются нары, которые служат и залавком, и кроватью. В летнее время кушанье приготовляется не в кухне, а на дворе. Для этой цели где-нибудь под навесом отгораживается некоторое пространство и устраи-вается печь с казаном. Что касается до икон, то плащаниц у нагайбак нет, а стоят особенно уважаемые ими иконы: Николая Чудотворца, Спасителя и Божией Матери. В большие праздники или другие торжественные дни, когда приглашаются гости, нагайбацкая горница представляет из себя как бы домашнюю выставку. Тогда по стенам развешиваются самые лучшие полотенца, обязательно собственной работы, вышитые по концам различными узорами из красной бумаги и шелку; вывешиваются самые лучшие праздничные одежды. Полотенца свидетельствуют о степени изящного вкуса и рукодельного искусства их обладательницы, обыкновенно дочери или молодой снохи хозяина".
Бу юлларны укыгач, үзебез үскәндәге авыл өенең дә нәкъ шундый булуын искә төшерәбез. Оренбург ягына кү-черелгән керәшен казагына тормышын өр-яңадан төзергә туры килә. Шулай да ул "иске җирдә" канына сеңгән төп үзенчәлекләрне сакларга тырыша.

Тоз күлләре

Петр Рычков үзенең язмаларында Илек буендагы күлләр турында да искә ала. "...слышал о тузлуке или рассоле, которого в близости Илецкой Защиты нарочитой величины озерки находятся, и киргизы, как мужского пола, так и женского, нарочно издалека приезжают ложиться или купаться, в нем к их здоровью; к тому же и то, якобы в оном рассоле, хотя он совершенно чист и прозрачен кажется, и те соляные озерки имеют довольную глубину, лежащий человек не грузнет, но плавает на поверхности, и яко бы сверху оный тузлук так холоден, что едва можно вытерпеть, а что глубже, то теплее, а ко дну уже и горячо становится; но все же требует довольного рассмотрения и достовернейшего испытания".
Шулай итеп, Петр Рычков инде 1762 елда ук термик күлләрнең үзлеге турында белгән.
1896 елда хәзер халык телендә "Солянка" дип йөртелә торган (фәнни исеме - Тузлучное) күл барлыкка килә. Бөтенләй йөзә белмәгән кешеләр дә бу күлнең иң тирән урынына кадәр кереп, рәхәтләнеп чалкан ята ала. Чөнки судагы тозның концентрациясе бик югары, басам дисәң дә, тозлы су гәүдәне шунда ук өскә этеп чыгара. Беренче карашка, күл өсте сискәндереп җибәрә: судагылар, спасательный жилет киеп, суга сикергән һәм коткаруны көтеп яткан кешеләрне хәтерләтә. Бәләкәй генә күлдә меңләгән гәүдә, дөресрәге, баш калкып тору үзе үк шомлы булып тора. Беренче чиркану халәте үтеп, күз дә, тән дә бераз ияләшкәч, тозлы суның үзлекләре белән таныша башлыйсың. Суда чалкан яткан хәлдән аякка басыйм дисәң, сай гына җирдә дә шактый азапланырга туры килә - тозлы су басарга ирек бирми. Авыз-борыныңа су кертсәң, үлемем шушында икән, дип ко-тың алына. Бер дә рәхәт булмаган күренеш... Ә инде бу этапларның барысын да үткәч, очтомак шушы була торгандыр, дип, рәхәтләнеп ял итәсең. Бөтен тәнеңә, битеңә утырган тозны юып та тормыйча, "грязь лечение"гә китәсең. Ансы - тозлы күлдән берничә йөз метр читтәрәк урнашкан. Юл буенча агылган халыкны күзәтсәң, күпчелегендә "аяк чире"н чамаларга була. Кемдер таякка таянган, кемнедер култыклаганнар, кемдер үзе титаклый. Ярый ла, килеп-килеп, файдасы булса. Саулыгы начарланып китүчеләр турында да сөйләделәр. Бер хатын безнең күз алдында, кан басымы күтәрелеп егылды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә, йөрәге инде туктаган, диделәр. Суда аяклары көзән җыерып үлгән ту-гыз яшьлек малай турында да әйттеләр. Әбисе белән ял итәргә килгән булган. Әти-әнисенә ничек хәбәр итим, дип, әбисе чәчләрен йолкып елый, диделәр. Болары - күңелсез хәбәрләр. Күңеллесе - "грязь" күлләвекләрендә. Менә рәхәт, ичмасам. Берәүләр су төбеннән алынган кап-кара ләпекне аякта баскан килеш кенә сыласа, икенчеләре ләпек эчендә яртышар сәгать ауный. Кем сөйләшергә иренми - бары да өйрәтә монда. Грязьне ничек, кая, күпме ягарга, әгәр алай эшләмәсәң, ничек начар буласына мисаллар китереп аңлаталар. Кыскасы, халык медицинасы йөз процентка эшли.


Курортниклар акчасы кая китә?

Пляжда һәр көнне 30-50 мең кеше була икән. Керү бәясенең гади көннәрдә - 100, атна арты, атна көннәрендә 200 сум булуын исәпкә алсаң, Соль-Илецк шәһәре Төркиянең курорт шәһәрләреннән калышырга тиеш түгел кебек. Сезонында монда шактый акча үзләштерелә. Пляжга керү генә түгел, кафе-рестораннар, гостиницалар да шактый күләмдә доход кертәдер. Тик шәһәрнең үзенә, халыкның яшәү шартларына карап, болай әйтеп булмый. Бер-бер семья-га тәүлегенә утызар кеше фатирга урнаша, тору хакы 300 сумнан башланып, 1000 сумга кадәр, диләр. Череп баеганнары күренми: кайда туалет, кайда душ эшләми. Урамнары чүп-чар белән тулы.
Соль-Илецк хал-кының бер өлеше "курортниклар"ның ялын оештыруда булса, берише тоз чыгаруда эшли. Моннан тыш, халыкны эшле итеп торучы тагын бер урын бар - ул "смертниклар" - үлемгә хөкем ителүчеләр утыра торган атаклы төрмә. Төрмәдәгеләр дә, шәһәр эшчеләре дә иң авыр җирдә - әллә ничә йөз метр тирәнлектәге шахтада тоз чыгара. Тегеләренең дә, боларының да үпкәләренә ничәшәр пот тоз тузаны утыра. Без танышкан кыргыз хатынының ире тоз чыгаруда эшли икән. Күпме хезмәт хакы алуы белән кызыксындык. Аена 20 мең сумга да тулмый, ди. Өч балалары бар, акча түләп, кеше почмагында торалар. Үзләре өй төзеп чыгу турында хыялланалар. Ай-һай, барып чыгар микән хыяллары...
Югарыда исеме искә алынган галим Петр Рычков бу яклар кайчан да булса курортка әйләнер, дигән ышанычын белдерә. Чыннан да, Соль-Илецкида ел әйләнәсендә эшли торган курорт та бар. Шифасы турында күп сөйлиләр, күп язалар. Боларны исәпләгәндә, Соль-Илецк иң бай шәһәр булырга тиеш. Соль-Илецк крепостен сакларга китерелеп, шушында яшәп калган нагайбакларның тамырлары бүген дә дәвам итә торгандыр. Бусы нагайбакмы, русмы, әллә кыргызмы, дип ачык-лап йөрергә җай булмады. Хәер, бу мөмкин дә түгел. Ә шулай да, мондагы кешеләрнең тормышында тигезлек, хөкүмәт тарафыннан социаль яклау күрәсе килә. Тоз чыгара торган техниканы җир өстенә күтәрсәң, озакка чыдамый - ике-өч ай эчендә күгәреп, таралып бетә, диделәр. Ә әлеге техниканы эшләтүче кешеләр смена саен төшәләр, менәләр. Аларның йөрәге ничек чыдый икән?!
Баш миен бораулаган шушы сорауларны исәпкә алмаганда, Соль-Илецкида үткәргән ял көннәре шәп булды үзе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим